Мәдәни җомга

Милли-мәдәни галимә

Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында оештырылган Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең этнография буенча күп еллар буе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре булып эшләгән  тарих фәннәре кандидаты, Дәүләт премия­ләре лауреаты Рәмзия Мөхәммәдова күпләргә билгеле. Галимәбез  Рәмзия ханым үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Рәмзия Мөхәммәдова бу эшкә 65 елдан артык гомерен багышлый.  Ул озак еллар буена татар халкының материаль культурасына кагылышлы фактлар җыя, аны системалаштыра, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында  этнография бүлеген җитәкли, татар этнографиясе атласын төзү эшенә керешә. Татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә сибелеп утыручы 200 дән артык татар авылларын гизә, атласка материаллар туплау өчен махсус сораулыклар төзи, белгечләр җитмәүне аңлап, фән әһелләре тәрбияли. Бүгенге көндә дә татар этнографиясе, этнологиясенә кагылышлы өлкәдәге галимнәр арасында  аның укучылары шактый. 

Рәмзия Гыйниятулла кызы Мөхәммәдова 1923 елның 23 декабрендә Ульян өлкәсенең Богдашкино районындагы Яңа Бакырчы саласында дөньяга килә. 1932-1945 елларда алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәрендә яши, шунда ук ул  урта мәктәп тәмамлый. 

Сугыш елларында Рәмзия заводта снарядлар ясау цехында һ.б. авыр эшләрдә чыныгу ала. Казан  университетының география факультетын тәмамлый. Г.Ибраһимов исемендәге институтка татар этнографиясе буенча аспирантурага керә. Тиз арада профессор Н. Воробьев җитәкчелегендә Урта Идел буе татарларының бер кавеме булган  мишәрләрнең этнографиясе буенча кандидатлык  диссертациясе яклый. 1959-1986 елларда  Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. Һәм шул елларда татар халкының хуҗалык-көнкүрешенә, йолаларына, авыз һәм музыка иҗатына һ.б. рухи якларын яктыртуга багышланган коллектив хезмәт хәзерләүдә автордаш булып катнаша – «Урта Идел һәм Урал Аръягы татарлары» (1967). 1972 елда галимәнең  «Татары-мишари» монографиясе дөнья күрә. 

Шушы елларда Рәмзия Гыйниятулла кызы Мәскәү этнография институты планы буенча эшләнгән  – «Очерки общей этнографии (Европа)», «Народы Поволжья и Урала» хезмәтләрен төзүдә катнаша. Институтның Бөтенсоюз еллык конференцияләрендә, мордва, мари һәм төркмән халыкларының этногенезына багышланган фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый. 

Рәмзия ханымга 1967–1986 елларда, ИЯЛИдә этнография группасының фәнни җитәкчесе буларак,  «Татар халкының этнографик Атласы»н төзү буенча фәнни җитәкчелекне өстиләр. Атласка кертелгән темалар буенча аспирантура аша яшь этнографлар хәзерләнә, дүрт аспирант диссертация яклый, шуларның өчесе Рәмзия Гыйниятулла кызы җитәкчелегендә. Атлас өчен материал җыю программалары эшләнелә, экспедицияләр, музей һәм архив материаллары өйрәнелә, халыкның үзеннән информация һәм иллюстратив материал җыела. 

Этнографик атласның мөһим темасы – халык киеме. Алар халыкның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә.  Р.Мөхәммәдова 1950 еллардан бирле халык арасында йөреп, аның кием-салымнарын, бизәнү әйберләрен өйрәнеп килде. Бу эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып татар һәм рус телләрендә басылган «Татар халык киемнәре» хезмәте 
дөнья күрә. Аны профессиональ һәм үзешчән сәнгать коллективлары, рәссамнар, модельерлар һәм киң җәмәгатьчелек уңай кабул итте. Ә «Идел буе һәм Урал татарларының халык киемнәре» китабын ул С.В.Суслова белән автордашлыкта эшли. 

Традицион ашау-эчү системасы да аның эзләнүләренең бер темасы булып тора. Аның катнашында «Татар халык ашлары» китабы да дөнья күрде.

1991 елдан Р.Мөхәммәдова Традицион мәдәниятне үстерү  үзәгендә өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли, Фәннәр академиясе белән дә бәйләнештә яши. 2001 елда Фәннәр академиясенең тарих институты «Татары» исемле зур хезмәт бастырып чыгарды (2018 елда китапның тагын бер яңа басмасы чыкты). Респуб­ликаның Дәүләт премиясенә ия булган бу хезмәт авторлары арасында да аның исеме бар. Ә 2005 елда аның «Керәшен татарлары киеме» китабы исә ике телдә дөнья күрде. 

Башта 2008, аннан 2016 елларда “Татары и мишари” исеме астында Рәмзия Мөхәммәдова мишәрләр этник төркеменә хас рухи һәм матди мәдәнияткә кагылышлы 1972 елда бастырылган хезмәтен кабаттан яңа материаллар, төсле фоторәсемнәр белән баетып халкыбызга җиткерә алды.   Хезмәтендә галимә Ука-Сура бассейны җирлегендә яшәүче татарларның ХIХ йөз ахыры, ХХ йөзләргә караган традицион көнкүрешен, материаль һәм рухи культурасын сурәтли. Хезмәттә мишәрләрнең этник тарихына, этногенезына карата да яңа, шактый җитди  фикерләр әйтә. Аларның этник нигезен Ука суының түбәнге һәм Мокша елгасы буйларында яшәгән төрки кабиләләр – болгарлар һ.б., Казан татарлары белән уртакташ кабиләләр белән бәйли. Мишәрләрнең көнкүреш мәдәнияте, рухи нигезләренең Казан татарлары җирлеге белән бер икәнен төрле чыганаклардан,   халыкның үзеннән алынган фактик материаллар белән дәлилли. Шуның бәрабәренә Ука суы буе татарлары – мишәрләрнең үзләрен беркайчан да башка татар төркемнәреннән, бигрәк тә Казан татарларыннан үзгә милли төркем итеп карамауларын нигезләп бирә. Әлеге хезмәт гасырлар буе ныгыган  бердәмлекне тагын да  куәтли.

Бүген дә Рәмзия Гыйниятулла кызы үзенең фикерләре белән һәрдаим аралашып яшәүче, ачык йөзле, кунакчыл милләтпәрвәр шәхесебез буларак яши бирә. Ул – күпләргә алыштыргысыз киңәшче, тәҗрибәле белгеч. 

Филүсә АРСЛАНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: