Көнүзәк мәсьәлә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Путин Хөкүмәткә хезмәт хакының минималь күләме үсешен тизләтү тәкъдимен кертергә кушты
РФ Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә хезмәт хакы түләүнең минималь күләмен үстерүне тизләтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу йөкләмә 8 ноябрьдә балалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча кертелгән. Ул Кремль сайтында чыкты.
-
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләреннән булган кечкенә сабыйларга коляскалар һәм кием-салым сатып алырга, медицина тикшерүе узарга ярдәм иттеләр
Район администрацияләрендә һәр гаиләнең ихтыяҗларын ачыклыйлар – оешмалар һәм эшкуарлар ярдәмендә алар өчен әйберләр сатып алалар.
-
Казанлылар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча күчерә ала
Моның өчен камераны QR-кодка куярга яки фонд реквизитларын тутырырга кирәк.
-
Фәнзилә Җәүһәрова: Милли иҗатка рус фәне терминнары белән бәя бирү тиешле гамәлгә әверелә
«Нәтиҗәдә, татар мәдәнияте рус мәдәнияте тәэсирендә генә дөньяви үсеш кичерә алган, шактый түбән дәрәҗәле мәдәният буларак кабул ителүгә нигез салына», - диде галимә.
-
Татарстанда 25,5 мең гаилә беренче балага социаль түләүләр рәсмиләштерде
Татарстаннан 25,5 меңнән артык гаилә беренче бала туганга айлык акчалата түләүләр ала. Бу Татарстанның «Демография» илкүләм проектында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
-
Миңнеханов: Татарстан Саклану министрлыгының өлешчә мобилизацияләү йөкләмәсен үтәде
Татарстан Россия Саклану министрлыгының гражданнарны өлешчә мобилизацияләү буенча йөкләмәсен үтәде, дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Шулай итеп, республикада өлешчә мобилизация чаралары төгәлләнде.
-
Россиядә гаилә ипотекасының ташламалы программасын озайттылар
Еллык 6 процент ставка белән торакка ташламалы кредитны хәзер 2018 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр беренче баласы яки аннан соңгы балалары туган Россия гражданнары ала алачак. Алар ипотека кредитын 2024 елның 1 июленә кадәр рәсмиләштерә ала, дип хәбәр итә Россия Дәүләт Думасы.
-
Татарстанда мобилизацияләнгән ир-атның кечкенә улы белән саубуллашуы видеога эләккән
Татарстанда мобилизацияләнгән ир-атның кечкенә улы белән саубуллашу мизгелен видеога төшереп торганнар. Мобилизацияләнгән татарстанлыларның беренче төркемен бүген «Казан Экспо» базасындагы җыю пунктыннан озаттылар.
-
Туфан Имаметдинов милли спектакльләрне бәяли белүчеләр булмау проблемасын күтәрде
Казанда Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобнаяның креатив яшьләр белән очрашуында милли спектакльләрне бәяләү проблемасы күтәрелде.
-
Илсур Метшин: «Бездә яшелләндерүнең төп функциясе – эстетикка караганда күбрәк экологик»
Быел ТР башкаласын 4,5 мең югары декоратив зур агач һәм 38 мең куак бизиячәк.
-
Миңнеханов чит ил агентларын Тукай премиясенә тәкъдим итүне тыю турында карарны имзалады
Чит ил агенты (иноагент) дип танылган зат Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә алмый. Дәүләт премиясе турындагы нигезләмәгә тиешле үзгәрешләр кертү турындагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
-
Казан янындагы полигонда мобилизацияләнүчеләр танкларга каршы көрәшергә өйрәнә
Казан янында урнашкан полигонда мобилизацияләнүчеләр өчен өйрәнүләр дәвам итә.
-
1 нче ноябрьдән Казан Мэры кушуы буенча мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар бакчаларга бушлай йөриячәк
Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларны учреждениеләрдә түләүсез туклану белән тәэмин итәчәкләр.
-
Чаллыда мобилизацияләнгән гражданнарның балаларын бушлай тукландыра башладылар
Чаллы мэры Наил Мәһдиев карары белән, мобилизацияләнгән ир-егетләрнең балаларын мәктәптә ике тапкыр бушлай тукландыра башладылар. Бүгенге көндә аларның саны - 422, унысы 53нче мәктәптә укый. Алар янына бүген Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин килде.
-
Рөстәм Гафаров: «Мәктәп укытырга һәм тәрбияләргә тиеш, ә хезмәт күрсәтергә түгел»
Бүген Казанда 8 меңнән артык педагог эшли, алар арасында яшь белгечләр дә, 50 елдан артык стажлы укытучылар да бар.