Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Көн темасы

Яшел чыршы, басып торчы...

Яңа ел чыршысы беренче тапкыр 1600 елда Франциянең Эльзац провинциясендә куелган, ул кәгазь розалар белән бизәлгән булган.

1737 елдан Германия кенәзлекләрендә төрле ялтыравыклы тасмалар куллана башлаганнар. Тагын 38 елдан соң Европада ул чакта сирәк очрый торган бәрәңге бүлбеләрен алтын һәм көмеш йөгертеп бизәү модага кергән. 1815 елдан чыршыны шәмнәр белән бизәүгә күчкәннәр. 1850 елда исә Саксониядә беренче пыяла уенчыклар пәйда булган. 1877 елда Германиядә Йоханнес Эккард чыршы астына куя торган музыкаль җайланма ясаган – аны ачкыч белән борып кабызгач, чыршы вальс музыкасына әйләнә торган булган. Россиядә Яңа елны чыршы белән каршылау модасын Петр патша керткән, шулай да империянең бөтен җирендә чыршыларны унтугызынчы гасыр азагында гына куя башлаганнар. Бу традиция революциягә кадәр сакланган. СССР да Яңа елның бу символлары баштарак буржуазия атрибуты саналган һәм тыелган. Әмма 1935 елдан кабат рөхсәт ителгән. 1949 елдан 1 гыйнвар бәйрәм көн дип игълан ителгән. 

(“Fishki.net”).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев