Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен популярлаштыралар
14 июльдә «Черек күл» паркында Идел буе халыкларына багышланган «Древо жизни» мәдәни-агарту проекты старт ала.
-
Җырчы Айгөл Бариеваның ире Линар Юсиповны 7нче хастаханә яныннан соңгы юлга озаттылар
Линар Юсиповны Яңа татар бистәсе зиратына җирлиләр.
-
Миңнеханов: Татарстан Свердловск өлкәсенә техника җибәрүне арттырырга әзер
Свердловск өлкәсе – Татарстанның стратегик партнеры. Республика бу төбәккә йөк автомобильләре, химия һәм башка продукция җибәрә һәм хезмәттәшлек юнәлешләрен киңәйтергә әзер.
-
Санкцияләр аркасында гамәлдән чыгарылган авиарейслар өчен акчаны кире кайтарачаклар
Авиакомпания пассажирларга гамәлдән чыгарылган рейслар өчен акчаны тулысынча кире кайтарачак.
-
Сочи Сабантуеның абсолют батыры: Ял итәргә килгән җирдән җиңүче булдым
Абсолют җиңүчегә бүләккә тәкә һәм акчалата бүләк бирелде.
-
Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрасиме иртәгә Авыл хуҗалыгы министрлыгында була
Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрасиме иртәгә шимбә көнне, 25 июньдә, 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак.
-
Ринат Мөхәммәдиев Фатих Сибагатуллин турында: Энергиясе ташып торды
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Татар иле» федераль газетасының баш мөхәррире, язучы Ринат Мөхәммәдиев Фатих Сибагатуллин белән студент чакта ук таныш булуын сөйләде. Аның энергиясе артыгы белән ташып торды, дип искә алды.
-
Рөстәм Миңнеханов Якутияда «Казан» скверын ачуда катнашты
Якутияда татарлар өчен әһәмиятле яңа урын барлыкка килә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» скверына нигез салыну чарасында белдерде.
-
Песков: Путин белән туры элемтә быел соңрак булачак
Россия Президенты Владимир Путин белән ел саен уза торган туры элемтә, һичшиксез, булачак, тик бераз соңрак. Бу хакта Россия лидеры матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.
-
Якутиядә Гыйззәтулла Рәхмәтуллин-Боссоойкога истәлек тактасы ачтылар
23 июньдә Саха (Якутия) Республикасының Мегино-Кангаласский районының Мэлдьэхси авылы янында саха халкының милли каһарманы, 1920-1930 еллардагы саха халкының азатлык өчен көрәш әйдаманнарының берсе, саха халкы тарихында таш күтәрү һәм хапсагай көрәшендә тиңдәшсез батыр Боссоойкога истәлек тактасын ачу булды.
-
Төмән татарлары «Дуслык күпере» фестивалендә милли мәдәният белән таныштырды
Россия көнен төмәнлеләр шәһәрнең Төсле бульварында «Дуслык күпере» милли мәдәниятләр фестивале белән бергә бәйрәм иттеләр.
-
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов вазифасыннан китте
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Ленар Зарипов билгеләнде.
-
Миңнеханов: Йорт милкен бозган өчен гражданнарны җаваплы итүне карарга кирәк
Гомумйорт милкен бозган өчен гражданнарны җаваплы итүне карарга кирәк. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган утырышында әйтте. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.
-
Путин ташламалы гаилә ипотекасы программасын киңәйтергә кушты
Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрьгә кадәр Хөкүмәткә ташламалы ипотеканы 2023 елның ахырына кадәр баласы туган күп балалы гаиләләр өчен җәелдерергә кушты. Бу хакта Кремль сайтында чыккан боерыкта хәбәр ителә.
-
Казан Сабантуйларының абсолют батырлары!
Өч мәйданчыкта узган милли көрәштә барлыгы 253 спортчы катнашты.