Безгә кунак килде рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җырлары – ил йөрәгендә
Халык рухының сакчысы булган җыр сәнгате сату-алу коралына әйләнеп калды…
-
Җир әйләнгән очучы
Туган авылы Алма-Ата күген иңләп узган самолет тавышын ишетеп үскәч, сугыш чоры баласы Миргазиян Шириазданов очучы булырга хыяллана.
-
Татар сәнгатенә чит илләр дә тартылсын
Композитор Эльмир Низамов
-
Сезгә уңыш елмайсын!
Раил Гатауллин – җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” оешмасы директоры, “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкарма директоры, кызыклы интернет проектлар авторы. Узган елның май-июль айларында Раил “90 көндә миллионер булып буламы?” – исемле интернет акциясе үткәрде.
-
«Нигез» уңыш китерә
Түбән Камада яшәүче Һидиятовлар гаиләсенә июнь аенда шатлыклы хәбәр килеп ирешә: шәһәрнең 24 нче интернат-лицеенда V сыйныфны тәмамлаган уллары Илнар “Тарас Шевченко халыкларны берләштерә” халыкара бәйгесендә, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең “Нигез” повестеннан татар телендә өзек сөйләп, Гран-прига лаек булган. Шушы көннәрдә “Мәдәни җомга” газетасының редакциясендә Илнарның әнисе Зәлия Төхвәтова, 24 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Мөхетдинова, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев һәм Илнар Һидиятов белән очраштык.
-
Разил Вәлиев: “Берлекләр эшне яхшырту өчен кирәк”
Бүгенге әңгәмәдәшебез – республиканың халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
-
Курганнан Казанга килгән...
Җырчы Ярамир Низаметдинов мәктәп музеена бүләк иткән диск "Әнкәйләргә" дип атала. Монда һәвәскәр шагыйрь һәм көйче Рафис Гаптелганиевнең шул исемдәге әсәре үзәккә куела. Яшь иҗатчы җәмгысе 30 лап җыр тәкъдим итә. Моның унлабы "Бер аваз" дуэты тарафыннан, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов белән икәүләп башкарыла. Казанның Татар дәүләт филармониясендәге бер...
-
Заманча интерьер курчаклар ясаучы
Бүген бездә кунакта заманча интерьер курчаклар ясаучы Гөлназ Латыйпова. - Гөлназ, гадәттәгечә, үзең белән якыннан танышудан башлыйк әле. Кайдан буласың? Кайда белем алдың? - Тумышым белән Түбән Кама шәһәреннән. Ирем Марсель, кызым Элина белән Казан шәһәрендә яшибез. Түбән Камада Муса Җәлил исемендәге беренче татар гимназиясендә белем алганда, параллель рәвештә 5...
-
Безнең моңны халык яратсын!
Кунагыбыз - 50 яшьлек юбиляр композитор Илһам Байтирәк - Илһам әфәнде, сүзне шуннан башлыйк: сезнең музыкагыз моңлы, аһәңле һәм абсолют тональ. Югыйсә, әйләнә-тирә мохиттә бер дә гармония юк, ул стресс һәм проблемалар белән тулы. Сезнең иҗат һәм илһамның чыганагы нидә? - Табигать бай, анда фәкыйрьлек юк. Ул үз-үзен чистартып яши....
-
Үзгә Су анасы белән Шүрәле
Интернет челтәрендә бик үзенчәлекле, матур рәсемнәргә тап булдым. Алардан ниндидер эчке җылылык бөркелә иде. Авторы исә Югары Ослан районының Татар Мокылы авылында туып-үскән Алия Хәбибуллина булып чыкты. А.Хәбибуллина туган авылында 11 еллык мәктәпне тәмамлаган. Активист һәм мәктәп "президенты" булган. Бүген Казан федераль университетындагы Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының III...
-
Татарлык телдә генә булмасын
Милли бизәкләр төшереп тегелгән кием-салым, көнкүреш әйберләре, йорт җиһазлары соңгы елларда сатуга чыкты. Бу юнәлештә сәүдә иткән интернет-кибетләр дә ачылды. "Ансат" ширкәте әнә шундый милли рухтагы оешмаларның берсе. Төп җитештерү цехы Казанның Борисково бистәсендә урнашкан. "Ансат"ның җитәкчесе Рәшид Хәсәншин бик уңган ир-егет, әмма бик тыйнак, үз хезмәте, яулаган үрләре турында...
-
Чәчәкләр студиясендә кунакта
Казан үзәгендә апалы-сеңелле Гөлнар Фәйзрахманова белән Диләрә Гадеева булдырган "Милли" чәчәкләр студиясе эшләп килә. Гап-гади чәчәкләр салоны гына түгел ул. Бу студиядә, исеменә җисемен китереп, чын татар рухы чолгап ала. Студиядә Гөлнар оештыру эшләрен башкара, ә Диләрә - чәчәкләр телен аңлаучы төп флорист. - 6 февральдә студиябезгә ике ел булды....
-
«Ут кыз» бездә кунакта
Ярышларда җилдән җитез җилдергәнгә күрә, 1961 елгы йөгерешче Фирая Солтанованы Актаныш районының Түке авылында: "Ут кыз!" - дип йөртәләр. Мондый дан аны алтынчы класста белем алганда, район мәктәпләре укучылары арасындагы узышта беренче урынны яулагач "куалап тота". Шуннан соң шигырьне яттан сөйләп сәхнәдә еш күренгән кызның артист булырга теләү хисе сүрелә...
-
Фатыйх СИБАГАТУЛЛИН, Вахит ИМАМОВ: Безнең ачы тарих сабаклары
Күңелләрне сызландырып, янә Хәтер көне үтеп китте. Нәкъ без алдан фаразлаганча, быел да матәм көненә ике-өч йөздән артык кеше җыелмады. Быел аны Казансу буендагы милли-мәдәни үзәк янында качып-посып түгел, ә үзәктәге Камал театры мәйданында уздырырга да рөхсәт бирделәр югыйсә. Ни үкенеч, бүгенге заман милләт ул һәм кызларының хәтере, бер саплам...
-
ГАГАУЗ МӘДӘНИЯТЕ КӨННӘРЕ
15-17 мартларда Татарстанда гагауз мәдәнияте көннәре булып узды. Шактый еракта һәм сәяси тормышы үтә дә катлаулы, тотрыксыз барган Молдова дәүләтендә гомер итүче кардәш милләт вәкилләренең гаять зур делегация белән республикабызга килеп төшүе көтелмәгән бер хәл, әмма бик тә сөенечле бер вакыйга булды. Гагаузларны без төрки халыклар дөньясының бер кавеме итеп...