Төрки театрлар бәйрәме
Төрки халыкларның театрлары бүген ничек үсә, анда милли телләр сакланамы? Шушы сорауларга җавапны Казаныбызда татар, башкорт, чуаш, казах, кыргыз, таҗик, төркмән, әзәрбайҗан, үзбәк, хакас, якут, тыва коллективлары катнашында булып узган төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивалендә табарга мөмкин иде.