Мәдәни җомга

Казан арты могҗизасы

Әтнә төбәгендә иң бәхетле кешеләр яши. Бер сыңар чүп үләне үсмәс чип-чиста урамнар, ялт итеп торган авыллар, шоп-шома юллары өчен генә әйтүем түгел. Әтнә  төбәгенең һәр баласы тәпи басканнан башлап театр дигән серле дөньяның барлыгын белеп, аның тылсымында тирбәлеп үсә.

Чөнки шушы гап-гади татар авылында инде 100 ел буе  Театр дигән могҗиза яши. Бүген Габдулла Тукай исемен йөртүче Әтнә дәүләт драма театры – халыкның үз  кочагында, үз бәгырендә яралган, үскән гаҗәеп бер нигъмәте ул.


АЗ-МАЗ ТАРИХ...

1918 ел, ил өчен катлаулы, болгавыр чор. Декабрь аеның бер җомгасында Олы Әтнәнең Фазылҗан бай йортында үзешчәннәр Казан актеры Фәхриевнең “Бәхет кошы” исемле ике пәрдәлек  комедиясен уйный. Авыл артистларын оештыручы кеше ул чорда Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф эшләре инспекторы булып эшләгән Мөхәммәт Парсин була. Беренче спектакльне халык бик җылы кабул итә, Әтнә артистлары күтәренке күңел белән тиздән шул ук йортта Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен күрсәтә.

Коллективның бәхете булган: 1925 елда яшь җитәкче, профессиональ артист Җәлил Камалов килеп, үзешчәннәрне тагын да күбәйтеп,  көчәйтеп җибәрә. Яшь режиссер М.Фәйзинең “Галиябану”ын, Г.Камалның “Банкрот”ын, “Бәхетсез егет”ен,  Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә”сен һ.б. әсәрләрне сәхнәгә менгерә. Җыелган акчалар клубны җиһазлауга тотыла. Хәким Шакиров, Котдус Баязитов, Галимә  Сибгатуллина, Юныс Фарсин, Мөбәрәк Хәсәнов, Зәкия Сафиуллина, Гөлсем Габдерәшитова кебек сәләтле, ут йөрәкле яшь егет-кызлар килеп, театрны яңа баскычка күтәрә.

1932 елның көзендә Әтнә театрының киләчәк язмышында якты маяк кебек бер вакыйга була: Әтнәгә Казаннан академия театры килә. Академия театры артистлары һәвәскәрләрнең иҗаты белән якыннан таныша, һәрьяклап ярдәм итә. Бигрәк тә Татарстанның атказанган артисты Мәҗит Илдар нык булышлык күрсәтә.  Ул Әтнәдә шактый гына яши һәм үзешчән коллективны “Колхоз-совхоз күчмә театры” итеп төзүдә күп хезмәт куя, матди ярдәм оештыра. Менә шул еллардан башлап, Г.Камал  исемендәге Татар дәүләт академия театры Әтнә театрын кече туганыдай якын күреп, даими рәвештә иҗади ярдәм күрсәтеп яши.

Шулай итеп, Әтнә театры профессиональ коллективка әйләнә һәм күчмә театр булып 1936 елга кадәр эшли. 1936-1946 елларда коллектив белән Гарифулла Төхвәтуллин һәм Котдус Баязитов җитәкчелек итә. Бу елларда Әтнә театры К.Нәҗминең “Булат бабай семьясы”,  Г.Насрыйның “Күңел дәфтәре”, М.Фәйзинең “Галиябану” драмасы белән үзешчән коллективларның Арчада үткән районара смотрында катнаша, беренче урын алып, грамота, кыйммәтле бүләкләр алып кайта. 1959 елның 30 маеннан үзешчән коллектив белән театр училищесында белем алган Гомәр Мәрдәнов җитәкчелек итә башлый. Хәер, бу – үзе бер чор...

ТЕАТРНЫҢ АКСАКАЛЫ

Әйе, Гомәр ага Мәрдәнов – хәзер театрның аксакалы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, Кызыл Байрак ордены иясе. Ә ул чагында әле ул – япь-яшь егет. Ул яшь егет белән чал чәчле хөрмәтле аксакал арасында театрга багышланган 46 ел гомер ята. Гомәр ага турында якташлары: “кешелекле, кечелекле, кирәк кадәр кырыс, нечкә күңелле, тәвәккәл, үз сүзен әйтә белүче” ди. Әгәр шундый булмаса, иң авыр елларда да коллективны туплап, үстереп, бүгенге көнгәчә яшәтә дә алмас иде ул. Әтнә халкы үз режиссерын шулкадәр ярата, хөрмәт итә ки, ул тамаша залы аша үткәндә дә алкышлап каршы ала, басып, олылап озатып кала.

Гомәр Мәрдәнов Иске Җогып авылында туа, 12 яшендә укытучысы Тәскирә апа сораганга күрә, беренче мәртәбә сәхнәгә чыга. Шул көннән башлап, сәхнәдән аерылмый да. Мунча ләүкәләрен сәхнә итеп, классташлар, авылдашлар белән спектакльләр әзерләү, ягылмаган салкын клубта күлмәкчән генә шул спектакльләрне уйнау... Сәхнәдән төшмәгән үсмерне 15 яшеннән клуб мөдире итеп куялар. Сугыш чорының авырлыкларын спектакльләр әзерләп, шулар белән халыкның яралы күңелен күреп уздыра. Аннары соң – театр училищесы. 1959 елда кайтып, Гомәр Әтнәдә үзешчән театр коллективы белән җитәкчелек итә башлый. Иң беренче итеп ул артистларны суфлерсыз эшләргә өйрәтә. Баштарак читен булса да, ияләнәләр. 1966 елда С.Шәкүров пьесасы буенча куелган “Уракчы кыз” спектак­ле Әтнә халык театрына дан китерә – театр Бөтенроссия үзешчән сәнгать  смотрында лау­реат исемен яулый. Коллективка халык театры исеме бирелә.

Гомәр ага Әтнә театрының Камал театры белән элемтәләрен яңарта. 1967 елда “Уракчы кыз” спектаклен башкала тамашачысына күрсәтәләр. Шул вакыйгадан башлап, Әтнә халык театры иң яхшы спектакльләрен Камал театры сәхнәсендә даими күрсәтеп бара башлый. Саный китсәң, күп алар: “Миңлекамал”, “Туган туфрак”, “Хәят”, “Кызыл яулыклы гүзәлкәй”, “Һәйкәл”, “Кичер мине, әнкәй”, “Сөйдергеч бөтие”... Казан тамашачысы аларны югары бәяли, тулы заллар, җылы алкышлар белән сөендерә. 1968 елда коллективка Татарстан АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы тапшырыла, артистларны мактаулы исемнәр белән зурлыйлар. 

1973 елны коллектив Ч.Айт­матовның “Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм” повесте буенча эшләнгән “Югалган бәхет” спектакле белән Сембер шәһәрендә үткәрелгән зона смотрында катнаша, беренче урынны яулап, икенче мәртәбә “Бөтенроссия смотры лауреаты” дипломына лаек була. Театр коллективы Мәскәүгә – халык театрларының Бөтенсоюз фестиваленең йом­гаклау декадасына чакырыла. 1973 елның декабрендә спектакль Мәскәүнең А.Пушкин исемендәге драма театрында күрсәтелә. Ул искиткеч уңыш белән уза, тамашачы артистларны алкышларга күмә, тамаша беткәч, залдагы  сәнгать әһелләре сәхнәгә менеп, авыл артистлары белән җылы аралаша. 

1975-1977 елларда Беренче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестивале уздырыла. Әтнә халык театры бу фестивальдә М.Әмирнең “Миңлекамал” әсәре буенча эшләнгән спектакль белән җиңеп чыга, лауреат исеме ала, “Зур алтын медаль” белән бүләкләнә.

Әтнә театрының уңышлары алга таба да дәвам итә. Әйтик, 1981 елда театр “Кичер мине, әнкәй” (Р.Батулла) спектакле белән Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә ВДНХның 2 нче дәрәҗә дипломына лаек була, режиссер Гомәр Мәрдәнов исә көмеш медаль белән бүләкләнә.

Гомәр ага Мәрдәнов Әтнә артистларын Казан сәхнәсенә чыгарып кына калмаган, ә Камал театрының атаклы режиссерын үз театрларына алып кайтып, спектакльләр дә куйдырган кеше. Бу турыда Гомәр абый  якташы Сүрия Мингатина оештыр­ган әңгәмәдә менә болай искә ала: “Марсель белән беренче мәртәбә 1971 елда очраштык. С.Шәкүровның “Туган туфрак” әсәрен сәхнәләштереп, Камал театры сәхнәсенә алып менәргә исәп. Мин халык театры режиссеры гына, профессиональ режиссерның фикерен ишетәсе килә. Марсельнең әтисе Хәким абый белән  аралаша идек. “Марсельне бик тә Әтнәгә чакырасым килә. Шәһәрдә туып-үскән егет авылга кайтырмы икән?” – дип үтенечемне Хәким абыйга җиткердем. “Кайтыр, әйтермен мин малайга”, – диде. Репетиция бара иде, мине арттан гына кертте дә: “Утырып тор. Аның артта да күзе бар, күрә ул, үзе килер”, – дип юкка чык­ты. Чынлап та, күп тә үтмәде, Марсель  борылып карады да: “Исәнмесез, кем син?” – диде. Ул шулай коры гына сөйләшә  иде. “Гафу итегез, мин Әтнәдән Гомәр Мәрдәнов”. “Ишеткән бар”, – диде. “Сез узган ел “Туган туфрак”ны куйдыгыз, миңа әсәр бик ошады, мин аны Сәет абыйдан алдым, куеп та бетерә яздым, ләкин Сезгә күрсәтәсем килә. Төзәтәсе җирләре дә бардыр... Сезнең ярдәм кирәк. Мин бу әсәрне Академия театрында уйнарга исәплим”, – дидем. Бераз уйлап торды да: “Тукта, репетицияне бетерим  инде”, –  дип эшен дәвам итте. Репетиция бетте, ул минем янга сөйләшергә килде. “Мин җомга көнне килеп алам, шимбә көнне коллективны җыеп, спектакльне карыйбыз, ял көне китереп куям”, – дим. “Ярар”, – диде Марсель Хәкимович. “Йә Аллам” дип җиңел суладым. Килде-китте генә кеше түгел бит... 

Ул чакта машиналар бик юк, автобус йөреп тора, киттем автобус белән Камал театры режиссерын алып кайтырга. Таксилар бар иде, берсе белән барып сөйләштем дә, такси безне Әтнәгә кайтарды. 27 март иде ул. Аяк асты пычрак, Марсель туфлидән... Пычрак ерып безгә кайттык, чәй эчтек тә спектакльне карарга киттек. Бер пәрдәне карап, киңәшләрен бирде дә: “Бүген ял итик, иртәгә сәгать 9 га килербез”, – диде. Минем эчкә җылы керде. Икенче көнне шул сәгатькә бардык. Дәү гәүдәле, хикмәт кеше иде ул. Үзе галәмәт җиңел, ыштаннарын күтәрә-күтәрә сәхнәгә йөгереп менә, йөгереп төшә... Өч тапкыр карады спектакльне, “булдырасыз” дип бәя биреп, китәргә җыенды. Яшь чак, уйлап та бетермәгәнмен инде, машина сорасам, колхоз рәисе бирми калмас иде... Мин билет алып, Марсель Сәлимҗановны автобуска утыртып җибәрдем. Үзе дә машина сорамады, “Ярый миңа автобус та”, – диде. Башка аяк та атламас инде бу безгә, дип озатып калдым. Ә ул безнең бәхеткә  Әтнәгә һәр елны кайтып йөрде. Хакимият башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы белән танышып, аны хөрмәт итеп яшәде. Бу хөрмәт  ике яклы иде. Соңыннан театрның директоры Рәшидә апа Җиһаншина, аптырап: “Ничек Марсельне Әтнәгә алып кайта алдың син?” – дип сорап та йөрде әле. Өйләнгәч, Гөлнар ханым белән бергәләп кайттылар. Гаилә дусларына әйләндек. Сабан туйларында бәйрәм иттек, 30 ел аралашып яшәдек. Ике елга бер мәртәбә спектакль  куярга булышкан олы зат ул Марсель, минем аңа рәхмәтем бик зур. Без шулкадәр матур яшәдек... Марсель Сәлимҗановсыз Әтнә театры бу кадәр уңышларга ирешә алмаган булыр иде”.

Гомәр ага Мәрдәнов – Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика бүләгенә беренче булып лаек булган шәхес. Бу Әтнә театры өчен зур дәрәҗә, танылу иде. Гомәр аганың “Мине шушы театр яшәтте, шушы театр күтәрде. Минем тормышым аннан аерылгысыз. Сәхнәдән гайре берни белми яшәдем...” – дигән сүзләренә аның гомер юлы сыйган.

Аксакал режиссерга бүген 88 яшь. Үзе күтәргән театрның бер генә премьерасын да калдырмыйча карап бара ул.

ЯЛГЫЗЛЫК СӨЮЧЕ РЕЖИССЕР

Гомәр ага Мәрдәнов олыгая, тәҗрибәсен, фатихасын театрга тапшырып ялга китеп бара. Бәрәкәтле Әтнә төбәге ул арада театрны иярләрлек яшь талантны үстереп өлгертә. Гомәр агадан соң берничә ел театрны җитәкләгән Илфат әфәнде Хәкимов әзерлекле режиссер чакыртуны максат итеп куя. Шулай итеп, Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган якташлары Рамил Фазлыев туган ягына кайтып, театрда эшли башлый. З.Хәкимнең “Мин сине яратам”, Х.Вахитның “Җырым табар сине”, Т.Миңнуллинның “Мулла” пьесаларын сәхнәләштерә. Соңгысы театр язмышында хәлиткеч роль уйный да инде.  “Мулла”ны автор үзе дә карый. Моңа кадәр әсәр Уфа һәм Минзәлә театрларында куелган була. Туфан абый Әтнәдәге куелышны иң уңышлысы дип бәяли. Спектакль “Идел-йорт” халык театрлары республика фестивалендә (2010) Гран-прига лаек була, труппага бүләк итеп автобус тапшырыла. Туфан ага “Профессионаллардан да әйбәт уйныйлар, бу театр дәүләт статусына бик лаек” дип әтнәлеләрнең күңелен үстерә. Сүз белән генә тукталып калмый, эш тә күрсәтә: 2011 елның 23 мартында Әтнә халык театрына дәүләт статусы бирелү турында Татарстан Президентының фәрманы чыкты. Моны игълан итәргә Илбашы үзе Әтнәгә кайтты. Берничә айдан исә театрга олуг шагыйребез Габдулла Тукай исемен бирү турында  Министрлар Кабинетының карары дөнья күрде.

Рамил Фазлыев – менә шушы халык үзе тудырган, яшәткән, үзенә әманәт итеп тапшырылган йөзек кашыдай театрның баш режиссеры, рухландыручысы, иҗат диңгезендәге капитаны. Аз сүзле, тыйнак, сабыр, зыялы шәхес. Әтнәдә туып-үскән. Бала чагы Пионерлар йортына йөреп уза. Анда исә баян,  вокаль-инструменталь ансамбль, тынлы оркестр түгәрәкләре бар, барысын да халык театры артисты Таһир Фәйзрахманов алып бара. Рамил шул түгәрәкләрнең һәммәсенә дә йөри,  музыка дөньясында “йөзә”. Ләкин мәдәният һәм сәнгать институтына керергә теләгән егеткә әти-әнисе ризалык бирми: 90 нчы еллар, башкала җинаятьчел төркемнәр белән шаулаган чак... Әти-әнисе сүзен тыңлап, Рамил Әтнәдәге авыл хуҗалыгы совхоз-техникумына укырга керә, өч ел укып, бухгалтер дипломын алып, әти-әнисенә тапшыра да, Казанга чыгып китә. Мәдәният һәм сәнгать институтына музыка кораллары бүлегенә керергә исәпли. Кабул итү имтиханы вакытында бер ханым Рамилнең баянда сыздырганын тыңлап утыра да, “синең урының – безнең факультетта” дип үзенә чакыра. Бу ханым театр факультеты деканы Фирдания Исмәгыйль кызы булып чыга. Егетләргә һәрвакыттагыча кытлык... Рамил Марсель Сәлимҗанов, Ф.Бикчәнтәев бергәләп җыйган курска эләгә. 1999 елда уку йортын тәмамлап, Камал театрында бер ел режиссер ассис­тенты булып эшли дә, ГИТИСка укырга китеп бара. 2003 елда яшь режиссер Яшьләр театрында “Тапкыр егет”не диплом спектак­ле итеп куя. 2005 елда исә Камал театры сәхнәсендә А.Гыйләҗевнең “Яра”сын сәхнәләштереп,  театр сөючеләрнең игътибарын яулады. 

Ниһаять, 2008 елда Әтнәдә “Мулла” спектакле һәм дәүләт статусы алу тантанасы... Мәскәүләрдә олы талант ияләреннән белем алып, Казан сәхнәләрендә спектакльләр куеп өлгергән талантлы режиссер авыл сәхнәсен, Әтнә театрын тарсынмасмы икән? Мондый шикләр күпләрдә булгандыр. Тик Рамил Әтнәдә җанына рәхәтлек табып эшли, яши. “Шәһәр шау шуы, һавасы мине алҗыта иде, авыл рухы миңа күпкә якынрак”, – ди ул. Аз сүзле ул, гомумән. Ләкин сөйләгәннәре мәгънәле, төпле.

“Юк, иҗатым өчен тарлык сизмим монда. Дөрес, труппа кечкенә. Һәр теләгән әсәрне куеп булмый. Ләкин мине башка театрларга да чакыралар, барып спектакльләр куям”.

“Рухи канәгатьсезлек вакыты белән һәр режиссерда да була. Ләкин Әтнәгә кайтуыма мин беркайчан да үкенмәдем... Әле Мәскәүдә укыган чакта ук башкалада калырга тәкъдимнәр булган иде. Тик мин үземне халкым, милләтем алдында, укырга җибәргән Камал театры алдында бурычлы итеп сиздем. Хәзер менә шул бурычымны кайтарам”.

“Режиссер ул – ялгызлык профессиясе. Үз эчеңдә казыну, сорауларга үз җавабыңны табу, шуны сәхнәгә күтәрә алу...”

“Сәхнә әсәрләренә кытлык бар, әлбәттә.  Кызганыч ки, милли драматурглар хәзер бөтенләй әзерләнми... Драматургия әсәре – ул катлаулы әйбер, аны теләсә кем яза алмый. Сәхнәнең эчке ягын, технологиясен белергә кирәк,  аның үз серләре бар”...

Рамил Фазлыев үзен кино сәнгатендә дә сынап карады. Сынау­ны уңышлы үтте, дисәк тә була: аның Әмир Галиәскәров белән берлектә төшергән “Мулла” фильмы XIV Казан Мөселман киносы фестиваленең берь­юлы ике бүләгенә лаек булды: “Кино сәнгатендәге гуманизм өчен” һәм “Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы режиссер” бүләкләрен яулады. Рамил фильм­да төп геройны – авылның яшь мулласы Әсфәндиярны уйнады. “Мин аны уйнамадым, Әсфәндияр ул миндә яши иде”, – диде бу турыда ул үзе.

ТРУППА ТУРЫНДА

 Әтнә театры труппасында хәзер 25 ләп актер бар. Труппаның бер өлеше әле халык театрыннан ук уйнаган актерлар, сәнгати уку йортларын тәмамлап, Әтнәгә кайткан яшьләр икенче өлешне тәшкил итә. Яшьләрне театрга тартып кайтару, кайтканнарын төпләндереп калдыру өчен барысы да эшләнә. Театрның барлык мөмкинлекләргә ия яңа зур бинасы бар. Театр янәшәсендә генә актерлар өчен 2 катлы 14 фатирлы йорт төзеп куелган. Яшь артистлар өчен торак мәсьәләсе баш бәласе түгел хәзер. Шуңа да гаилә корып, бала үстереп ятучы гаиләләр дә бар театрда. Таныш булыгыз, шундый гаиләләрнең берсе – Рәзинә һәм Нияз Заһидуллиннар. Әтнәдә 7 ел эшлиләр. Рәзинә Казан сәнгать университетының режиссерлык бүлеген, Нияз исә театр училищесын тәмамлап кайткан. Арча егете белән Әтнә кызы театрда очрашып, таныша, кавыша, бүген алар ике кыз бала үстерә: 2 яшьлек Камилә һәм 7 яшьлек Зәринәне. Зәринә үзе дә өч спектакльдә сәхнәгә чыга. Рәзинәнең әти-әнисе дә гомер буе шушы халык театрында уйнаган, шунда танышып гаилә корганнар. 

Нияз исә театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсында укыган. Ф.Бикчәнтәевнең Бәрәскәдә йорты бар һәм ул шәкертләрен авылга кунакка алып кайта. Әтнә театрыннан да кунаклар килә. Студент яшьләрне укып бетергәч, курслары белән театрга эшкә кайтырга чакыралар. Чакыруны кабул итә яшьләр:  9 кеше Әтнә теат­рына кайтып та төшә. Ләкин ярты ел эчендә шуларның 6 сы кире китеп бара. Тамыр җибәрә алмыйлар – кемгәдер авыл артык тыныч тоела, кемдер шәһәрне сагына... Ә менә Рәзинә белән Нияз монда эшләп кала, бер-берсенә, туган җиргә булган мәхәббәт аларның Әтнәдәге тормышын матурлый. Бүген уйнар рольләре дә, хыяллары да җитәрлек.

ЧИЧӘН МАРАТ АБЫЙ

Аның турында аерым язмыйча мөмкин түгел, чөнки Әтнә теат­ры турында сөйләгәндә Марат Хәбибуллин күз алдына килеп баса. Бу гаҗәп тә түгел,  чөнки ул Әтнә театрында инде 25 ел буе сәхнә тота. “Тантана” театр премиясе иясе, Татарстанның атказанган артисты. Заманында район газетасында хәбәрче булып эшләгән,  театрга балачактан гашыйк кеше. Эчтән генә сәхнә турында хыялланып йөри торгач, бервакыт тәвәккәлләп Гомәр ага Мәрдәновка бу хакта сүз куша. Ул исә егетнең теләген хуплап, аны халык театрына чакыра. Марат абыйның йөрәк түрендә кадерләп сакланган беренче роле – Т.Миңнуллин пьесасы буенча куелган спектакльдә Хисам, авыл малае образын тудыру була. Марат абый – сүзгә бик оста, аралашучан кеше. Аның белән әңгәмә кору – җан рәхәте. 

– Марат абый, дәүләт статусы алгач, театрда нәрсә үзгәрде?

– Бездә элек-электән халык театры артистларын бик хөрмәт итәләр,спектакльләребезне яратып карыйлар. Хәзер инде дәүләт театры да булгач, мөнәсәбәт тагын да яхшырды. Элек төп эштән соң репетиция­ләргә бара идек, төнлә генә арып кайтасың... Хәзер исә җан яраткан хезмәтебез өчен хезмәт хакы алып эшлибез.

– Иҗат газаплары аша туган, иң нык истә калган роль кайсысы?

– Рольгә җиңел керәм, артык интекмим. Ләкин бер роль минем өчен аерата кадерле булды. “Мулла” спектаклендәге Бәдретдин образы турында әйтүем. Ни өчен бу кеше ахырдан үзенә кул сала? Миңа моны үзем аша үткәреп аңларга кирәк иде. Эчтән актарыну, эзләнүләр аша килдем мин бу рольгә. Бәдретдинне уйнаганнан соң дөньяга карашым үзгәрде, хәмерне авызга да алмый башладым, ныклап намазга бастым. “Мулла” әсәрен иманы бик нык кеше генә яза ала.

– Тәҗрибәле актер буларак, театрда бүген нәрсәне үзгәртергә телисез? 

– Халык театры багажы белән дәүләт театрлары арасында үз урыныңны яулау кыенрак, әлбәттә. Күп нәрсәне өр-яңадан башларга туры килә. Без үзебезне күрсәтә, пиарлый белмибез диярлек. Әйтик, бездә күп көч түгеп, яхшы спектакльләр куела (мәсәлән, А.Гыйләҗевнең “Югалган көн”е), ләкин алар күренмичә, дөньяга шау­ламыйча кала. Труппа әле формалашып бетмәгән, яшь актерлар йә декрет ялына чыга, яки авылда төпләнә алмыйча китәләр, нәтиҗәдә спектакль репертуардан бик тиз төшеп кала. Нәрсә комачаулый үзебезне күрсәтергә? Бәлки, авылча уйлаудыр... Аннары соң, без хәзер читтән режиссерлар чакыр­мыйбыз. Пиарланмаган театрда спектакль куярга бик атлыгып торучы да юк... 7 ел дәүләт статусында эшләп, бары 2 чит режиссер килеп спектакль куйды. “Кече шәһәр театрларына ярдәм” проекты кысаларында, бәлки, яңа режиссерлар җәлеп итә алырбыз.

МӘҢГЕ ЯШЬ СЫЛУ

Һәр актерның театрга илткән үз сукмагы, үз юлы. Кемдер театр уку йортын тәмамлап, туп-туры театрга килә, кемдер сәхнәгә еллар аша урап кайта. Сылу Бәйрәмова икенче төркемгә керә. Театр репертуарындагы барлык спектакльләрдә диярлек уйнаучы бу мөлаем ханымның 5 оныгы барлыгына  ышанасы да килми. Япь-яшь, сәхнәдә ут уйнатучы актриса лабаса ул! Сылу сәнгатькә гашыйк кеше булса да, беркайчан да сәхнә турында хыялланмаган. Кияүгә чыккан, иренең иркә хатыны булып яшәп, 3 кыз бала үстергән, беркайда да эшләмичә, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнгән. Себердә 8 ел гомерләре уза, балалар да үсә. Туган телгә сусаган гаилә Әтнәгә кайтып төпләнгәч, Сылу үзен җәннәткә эләккәндәй хис итә. 14 елын кызларына багышлаган ханым җаны теләгән эшне эзли башлый. Шул чагында күзенә район газетасында чыккан бер белдерү чалына: театрда “Күк капусы ачылса” әсәрендәге Шәмсия роленә кастингка чакыру була бу. Уйлый да, барып карарга була. Җырлап та, кычкырып та күрсәтә... Тиздән Сылуны чакырып өенә киләләр – Шәмсия роленә алганнар. Менә шул 2008 елдан бирле театр­да ул. Заманында Әтнә совхоз техникумын тәмамлаган ханым үзенең 35 ел электәге хыялын тормышка ашырып, Алабуга мәдәният колледжына укырга кергән. Кайчандыр әниләрен театрга кастингка барырга өндәгән кызлары Таңсылу, Айсылу инде үзләре гаиләле, Сылу ханымны 4 кыз, бер ир бала белән сөендерергә өлгергәннәр. Ландышы да буй җиткән, студент.

Урамда, кибеттә авылдашлары килеп,“Театрга синең уйнавыңны карарга киләм” дигәч, Сылу башта бик ояла. Ләкин сәхнәгә чыккач, бу оялу онытыла. “Режиссерыбыз бик көчле безнең, – ди ул. – Ул сәхнәдә үземне табарга ярдәм итте. Бик дикъкатьле, һәр детальне энә күзеннән үткәрә”. 

ҖЫР ЯЗУЧЫ ДИРЕКТОР

Театрның иҗат корабын баш режиссер иярләсә, кырыкмаса-кырык мәшәкатьләрен директор кайгырта. Бу вазифаны 2015 елдан бирле Ленур Зәйнуллин башкара. Әтнәдә туып-үскән, белеме буенча педагог, географ. Заманында беренчеләрдән булып, Әтнәдә музыка яздыру студиясе оештырган кеше. Кечкенәдән музыка белән җенләнеп үссә дә (бая искә алган Пионерлар йортына йөреп), укытучы әти-әнисе сүзен тыңлап, педагогика университетына укырга керә. Ләкин  музыкадан аерылмый, бик күп җырлар иҗат итә. Ленурның җырларын татар эстрадасының күп әһелләре башкара. Аранжировкалар ясый. 10 ел гомере шул студиядә үтеп тә китә. Театрга директор итеп чакыргач, шунда ук ризалык бирә – чөнки күңеле тормышта ниндидер яңа сулышка мохтаҗ икәнен сизә.

Бүген Әтнә театры  Казан артының 8 районында гына түгел, бөтен республика буйлап гастрольләрдә йөри. Оештыру эшләре белән, әлбәттә инде, Ленур шөгыльләнә. Күптән түгел генә труппа Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә булып кайтты, анда Ч.Айтматовның “Гүзәлем Әсәл”ен күрсәттеләр. Мондый сәфәр турында артистлар күптән хыялланган. Татар диаспорасы белән, Айтматовның улы һәм кызы белән очрашулар, Ыссык күлдә ял итү – барысы да онытылмаслык тәэсир калдырган. Актерлар Бишкәккә самолетта очкан, сәфәрне оештыруда исә Илбашы үзе ярдәм иткән. Бишкәктә 30 елдан бирле эшләүче татар-башкорт җәмгыяте киләсе чараларга да чакырып, рәхмәтләрен укып, озатып калган. 

“Хакимият театрга булышамы?” дигән соравыма директор болай җавап бирде:

– Башлыкның  дәрәҗәсен кая гына барсак та тоябыз. Ул безгә нык ярдәм итә. Әле генә 46 урынлык өр-яңа автобуслы булдык, моңа кадәр 26 урынлык автобус бүләк иткән иде. Репертуар сайлау мәсьәләсендә хакимият тарафыннан киңәш бирү бар, әлбәттә. Габделәхәт Гыйлемхан улының зәвыгы бик яхшы. Спектакльне ошатса, мактау сүзен кызганмый, ошатмаса да, ахырынача карап бетерә дә, соңыннан гына фикерен әйтә. Гомумән, без – Әтнәнең йөзек кашы, театрыбыз өчен борчылалар. Бу – бик әйбәт фактор. Битарафлык үтерер иде...

ЙОМГАК УРЫНЫНА...

Әтнәдә иң нык театр сөюче халык яши. Ни өченме? Әйтик, һәр премьера театрда 3 көн уйнала. 250 урынлык зал шул өч көннең һәркайсында  шыгрым тулы була, димәк, премьераны 750 кеше карый. Ә бу 3 меңлек Әтнә халкының 30 проценты дигән сүз. Димәк, Әтнәдә халыкның  өчтән бере даими рәвештә театрга йөри! Казанда һәм башка зур шәһәрләрдә театрга йөрүчеләр халыкның 3-4 процентыннан артмый. 

Әтнә халкы үз театрын, артистларын ярата, үз араларыннан чыккан актерларның уенын карау өчен театрга йөри. Гомумән, бу театрны халык үзе барлыкка китергән һәм үзе яшәтә.  Чөнки бу театр халыкка кирәк – сулар һава, эчәр су кебек үк кирәк. Әтнә театры Казан арты төбәген җан азыгы белән “сыйлый”, нуры белән яктырта, туган телебезнең тәмен саклый. Бу театр киләчәктә тагын да ныгыр, труппасы көчәер, кыюланыр. Моннан соң да сәхнәгә иманлы, мәгънәле, эчтәлекле әсәрләр куелыр. Чөнки Әтнәдә башкача булуы мөмкин дә түгел...

Эльмира СИРАҖИ.

Фотолар Әтнә театры архивыннан алынды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: