Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Көн темасы

Рамил Курамшинның хатыны Рузалия: Дөньяда Рамилдән дә яхшы кеше юк иде

Бүген Казанда халык артисты Рамил Курамшин белән хушлаштылар.

Татар җәмәгатьчелеге Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин белән хушлашты. Музыкант кичә вафат булды. Аңа быел 75 яшь тулган иде.

«Дөньяда Рамилдән дә яхшы, зыялы кеше юк иде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Рамил Курамшинның хатыны Рузалия ханым.

Рамил Курамшин белән хушлашу мәрасимен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды. Ул филармониянең Рамил Курамшинны һәрвакытта игътибарда тотуын билгеләп үтте.

 

 

 

«Татарстан республикасы мәдәнияте, музыка дөньясы зур югалту кичерә. Атаклы баянчыбыз, композитор, тормышын милли мәдәният, сәнгатькә багышлаган Рамил абый Курамшин арабыздан китеп барды. 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли. Радио, телевидениедә алыштыргысыз аккомпаниатор булып, эшен башкара. Рамил Курамшин баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үз иҗатында кулланды», - диде Татарстан мәдәният министрының урынбасары Дамир Натфуллин.

Ул мәдәният министрлыгы исеменнән, Рамил Курамшинның туганнарының кайгысын уртаклашты. «Рамил абый, Сезнең якты гамәлләрегез безнең йөрәктә мәңгелектә калыр. Урыныгыз җәннәттә булсын», - диде министр урынбасары.

«Рамил Курамшин бервакытта да мескен булмады. Ул горур, киңкырлы шәхес иде. Ул җырчы да, композитор да, публицист та. Әмма ул иң элек – музыкант, баянчы. Рамил Курамшин татарның бөек баянчысы иде. Ул үзеннән соң гаҗәеп дәрәҗәдә киңкырлы бай мирас калдырып китте. Рамил Курамшин татар дөньясында баян өчен телевидениедә иң беренче булып концерт яздырды. Аның концертын Россия телевидениесендә дә кат-кат күрсәттеләр», - диде Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

 

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Рамил Курамшинны «милләт агасы» дип атады. «Рамил абый ихлас кеше иде. Ул бөтен гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлады. Һәрвакыт милләтнең үсеше, язмышы белән кызыксынып торды. Татар матбугатында чыккан һәр басманы үзендә туплап барды, үзенең фикерен җиткерә бара иде. Үзенең җитдилеге, үзенә генә хас булган нечкә тоемлавы белән милләтебезгә бик зур эшләр багышлады», - диде ул.

 

 

«Рамил туганыбызны озатырга шулкадәр халыкның җыелуы – аның ни дәрәҗәдә затлы, зыялы шәхес булуы турында сөйли. Мин Рамил белән күп еллар элек Илһам Шакиров янында таныштым. Ул Илһам аганың алыштыргысыз баянчысы иде. Рамил кеше буларак, сәнгать әһеле буларак искиткеч зур шәхес булды, аның күңеле һәрвакыт ачык булды. Ул һәркемне туганыдай якын күрде. Күңеленең нечкә, ачык булуына шакката идем», - диде Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев.

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев әйтүенчә, музыкант тормышта да әйбәт кеше булган. «Бервакытта да начар сүз әйтмәде. Мин аны 40 ел беләм, бервакытта да бәхәсләшкән булмады. Бер-беребездән өйрәнә идек. Мин аннан киңәшләр сорый идем. Ул яше белән дә өлкән, тәҗрибәсе дә шактый зур иде. Без аның белән дус һәм тату яшәдек», - диде ул.

 

 

Рамил Курамшинны, үз васыяте буенча, туган ягы – Түбән Новгород өлкәсендә җирлиләр.

  • Рамил Курамшинның соңгы көннәре: «Картлар йортына да урнаштырып булмады, кызганыч...»
  • Баянчы Рамил Курамшин җырлары һәм әсәрләре

  • Курамшин Рамил Сөләйман улы – Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор. 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылында туган.Казанның музыка училищесында укый, аны 1968 елда тәмамлап, Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянда уйный, 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли.
  • Укыган елларда ук Рамил Курамшин баян өчен пьесалар яза һәм шуларны радиога барып уйный. 200дән артык җырлары билгеле.«Чәчтем бодай», «Бишле» бию, «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон» һәм «Җаек күгәрчене» кебек әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казана.
  • Училищеның 2 курсын тәмамлаганда, ул радиодан чыгышлар ясый башлый. Баян өчен үзе язган пьесаларны, татар халык көйләрен эшкәртеп уйный: «Баян өчен пьеса», «Шаяру», «Концерт пьесасы», «Төймә», «Карабай», «Җыен көе». Укыган елларда ук төрле концертларда Фәхри Насретдинов, Идеал Ишбүләков, Рәйсә Билалова, Венера Шәрипова, Хәдичә Гыйниятова, Әлфия Галимова, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова кебек җырчыларга да уйнарга туры килә.
  • Аның баян өчен язган күпсанлы пьесалары музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә башкарыла, «Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы» кысаларында яшь башкаручылар тарафыннан яңгырый.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев