Мәдәни җомга

Меңәрләгән төртке белән...

Җәяүлеләр юлына әйләнгән Бауман урамына рәссам ­Ф.Гаимовны эзләп килүчеләр бар.

Карандаш белән ясаган портретыннан канәгать калучылар аның игътибарына кат-кат юлыгырга тели. Әмма Фәрит Хәмит улының һөнәрдәшләре соңгы вакытта мондый очрашуны вәгъдә итми. Август ае уртасында, 70 яшьлеген каршыларга җыенган мәлдә, аның көтмәгәндә дөньядан мәңгелеккә китүен әйтеп тетрәндерәләр.


Югыйсә, Казан рәсем сәнгате училищесын (1973) тәмамлаган, төзелеш оешмаларының берсендә озак еллар рәссам-бизәүче булып эшләгән, Россия Рәссамнар берлегенә (2005) кабул ителгән оста туган көненә шәхси күргәзмәсен ачу турында хыялланып йөри. Гвардия урамының 10 нчы йортында Илдар Зарипов исемендәге күргәзмәләр залы җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бара. Берничә йөз картинасы арасыннан игътибарга лаеклы иҗат эшләрен барлый. Тик финишка җитәргә ике ай калгач, хыялларны челпәрәмә китереп, соңгы сулышын ала. Шунлыктан туган көнне һәм күргәзмәне Фәрит Гаимовның үзеннән башка гына уздырырга туры килә. Моңа рәссам хатыны Гөлнур ханым, Казандагы кызы Гүзәл, Алабугадагы улы Рамил, бертуганы – рәссам Рәшит Гаимов зур көч куя.

Күргәзмә залы методисты Азиза Абдраимова әйткәнчә, 28 сентябрь-2 ноябрь көннәрендә тамашачыларга рәссамның 25 ләп картинасы тәкъдим ителә. Аларга күз салгач, Фәрит Хәмит улының портрет, пейзаж, тарихи биналар ясау остасы булуы күренә. Әлеге иҗат эшләренә күпләр сок­ланып карый.  Залга  сукмак салган Людмила Попова, сәнгатьне яратучылар фикеренә  кушылып, истәлекләр кенәгәсенә: “Гаимовның күргәзмәсе искитәрлек, – дип яза. – Авторның пуантелизм ысулы белән эш йөртүе шаккатыра. Табигать күренеш­ләре белән танышканда, күңел рәхәтлек хисләре кичерә. Көзге илһам чагылышы төрле төсләр матурлыгы аша күренә. Искитәрлек тамаша!”

Пуантелизмга киңрәк тукталсак, әлеге үзенчәлек Франциянең рәсем сәнгатенә хас. Монда аерым күренеш тукымага меңәрләгән төртке белән төшерелә. Әлеге оптик гәүдәләнеш катлаулы техника төренә кертелгәнгә күрә, пуантелизмга мөрәҗәгать итүчеләр сирәк. Фәрит Гаимов, чит илнең иҗат киңлекләренә үтеп кереп, Татарстанда моның белән шөгыльләнгән бердәнбер рәссам. Шуңа күрә аның төрткеләр белән чуарланган картиналары рәсем сәнгате фондлары өчен табыш булып тора, шәхси тупланмаларда югалмаслык урынын ала. 

Б.ХӘМЗИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: