Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Татар холыклы Мәрҗани

Казан Кремле музей тыюлыгының “Манеж” залында “Шиһабетдин Мәрҗани. Татар холкы” дип исемләнгән күргәзмә ике айлык ачылды. 

Мәрҗани хәзрәтләрен татар халкының тарихын яза башлаучы галим дибез. Моннан тыш ул дин белгече, хаталанучы муллаларны туры юлга салучы, татар милләтен Европа халыклары белән беррәттән күрергә теләп вәгазь укучы, педагог, имам-хатыйб, мөдәррис, зур гаилә башлыгы да. 

Бервакыт хәзрәт Хаҗ сәфәренә юл тота. Юлы Истанбул, Каһирә, Мәдинә, шәһәрләре аша үтә. Ул шәһәрләргә килеп җитмәс борын, хәбәре алдан барып җитеп, һәр җирдә аны шәһәр башлыклары хөрмәтләп кабул итә, китаплары хакында сораша. Шиһаб хәзрәт аларга ислам дөньясының төньякта балкыган якты йолдызы булып тора.

Хәзрәт гаять таза холыклы ата булган. Кызлары Галия, Гайшә, Һаваны кияүгә бирүне тәмам нечкәләп башкарган. Никах алдыннан кияүләргә кызлары өстенә хатын алмаска, ерак җирләргә күченеп китмәскә шарт куя. Балалары мөкәммәл тәрбияле, гүзәл холыклы була. Чөнки һәммәсенең дә тәрбиясенә күп көч сала: үзе дини белем бирә, “учитель”ләрдә чит телләр укыта, музыкага өйрәтә.

Яшь чагында ук хәзрәт бик тәвәккәл һәм  мәсләкле баһадир була. Казан мәдрәсәләрен тәмам итеп, Бохарага, Сәмәркандка гыйлем алырга юл тотканда, юлда барганда ук китаплар, тартмалар ише вак нәрсәләр сатып, үзенә бер хөҗрә сатып алырлык акча юнәтә. Бохара, Сәмәркандта мөгаллимнәре биреп җиткермәгән гыйлемнәрне үзлегеннән китапханәләрдә ала. Кайсы гына китапханәгә керсә дә анда татар милләте хакында мәгълүмат җыя, гомере буена гарәп-фарсы чыганакларыннан, үзебезнең халыкны өйрәнә. Татарларның килеп чыгышы мәсьәләсенә керткән ачыклык – Мәрҗанинең зур казанышы. Милләт үсеше өчен төп шартлар дип, ул тел чисталыгы, дин тоту, мәгариф үсешен билгели. Габдулла Тукай да, Фатыйх Әмирхан да, Риза казый Фәхретдин  имамның тәвәккәллек, кыюлык һәм мөстәкыйльлек кебек сыйфатларын ассызыклый. 

Имам булып тору дәверендә үз мәхәлләсе кешеләрен тәрбияләвенә бер мисал. 

Бервакыт хәзрәтне Ибраһим бай ашка чакыра. Гөнаһ шомлыгына каршы шул көнгә дип,  бер фәкыйрь кеше дә ашка чакыру җибәргән була. Хәзрәт чакыруларның икесен дә кабул итә, ярар, килермен, ди. Ибраһим бай, хәзрәт ул фәкыйрьне санлап тормас, туры миңа килер дип исәп итә. Әмма Мәрҗани хәзрәт башта фәкыйрьгә бара, аның күңелен күрә. Коръән укый, вәгазь сөйли. Эшен бетергәч, соңарып кына Ибраһим байга бара. Шулай итеп хәзрәт гыйлемнең, ихласлыкның байлыктан өстен торуын күрсәтә. Бу хәлгә Ибраһим байның бик нык ачуы чыга. Әмма, бигайбә, гыйлем-мәгърифәт алдында байлар көчсез... 

 “Мәрҗани хәзрәте озын буйлы, тулы гәүдәле, суык чырайлы, вәкарьле, гаять мәхәббәтле, мәҗлесләрдә аз сүзле, бер нәрсәгә караганда текәлеп караучы вә туры сүзле, һәркемне бер дәрәҗәдә сөючән. Үз сүзен булдыруны бик тә теләүче вә моның өстенә никадәр авыр булса да, үзенә каршы туры сүз әйтелсә – аны кабул итүчән иде”, – дип яза Габдрахман Гомәри.  Гыйлемле кешенең үз кадерен белергә тиешлеген хәзрәтнең тормыш итүенә карап беләбез. Ул һәрвакыт пар ат җигеп йөри, йорты башкаларныкы кебек үк агачтан булса да, капкасы биек һәм таштан була. Казанда бер мәчет ачылса, әүвәлге намазга Мәрҗани хәзрәтләре имам тора, вәгазьне ул сөйли. 

Хәзрәт гыйлемне күп тарата, үзе мәдрәсә салдыра, Учительская школада дәресләр бирә. Моннан тыш матбугат эшенә дә катнаша. Шәһәреддин Шәрәф исемле замандашы аның турында: “Гомерендә барлыгы 8-9 мең бит чамасы, утызга кадәр төрле китап вә мәкаләләр язган”, – дип терки.

“Исмәгыйль әфәнде Гаспралы, газета басуга ният иткәндә, киңәшләшү һәм алучылар табу өчен Казан шәһәренә килеп, кемгә киңәш итсә дә, “Булмас эш артыннан йөрисез”, – дип Исмәгыйль әфәнденең гайрәтен сүндерерләр. Шул вакыт Гаспралы, Мәрҗани хәзрәтләренә кереп шул турыда киңәшләшкән. Мәрҗани хәзрәтләре: “Әфәндем, сез исә бик мөһим вә тәрәккыятебез юлы булган эшкә турыдан-туры керештегез. Җәһабе Хак ярдәмчегез булсын,  уегыздан кайтмый тырышыгыз, ихтимал, киләчәге хәерле булыр”, – дип Исмәгыйль әфәндене уйлаган эшенә өнди һәм кыздыра”. (Х.Мөхәммәдкяфи сүзләре).

“Без, бүгенге татарлар, Мәр­җанине белмибез.  Ул безгә үзенең чалма-чапаны белән тарихта калган бер һәйкәл кебек кенә. Мәрҗанине “бөек” дибез.  Нәрсәсе белән бөек? Моңа галимнәр дә җавап бирми. Әлеге күргәзмә милләт атасын халыкка якынайту максатыннан оештырылды.  Шуңа күрә дә “Ш.Мәрҗани. Татар холкы” дип атадык”, – ди “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Исламият музее мөдире Илнур Низамиев.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА

.Ильмира Гафиятуллина фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев