Мәдәни җомга

Төрки театрлар бәйрәме 

Төрки халыкларның театр­лары бүген ничек үсә, анда милли телләр сакланамы? Шушы сорауларга җавапны Казаныбызда татар, башкорт, чуаш, казах, кыргыз, таҗик, төркмән, әзәрбайҗан, үзбәк, хакас, якут, тыва коллективлары катнашында булып узган төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивалендә табарга мөмкин иде.

«Нәүрүз» фестивален ике елга бер тапкыр Татарстан Мәдәният министрлыгы, рес­публикабызның театр әһелләре берлеге ярдәме белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештыра. Менә инде өченче тапкыр ул билгеле бер төрки халыкның театр сәнгатенә багышлап үткәрелә. 2015 елдагысы казах, аннан соңгысы якут театрларына багышланса, быелгы фестивальдә үзәктә Башкортстан театрлары булды. Башкортстан Республикасының һәм башкорт профессиональ театрының 100 еллыгы билгеләп үтелү, шуңа өстәп, атаклы шагыйрь Мостай Кәримнең тууына 100 тулу ут күршеләребезнең театрларына, башкаларга караганда, зуррак игътибар бирүебезнең бер сәбәбе генә, әлбәттә. Ә чынлыкта, башкорт театрлары һәм спектакльләренең формасы һәм сәнгати кыйммәте белән күптән инде татар тамашачысын кызыктыра. Барыннан да бигрәк күршеләребезнең милли каһарманнарын зурлый, олылый белүе, милли әдәбият җәүһәрләрен кадерләүләре сокландыра. 

М.Гафури исемендәге «баш» театрның Казан гастрольләрен искә төшерү генә дә җитә. Быел алар якут режиссеры Андрей Борисов куйган «Урал батыр» риваяте белән сокландырды. Аннан алда Кол Галинең мул сәхнә бизәлешләре белән мюзикл жанрында куелган «Кыйссаи Йосыф»ын алып килде. Өченче ел башкорт драматургы Баязит Бикбаевның 1812 елгы сугыш каһарманы Кахым Морзашевка багышлап сәхнәләштерелгән «Кахым-түрә» тамашалары белән күңелебезне яулаган иде. 

Әйтергә кирәк, татар театрларының «Нәүрүз» программасы да бай вә төрле булды. Камалларның Гаяз Исхакый буенча куелган «Тормышмы бу?», минзәләләрнең Михаил Башкиров трагедиясе буенча күренекле якут режиссеры Сергей Потапов сәхнәләштергән «Салкын кын» һәм әлмәтләрнең Равил Сабыр әсәре буенча яшь режиссерыбыз Туфан Имаметдинов иҗат иткән «Тынлыкта гына урын бар» тамашалары милләт язмышы турында уйландырса, Кариев театрының шулай ук Г.Исхакый әсәре нигезендә хәл кылынган «Кәҗүл читег»е, Тинчурин театрының Әмирхан Еники повесте буенча куелган «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Әкият»нең Фәнис Яруллин әсәрендәгечә уйналган «Йолдыз тапкан кыз»ы һәм Чаллы курчак театрының Тукай әкиятенә нигезләнгән «Су анасы» күңелләрне иркәләде. Нәҗип Җиһановның «Түләк» операсы белән фестивальдә беренче тапкыр Казан консерваториясенең опера студиясе катнашты. 

ТӨРКИ ТЕАТРЛАР ҺӘМ ТЕЛ МӘСЬӘЛӘСЕ

Глобальләшү шартларында, Россия хөкүмәтенең милләтләргә һәм аларның телләренә каршы җинаятьчел сәясәте көчәйгәннән-көчәя барган заманда телне, гореф-гадәтләрне саклауда театр сәнгатенең әһәмияте зур. Ләкин фестиваль күрсәткәнчә, бөтен төрки театрлар да үз алларында торган бурычны аңлап җиткерми. Бу җитешсезлек бигрәк тә курчак театрларының спектакльләрендә ачык күренде. Башкорт дәүләт курчак театры Мостай Кәрим турында искиткеч спектакль күрсәтте. Булдымы-булдымга түгел, күңел биреп сәхнәләштергәннәре сизелеп тора. Нинди генә формалар, сурәтләү чаралары кулланмаганнар! Спектакльне караганда башкортлардан көнләшеп һәм үзебезнең әдипләребез турында шушындый матур балалар спектакльләре булмавына көрсенеп тә куйдык. Ләкин күңелне тырнаганы шул: спектакль үзләрендә рус телендә уйнала икән. Казанга килер алдыннан гына аны башкортчага тәрҗемә иткәннәр. «Нәүрүз» фестиваленең төп шарты тамашаны милли телдә башкару бит. Сөйләшә торгач, башкорт театрында 70 процент тамашаларның олы агай телендә уйналуы билгеле булды. Милли телләрнең балалар театр­ларыннан кысрыклану сәбәбе ап-ачык – милли мәктәпләр юк, балалар руслаша, ә театрның үз планы бар, әйтик, башкорт курчак театры ел дәвамында 100 мең тамашачыга 600 тапкыр тамаша уйнарга тиеш... 

Чуаш дәүләт курчак театрында да тел мәсьәләсендә хәлләр мактанырлык түгел. Ләкин татар, башкорт театрларыннан аермалы буларак, 1980 еллар ахырында, рус төркеме зур шәһәрләрдә кунак булып йөргән арада, караңгы авылларда җәфа чиккән милли труппа тавыш куптарганнан соң, ике төркемне бергә кушканнар. Хәзер театрның 90 процент артис­ты чуаш телен камил белә икән. 

Үзбәк дәүләт курчак театры да тел мәсьәләсендә сөендермәде. Милли бәйрәмебез Нәүрүз турында спектакльне русча башкарсыннар да, шуңа кул чабып, шатланып утыр, имеш! Әйтүләренә караганда, иң башта ук спектакльне ике телдә – үзбәкчә һәм русча сәхнәләштергәннәр. Казан фестиваленә юл ерак, чыгым зур, тәрҗемәчене сөйрәп йөрмәс өчен, тамашаның рус телендәгесен алып килгәннәр. Ләкин тел җитешсезлеген үзбәкләр искиткеч мавыктыргыч тамашалары белән оныттырды. Кыш патшабикәсе Әҗүз-Мәҗүзнең яз кызы гүзәл Бахоройны урлап китүе турында үзләренә күрә вакыйга уйлап чыгарган булганнар. Ләкин тамаша күбрәк концертка тартым. Үзбәкстанда Нәүрүзне ничек бәйрәм итсәләр, шуны нәниләр сәхнәсенә күчергәннәр, курчаклар милли җырлар, биюләр башкара. Иң сокландырганы шул – сәхнә киемендә, бию, җырларда Үзбәкстанның төрле өлкәләрендә, әйтик, Ташкентта, Бохарада, Әндижанда, Хорезм, Сурхандарьядагы милли үзенчәлекләргә кадәр чагыла. Шуңа өстәп, тамашада Нәүрүз кунаклары – һинд кызларының да биюләрен күрер­гә мөмкин. Бер тамаша дәвамында Казан, Әстерхан, Кырым, Себер татарларының, Мәлки керәшеннәре һәм башка төркемнәребезнең күлмәкләрен, җыр-биюләрен күрсәтү кебек буладыр бу. Бармы бездә шундый спектакльләр?!.. 

Ә гомумән алганда, төрки халыклардан бары тик якут, тывалар гына балалар өчен тамашаларны даими рәвештә милли телдә куя. Моннан тыш Казахстан, Кыргызстан, Чувашия, Әзәрбайҗан курчак театрларын мактап телгә алыр­га мөмкин. Шуның белән вәссәләм... Ләкин Татарстаныбызда тел мәсьәләсендә уңай яңалык та бар. Моңа кадәр «Әкият» театры гына татар спектакльләре куйса, бүген Чаллы курчак театры да иҗат фасылына бер-ике татар тамашасы сәхнәләштерә башлаган. Фестивальдә күрсәтелгән «Су анасы» спектакле, мәсәлән, күңелләргә хуш килде. 

Курчак театрлары мәсьәләсендә күңелне тырнаган тагын бер проблема – заманча әсәрләр булмавы. Бу авыр хәлдән чыгарга нигездә әкиятләр ярдәм итә. Яшүсмерләрне исә әкият белән кызыктырып булмый. Алар өчен куярлык әсәрләр бөтенләй юк. Ә курчак театрларына аталган яңа заманча әсәрләр барлыкка килсен өчен, язучыларыбызның хәзерге заман баласының психологиясен яхшы белүе кирәк. Аның өчен ким дигәндә курчак театрлары премьералары белән танышып бару, театр коллективлары белән даими элемтәдә торулары сорала. Ләкин ни аяныч, бөтен төрки дөньяны шау­латкан «Нәүрүз» театр фестивальләрендә дә язучыларыбыз – сирәк кунак. Шуңа күрә курчак театрларына язучыларыбыздан «бармактан суырып язылган» пьесалар гына килә, ә театр коллективлары мавыктыргыч әсәрләр таба алмыйча җәфа чигә. 

Төрки халыклар күп төрле булган кебек, драма театрларында туган тел мәсьәләсе дә төрле. Мәсәлән, Ашхабад шәһәреннән Мәхтүм Колый исемендәге төрк­мән милли музыкаль драма театры нык сөендерде. Фестивальдә тамашаны үзләренең милли телләрендә һәм тәрҗемәсез күрсәткән бердәнбер театр иде бу. Дөрес, спектакльләре бөтен төрки дөньяга яхшы мәгълүм Ләйлә-Мәҗнүн риваятенә нигезләнгән. Ләкин тамашачылар арасында тәнкыйтьчеләр коллегиясе – Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан килгән театр белгечләре дә бар иде бит. Әмма төркмәннәр – горур халык – җыелышларда бер рус кешесе хакына җиңел генә ана телебездән йөз чөереп, русча сукалауга күчүче татарлар түгел... Горурлыклары исә һәр гамәлләрендә ачык күренә. Сәхнә артында русча сукалаган ник бер кеше очрасын! Әле киресенчә, бөтенләй русча белмәүче артистлары бар, аларның бугазларына пычак терәсәң дә, бер рус сүзе әйттерә алмассың. Фестивальдә бары төркмәннәр генә сәхнәгә милли байракларын күтәреп чыкты! Төркмәннәр генә милли байрак­ларын кат-кат үбеп, президентларына иксез-чиксез рәхмәтләр яудырды! Үзләренең милли телевидениеләре вәкилләрен ияртеп килгәннәр. Википедиягә ышансаң, төркмәннәрдә җиде җирле телевидение, дүрт радиостанцияләре бар. Шатлана-шатлана үзләренең журналистларына интервью бирәләр. Казан матбагасына әллә ни исләре китми. Без, республика хәбәрчеләре, мәһабәт төркмән егетләренең кайсы ягыннан килик икән, дип бер урында таптанып торабыз шулай. Ә ул егетләрнең чибәрлекләре! Әкияттәге шаһзадәләр белән бер. Сәхнә костюмнарының муллыгы, байлыгы башта күңелдә курку хисе уятты. Әллә болар музей экспозициясендәге милли киемнәрне алып килгәнме, диештек үзара. Сәхнә теленә ни дәрәҗәдә сакчыл булуларын да әйтик әле. 

Тәрҗемә-фәлән оештырмау­ларының сәбәбе Ләйлә һәм Мәҗнүн сюжетының бөтен төрки дөньяга билгеле булуында гына түгел. Тәрҗемә вакытында басымны дөрес куймау, интонация бозылу ихтималы зур, безнең исә төрки халыкның бөек мирасына зыян саласыбыз, аны имгәтәсебез килми, диештеләр. Һәр елны ноябрьдә үзләренең театр фестивальләрен үткәрәләр. 

Төркмән егетләрен сөйләштергән арада, сәхнә костюмнарын игътибар белән өйрәнеп торган сәнгать белгече Рауза Солтанованы күреп алдык. Фестиваль сүзен ишеткәч, Рауза ханым тагын да җанлангандай булды. Сәнгать белгече моннан берничә ел элек төркмәннәрнең театр фестивальләрен барып күргән икән. Анда театр бәйрәмнәрен зур мәйданнарда күпләгән халык катнашында ачалар, артистларны карарга меңәрләп студент, мәктәп баласы килә, ди. Театрга безнең кебек соңгы минутта атылып-бәрелеп түгел, зур бәйрәмдәге кебек бер сәгать алда килеп утыралар икән. Җирле телевидение вәкилләре Рауза ханымнан тәэсирләрен дә сораштырган булган. Галим-голәма кирәклесен генә сөйләргә өйрәнгәнлектән, Рауза ханым да, президентыгызга рәхмәт дип, салпы якка салам кыстырмаган, әлбәттә. Соңыннан телевидениедән чыгышын тыңласа, үз колакларына үзе ышанмаган. Тәрҗемә иткәндә илбашына рәхмәт сүзләрен бик мул кыстырган булалар. Анда президентлары, спектакль карарга килгән саен, театрга бүләк биреп китә икән. Бүләге дә уен-муен түгел, йә автобус, йә миллион манат акча. Без матбагачыларны да ноябрьдә фестивальләренә чакырып киттеләр. Зур сәхнәләрдә респуб­ликабыз байрагын болгый-болгый, президентыбызга рәхмәт ирештерер дәрәҗәгә җиткәч, Төркмәнстан фестивальләрен без дә бер барып күрербез әле... 

Фестивальдә А.-П.Салаватов исемендәге Дагстан дәүләт ку­мык музыкаль драма театры коллективы белән дә танышу насыйп булды. Аларда хәлләр бүтәнчәрәк икән... «Рус театрында эшли идем. Коткар, бетәбез, дип мине кумык театрына дәшеп китерделәр. Театр белән бергә тел, милләт тә бетә бит», дип бик ачынып башлады сүзен директор Скандарбәк Тулпаров. Әйтүенә караганда, бүген Дагстанда 600 меңләп кумык кешесе гомер итә. Дөнья буенча исәпләгәндә дә кумыкларның саны 800 меңнән артмый торгандыр. Кумык халкы ни генә күрмәгән! Башта Кавказ якларында хуҗа булып яшәгәннәр. Каспий диңгезенең көнбатыш ярында сәүдә юлы өстендә яшәгәнгә, кумык теле гомум аралашу теле була. Ата-аналар кызларына кияү караштырганда да беренче чиратта кумык телен белү-белмәве белән кызыксынган. Кумык телен белмәгән кияүгә кызларын бирмәгән. Патша Россиясенең яулап алу сугышлары 1867 елда кумык дәүләтчелегенең юкка чыгуына китерә. Кумык­лар яшәгән җирләргә бүтән халыкларны күчереп утырталар. Аннары 1917 елгы революция, совет властеннән качып Төркиядә мөһаҗирлектә җәфа чигү, 1944 елгы депортация кумык­ларның саны азаюга, хәлләре начараюга китерә һәм телләре онытылу куркынычы туа. Кумык театры, Дагстандагы 37 милләт арасында беренчеләрдән булып 1939 елда ук оеша. Кумык артисты Барият Мурадова 1960 елда Дагстанда беренче булып СССР­ның халык артисты исемен ала. 1939 елда беренче тапкыр куелган «Хуҗа Насретдин»нары бүген дә уйнала. Аннан бирле инде дүрт артистлар составы алмашынган. Театрны коткарыр өчен, Скандарбәк әфәнде балалар студиясе ачарга ниятли. Анда балалар өчен балалар уйнаячак. Шәһәр шартларында руслаша барса да, кумыклар театрга мәхәббәтләрен югалтмаган. Театр – алар өчен тормышның бер өлеше. Кумыклар театрга киенеп-ясанып килә, ата-аналар кызлары, ир-балалары өчен кияү, кәләш караштыргалый. Тагын бер куа­нырдай нәрсә шул – телләреннән бизә барса да, кумыклар үз тарихлары, килеп чыгышлары белән бик кызыксына икән. Шуңа күрә репертуарларында тарихка багышланган спектакльләр бар. Тамашачы аларга бик яратып йөри. Киләчәктә тагын берсен – дәүләт һәм җәмәгать эшлек­лесе, 1907 елдан соң Парижга күчеп китәргә мәҗбүр булып, Сорбоннада укыган, аннары Төркиягә күченгәч, газеталар нәшер иткән Җәләлетдин Курык­масов турында спектакль куярга әзерләнәләр. «Скандарбәк абый, кумыкларның киләчәген бик кайгырткач, ник «Нәүрүз» фес­тиваленә Александр Вампиловның «Провинциальные анекдоты» әсәренә нигезләнеп куелган спектакльне алып килдегез соң, биш-алты тарихи тамашагыз була торып, төркиләр җыенына Вампилов әсәре белән килү үзе анекдот лабаса?» – дип сорамыйча булдыра алмадык. Баксаң, бу спектакльдә барысы да яшьләр, Дагстан сәнгать институтын яңа тәмамлаган артистлар уйный икән. Араларында русча гына сукалаучы, спектакльдә уйнау өчен рольләрен ятлап өйрәнгәннәре дә бар. Театрларында берничә буын Щепкинчылар иҗат итә. Болар исә – Дагстанның үзендә генә укыган беренче буын артистлар, дөнья күрмәгән, тормышны белми. «Яшь артистлар төрки дөньяның киңлеген күрсен, ана телебезне өйрәнергә ихтыяҗлары тусын өчен, бу спектакльне махсус алып килдем», – дип авыр сулап җавап бирде директор. «Ләкин күрәм, сездә дә хәлләр мактанырлык түгел икән, – дип киная белән өстәп куйды. – Ураза гаетендә Махачкаладан дусларым, туганнарым котлап телефоннан шылтыратты. Телефон элемтәсенең теге ягында гөрләп музыка уйный, биеп китәселәр килә. Ә сезнең урамнарда бер бәйрәм төсмере юк...» Дөрес сүзгә җавап таба алмадык...

ТӨРКИ ТЕАТРДА ТӘРҖЕМӘ ӘСӘРЛӘРЕ

Фестивальдә күрсәтелгән егерме сигез спектакльнең тугызы рус һәм чит ил драматурглары әсәрләренә нигезләнеп куелган. Тагын берсе М.Гафури театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакле, үзебезнең татар авторыныкы булса да, тәрҗемәдән дә хәтәррәк. Режиссерлар тәрҗемә әсәрләргә төрлечә карый икән. Күбесе тамашачыны дөньяны танып белергә өйрәтү, артистларга иҗатларын үстерү өчен мөмкинлек тудыру максатында рус, Европа драматургларының әсәрләрен сәхнәгә куярга кирәк дип исәпли. Казаныбызда Нәүрүз турында искиткеч җете тамаша алып килгән үзбәк режиссеры казахларның яшүсмерләр өчен куелган спектакльләрендә Ромео белән Джульеттаның сәхнәдә кочышуын, үбешүен күреп, бу мәсьәләгә сак каравын белдерде. Мәхәббәтне бию, пластика аша да күрсәтеп булыр иде, мин милләттәшләремә мондый тамаша куймас идем, диде. Ягъни дөнья классикасын куйганда да төрки халыкларның традицияләрен күз уңыннан ычкындырырга ярамый, дигән сүз бу. Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрында Альбер Камю әсәре буенча «Калигула» спектаклен куйган һәм аны фестивалебезгә алып килгән режиссер Азат Җиһаншин гел тамашачы зәвыгына иярү театр­ны үтерергә мөмкин, дип бу мәсьәләгә үз карашын белдерде. «Калигула» сезонга бер-ике генә тапкыр уйнала икән, әмма заллар тулы була һәм режиссер шуның белән канәгать. Киңрәк катлам тамашачыларга безнең өлкәннәр өчен сәхнәләштерелгән мультфильмнарыбыз да җитәрлек дәрәҗәдә куела, дип өстәде. «Өлкәннәр мультфильмы» дигәндә ул татар-башкорт классикасын күз уңында тоткан икән. Менә бу сүзләре белән һичничек килешә торган түгел. Режиссер Айрат Әбүшаһманов Гүзәл Яхинаның Зөләйхасына үз мөнәсәбәтен белдергән. Спектакльдә мәхәббәт сәхнәсендә Зөләйханың чәчләреннән шуып төшкән чулпылары аша хатынның милли җирлектән аерылуын, Зөләйханың улына чулпыларын әманәт итеп биреп җибәрергә өлгерми калуына уфтануы аркылы буыннар арасында дәвамчылык өзелүне милли трагедия итеп күрсәтергә омтылыш ясаган. Әмма сак хезмәтенә яңа гына керешкән көчекнең, хуҗасын таларга кергән угрыларга каршы үзе дә аңламастан форма өчен генә өрүе кебек бик зәгыйфь һәм ышанычсыз килеп чыккан...

Аның каруы Таҗикстаннан Камол Хуҗанди исемендәге дәүләт музыкаль комедия театрының баш режиссеры Сухроб Шехов барысының да борынына чиртте. Дөрес, ул Мольерның «Летающий лекарь» әсәре буенча спектакль алып килгән. Ләкин көнбатыш классикасын танырлык түгел. Сухроб аны төрки традиция­ләренә нигезләнеп мәйдан театры өслүбендә сәхнәләштергән. Артистлар барысы да таҗик милли киемнәреннән, сәхнәдә таҗик халкының яшәү рәвешләрен, архитектура үзенчәлекләрен, гадәт-йолаларын билгеләгән декорацияләр. Тамаша буе дойра дип исемләнгән милли уен коралларында сугалар, таҗик җыр, биюләре башкаралар. Чит ил классикасын әнә шулай да сәхнәләштереп була икән...

ТӨРКИ ТЕАТРЛАРДА МУЗЫКА

Яшерен-батырын түгел, татарның милли музыка театры булмавы, консерваториядә осталык чарлап чыккан яшь җырчыларның үзләрен таба алмыйча әрәм булулары яисә бүтән шәһәрләргә күчеп китеп, чит мохиттә йотылулары татар җәмәгатьчелеген күптәннән борчуга сала. Бу мәсьәләдә дә «Нәүрүз» фестивалендә үрнәк алырдай коллективлар бар иде. Шуларның берсе – Тывадан В.Кок-Оола исемендәге милли музыкаль драма театры. Яшь режиссер Сәйдәш Монгуш ГИТИСта укуын тәмамлап килә һәм диплом эше итеп тываларның милли уен кораллары турында музыкаль драма жанрында «Чадаган» исемле спектакль куйган. Сәхнәдә артистлар белән берьюлы Тыва милли оркестры музыкантлары да урнаша. Тамашада җәмгысе иллеләп кеше уйный. Спектакльнең сюжеты гади. Бөек скиф патшасына көчләп кияүгә бирелгән хатын бала таба, әмма патшага үч итеп баласын имезүдән баш тарта. Патша яраннары патшабикәнең күңелен эретердәй музыка уен коралы кирәклеге турында бөтен тирә-якка сөрән сала. Бер аксакал 9 ел яшәгән сарыкның җилдә, кояшта кипкән эчәкләрен, кыл итеп, агач нигезгә тарттырырга боера һәм чадаганда уйнап җибәрә. Уйнаган саен патшабикәнең күңеле эри бара. Хәер, Камал театрының зур залында чадаган моңын ишетеп, җаны актарылмаган бер генә тамашачы да калмагандыр. Сәхнә тутырып декорацияләр иҗат иткәннәр, геройларның костюмнарын Тувадагы Аржан-2 скиф чоры хан төрбәсе киемнәре үрнәгендә ясаганнар. Сәхнәдәге муллык, байлык, хөрлеккә, музыканың могҗизага тиң көченә сокланмый мөмкин түгел. 

Тагын бер үрнәк булырдай коллектив – әлеге дә баягы Төрк­мәнстан театры. Билгеле булганча, Төркмәнстанның элеккеге президенты Сәпәрморат Ниязов, опера һәм балет безнең халыкка хас түгел, үзебезнең сәнгатьләрне үстерү кирәк, дип, 2001 елда икесен дә тыя. Югарыда телгә алынган Мәхтүм Колый исемендәге милли музыкаль драма театры шуның нигезендә барлыкка килә. Хакимияткә килгән яңа президент дилбегәне бушата төшә, шуңа күрә бүген милли музыкаль драма театрында төрки авторларының әсәрләре буенча музыкаль спектакльләр белән бергә опера, балетлар да куела, симфоник оркестрны чакырып, әдәби-музыкаль кичәләр дә уздыралар. Шулай да милли драмаларга күбрәк игътибар бирелә. 

«Нәүрүз» фестивалендә музыкаль театрлар катнаша башлавы, шул исәптән Казан консерваториясенең опера студиясе дә чыгыш ясавы уңай күренеш. Шулай да тывалар – Камал сәхнәсен, төркмәннәр – Тинчуринныкын, якутларның Олонхо театрлары Кариев театры сәхнәсен тутырып уйнарлык музыкаль тамашалар куйганда, безнекеләр кайчанга кадәр үзләренә сәхнә таба алмыйча, Кабан күле ярларында җырлап интегер, дигән уй тынгы бирми...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: