Мәдәни җомга

Милли музейда Толстой ядкәрләре

Бөек рус язучысы, мәгърифәтче Лев Толстойның хәяты Казан белән нык бәйләнгән: аның биредә үсмерлек һәм яшьлек  еллары уза (1841-1847). Булачак әдип  нәкъ менә  Казанда шәхес булып формалаша. Лев Толстой Казан Император университетында укыганда үзенең мәгълүм көндәлеген алып бара башлый. Тормышының бу чоры соңыннан аның “Балдан соң”, “Алпавыт иртәсе” әсәрләрендә, “Балачак”, “Үсмерчак”, “Яшьлек” трилогиясендә чагылыш таба.

Лев Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан Татарстанда республика мәктәпләрендә, музейларында, мәдәният учакларында язучыга багышланган төрледән-төрле чаралар үтә. Татарстан Милли музеенда Лев Толстой – Милославский архивы да экспонатларының кызыклы тарихы белән җәлеп итә. 

Толстой-Милославский нәселе – Толстойларның бер тармагы. XVIII гасырда аларга танылу нәкъ менә  Милославскийлар белән туганлык аша килә. XVII гасыр­да Петр Толстойның (Лев Толстойның бабасының бабасы) әтисе Андрей Толстой патша Алексей Михайловичның хатынының туганнан туганына өйләнә. 

Андрей Толстой патша сараенда хезмәт итә, аннары Зөядә һәм Түбән Новгородта воевода була. Шулай ук Толстой-Милославский нәселе Казан губернасы белән дә бәйле. Бу якларда аларның күп санлы утарлары булуы билгеле.

Архив 1917 елга кадәр Казан губернасы Чистай өязенә кергән Мурзиха авылында Лев Толстой – Милославскийларның нәселдән килгән утарларында сакланган. Аны Чистай крайны өйрәнү музее мөдире А. Булич табып ала. Архивны 1933 елда Казанга алып китәләр. Аның зур өлеше хәзерге Милли музей фондларына тапшырыла, ә беркадәре ТАССР дәүләт архивына бирелә. Бу архив белән музейның сәнгати һәм документаль чыганаклар бүлеге фәнни хезмәткәре Ольга Захарова һәм музей ядкәрләрен исәпкә алу һәм комплектлау бүлеге фәнни хезмәткәре Наталья Смирнова таныштырды.

Архивның музейга бирелгән өлешендә 148 документ исәпләнә. Алар арасында милек сатып алу документлары, җиргә ия булу, милек тапшыру, балык тотуга рөхсәт кәгазьләре, кабала язмалары һәм башкалар бар. Бу ядкәрләр Россиядә крепостной хокук булуы, хуҗалык һәм милек эшчәнлеге ни рәвешле алып барылуы турында да сөйли. Алар шулай ук Россиядәге  канцелярия сәнгате үрнәге дә. Сирәк очрый торган әлеге кулъязма документлар – төргәк-баганалар,  су билгеләре төшерелгән кәгазьдә, хәрефләрне бормаландырып, йөгерек язу стилен кулланып, үләннән эшләнгән куе көрән төстәге язу карасы белән кәгазьгә төшерелгән. Алар арасында бер төргәк-багана – патша сараенда хезмәт куючы И. Толстойга бирелгән кабалалы Ф.Игнатьевка кабала язмасы. “Бу документ XVI-XVII гасырларда канцелярия эшләрен алып баруның ачык өлгесе”, – ди Ольга Захарова. Архивта иң борынгы документ булып, качкан кабалалы колның кире кайтарылуы турында В. Толстойга бирелгән “Мировая полюбовная запись” санала. Ул 1630-1631 елларга карый. Архивта иң кызыклы ядкәр, мөгаен, Лев Толстойның хәрефләр белән язылган портретыдыр. Аның беренче карашка хәрефләр белән язылуы да беленми. Портретка исә “Крейцерова соната”ның 13 нче бүлеге күчерелгән.  Портретның сул почмагында рус телендә “Нашир С.Б. Хазин милке” Одесса.” дигән сүзләр бар. “Бу кеше турында мәгълүматлар бик аз сакланып калган. Аның хәрефләрдән портрет ясау­ны үзләштерүе талантлы шәхес икәнен күрсәтә”, – ди Наталья Смирнова. Чехов һәм Горькийның да шундый техника белән ясалган сурәтләре булуы мәгълүм.  

Портрет үзе фондка 1951 елда Казанда яшәүче Ф.Горшуновтан (Горшенев) килеп кергән.

Архив елдан-ел тулылана бара. Әйтик, 2006 елда Толстойларны өйрәнүче галим Константин Ломуновның кызы Анна Ломунова әтисенең 9000 берәмлектән торган зур коллекциясен бүләк иткән. Алар арасында Л. Толстойның кул таягы да булган. Белгәнебезчә, Толстой җәяү йөрергә яраткан, аны көндәлек шөгыль иткән. Язучының  хәтта Мәскәүдән Ясная Полянага да җәяүләп баруы теркәлеп калган. Әлбәттә, язучы үзенә иптәш итеп кул таягын ала торган булган. Тора-бара бу таяклар шактый ишәйгән. Бу затлы куе көрән төстәге, шома таякның исә Ломуновларга килеп эләгүенең үз тарихы бар. Толстойларның Ясная Полянадагы йортында сакланып калган бу кул таягын К.Ломуновка Алеша Сергеенко (аны Толстойлар арасында шулай дип атап йөрткән) бүләк иткән. Галим аны бик кадерләп саклаган һәм урамга йөрергә чыкканда берничә тапкыр гына үзе белән дә алган.

Билгеле булганча, Лев Толстойның “Крейцерова соната” повесте цензура тарафыннан тыелган булган. Әсәр беренче тапкыр Женевада басылып чыккан, әмма Россиядә аны нәшер итәргә ул вакытта да рөхсәт булмаган. Шуңа повестьны үзара бер-берсенә йөртеп, күчереп язганнар, шушы рәвешле ул бик тиз таралган. “Крейцерова соната” йогынтысында күп кенә тәнкыйди, әдәби, публицистик әсәрләр язылган. Повесть йөзләрчә, меңнәрчә тапкыр күчерелгән. Лев Толстой – Милославский архивында да шундый дәфтәрләрнең берсе саклана. Әсәр 190 битлек калын дәфтәргә вак кына энҗе кебек тезелгән хәрефләр белән күчерелгән. Әмма аның кем кулы белән эшләнүе билгесез. Дәфтәрне архивка 2013 елда язучының 185 еллыгы уңаеннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Качалов театры музеен оештыручы Юрий Благов тапшырган. Дәфтәр әүвәлрәк актер, режиссер, педагог Игорь Ингвар  (чын фамилиясе Линсцер) архивында сакланган. Аңа дәфтәр әтисе әдәбият белгече, профессор Герман Линсцердан калгандыр, дип фаразлыйлар.

Шушы көннәрдә архивка бик тә күркәм тагын ике экспонат – Лев Толстойныкы дип уйланылган бәллүр графин һәм мендәр килеп кергән. 1920 елларда Толстой мирасын саклаучы, редактор һәм нашир В. Чертков графинны һәм мендәрне дусты Елена һәм Владимир Чистяковларга туй бүләге итеп тапшырган булган. Е.Чис­тякова үзенең вафаты алдыннан якын туганнары Любовь Голованова белән Алина Петровага мирас итә. Алар исә аны музейга китерә.

Сөембикә КАШАПОВА.
 

Фотографияләр Милли музейның матбугат үзәгеннән алынды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: