СӘХНӘ НУРЫ ГӨЛСЕМ БОЛГАРСКАЯ
Гөлсем Болгарская... Әлеге затлы актриса хакында аның чордашларыннан калган истәлек язмалар, сәхнәдәшләренең хатирәләре күпне сөйли хәзер. Менә аларның кайберләре.
"Татар театры үзенең 10 еллык хәятында хатыннардан фәкать ике артистканы тәрбия кыйлып үстерде. Бу артистларның беренчесе Сәхибҗамал туташ Гыйззәтуллина булса, икенчесе, шөбһәсез, Өммегөлсем ханым Болгарскаядыр. Ул, чын мәгънәсендә, безнең милли сәнгатькәребез....