Мәдәни җомга

Хәбәрсез югалганнар музейныкы түгел

Михаил Черепанов - “хәбәрсез югалган”, тиешле орден-медален алмаган фронтовик туганнарының дусты

“Хәбәрсез югалган”, тиешле орден-медален алмаган фронтовик туганнарының дусты ул. Эзтабар Михаил Черепанов, өзелгән өметне ялгап, аларга Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатның, офицерның соңгы сулыш алган урынын ачыкларга, бүләкләү кәгазе белән танышырга булыша. 


Михаил (1960) тумышы белән Төмән өлкәсенең Ишем шәһәреннән. Үскән җире – Киров өлкәсендәге Лянгасово станциясе. Әтисе Валерий монда тимер юл машинисты булып эшли. Әнисе Юлия мәктәптә укыта.  Өлкәннәр 1978 елда урта мәктәп тәмамлаган Мишаны Казанга чыгарып җибәрә. Тырыш егет Татарстан башкаласындагы университетның тарих-филология факультетындагы журналис­тика бүлегеннән кызыл диплом (1983) алып чыга. “Татарстан коммунисты” журналына эшкә кабул ителә. Журнал исемен “Татарстан”га үзгәрткәч, хезмәт юлын ТР Министрлар Кабинеты каршындагы “Хәтер китабы” редакциясенә (1990) ялгый. Эшче төркем җитәкчесе вазифасына билгеләнә. Мөхәррир Анатолий Иванов компьютер алып биргәч, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган яугирләрнең исемлеген төзергә керешә. 350 меңләп татарстанлының исемен татар һәм рус телләрендә мәңгеләштергәндә, 28 том мәгълүмат туплый.  СССР­да: “Архив белешмәләрен юкка чыгарырга”, – дигән яшерен күрсәтмә бирелгән заманда, Татарстан хөкүмәте булышлыгы белән Оборона министрлыгы ризалыгын алып, хәрби комиссариатларда сакланган 200 меңләп үлем язуын күз уңыннан уздыра. Кулына типографиядә басылган “Хәтер китабы” килеп кергәч,  М.Черепанов аны Мәскәү, Ленинград, Смоленск, Тверь, Калуга... өлкәләре белешмәлекләренә алыштыра. Әлеге “чит” исемлекләрдән тагын 50 меңләп Татарстан вәкилен эзләп таба.

Исемлек төзелә башлагач, бер аңлашылмаучанлык килеп чыга. Һәлак булганнарга һәм хәбәрсез югалганнарга аерым китап чыгару фикере баш калкыта. Әмма мөхәррир Анатолий Иванов, ТР хөкүмәтенең карарын чыгартып, уртак белешмә нәшер итүгә юл ачыша. Монда Татарстанда туучылар, читтән килеп яшәгәндә, эшләгәндә республикадан фронтка чакырылучылар, гаеп белдерелмәгән әсирләр хәбәрсез югалучылар бергә теркәлә. Аларның һәркайсының хокуклары тигезләшә, һәркем сугышта катнашучы булып санала.  Моңа ирешү өчен, башта Татарстан Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 60 мең хәрби әсир эшен карап чыгарга туры килә.  Шуннан соң аларның өчтән беренең туган җиргә исән-сау әйләнеп кайтуы билгеле була.

“Китапны алфавит тәртибендә Татарстан буенча чыгарыргамы, әллә тупланманы аерым районнарга багышларгамы?” – дигән сорау да уйландыра. Буталмас өчен төбәкләр белән эш йөртүгә өстенлек бирелә. 

Фамилияләре ялгыш язылган татар солдатларын, офицерларын хаталардан арындыру да бер тын белән генә хәл ителми. Русча тутырылган үлем язуларындагы төгәлсезлекләрне ничек бар шулай калдырырга теләүчеләр күренә. Тик эшче төркем җитәкчесе М.Черепанов Валяевнең – Вәлиев, Американовның – Әмирханов, Давлетчикның Дәүләтшин... икәненә кире  каккысыз дәлилләр таба. Шәһәр, район, авыллардан эзтабарлар җибәргән хәбәрләр моның шулай булуын раслап тора.  Нәтиҗәдә үлем язуын ашык-пошык сырлаганда җибәрелгән тупас ялгышлар төзәтелә.

Өйләргә үлем язуы җибәрелеп тә, исем-фамилияләре каберташка уелып та авыр яралардан терелеп кайткан 17 мең якташның “һәлак булганнар” төркеменә эләгүе дә билгеле. Шулай да моннан фаҗига ясарга кирәкми. “Үлеп терелү” күренеше – Бөек Ватан сугышы елъязмасының кеше ышанмаслык бер вакыйгасы ул.

Иң мөһиме – хаталары, төзәтмәләре белән “Хәтер китабы”ның 28 томы өйләргә тарала. Кайгыны чагылдырган кара тышлы белешмәлектән туган-тумачаларны эзләү, табу, таптыру башлана. Игътибар җитеп бетмәгән өчен гафу үтенеп, өстәмә җыентыкка онытып калдырылган исем-фамилияләр өстәлә.

Төп эшчәнлек төгәлләнгәч, 2007 елда редакциядә хезмәткә түләү туктатылгач, М.Черепанов Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипованың чакыруын кабул итә. 2005 елда Казан Кремлендә ачылган Бөек Ватан сугышы мемориал музеена мөдир булып килә. Монда яңа җитәкчегә музейның экспонатлар туплау, аларны тасвирлау, саклау, халыкка күрсәтү үзенчәлеге аңлатыла башлый. Әмма эзтабарлык кодрәте канына сеңгән Михаил  “хәбәрсез югалганнар” мәсьәләсеннән дә читләшә алмый. Күп дистә еллардан соң мәрхүмнәрнең язмышына ачык­лык кертеп, аларның туганнарына һәлак булган урын күрсәтелгән таныклыклар тапшырырга керешә. Баштарак алар берәмтекләп бирелсә, Оборона министрлыгы фонды ишекләре киңрәк ачылгач, боларның саны йөзгә, меңгә  җитә. Фронтта һәлак булганнарның туганнарына акча түләнү ихтималы турындагы хәбәрләр килеп ирешкәч, Казан Кремлендәге музей  ишеге төбендә иртәнге биштән чират төзелә башлый. Халык Мәскәүдә Ленин мавзолеена килгән шикелле агыла. Аларның барысы да, экспозиция заллары аша үтеп, баеп китүгә өметләнеп, Михаил Валерьевичның ишеген шакый. Аптырагач, Кремль ишегалдында уңайсызлык китереп чыгармас өчен, М.Черепановны вакытлыча Милли музейның  төп бинасына күчереп торалар. Ташкын тынып калгач кына, мөдир төп эш урынына кайта. Ә мәрхүм яугирләрнең туганнарына акча түләүгә кагылышлы сораулар камыр шикелле кабара. Тик музей хезмәткәре мондый эшчәнлек белән шөгыльләнергә тиешме соң? Моңа волонтерларны,  ветераннарны җәлеп итәргә кирәкме? Җәмәгатьчелек  күтәргән мәсьәләләрне фронтовикларны озаткан хәрби комиссариат үз җаваплылыгына алырга бурычлымы? Болай ­дисәң, аларда кыскарту бара бит, берничә район­га бер генә хәрби комиссариат кала. Шушындый кысынкы, киеренке шартларда нишләргә? “Хәбәрсез югалган”нарны эзләү эшенә кемнәрне җәлеп итәргә?

Монда күп сораулар җавапсыз кала. Ә туганнарын эзләп йөрүчеләр ярты юлда тукталып калмый. Михаил Черепановны эзләп, республиканың төрле төбәкләреннән Кремльгә һаман киләләр. Ул аларны борып чыгарырга уңайсызлана. Казаннан әфганчы Ринат Хәбибуллин белән “Сугышчан дан клубы” берлеген оештыра да биргән белешмәләрне шул оешманың мөһере белән  раслап тапшыра.  

– Россиянең Оборона  министрлыгы да эзләү батальоны булдырды, – ди эзтабар. – Ул, казу эшләре алып баруны күздә тотып,  800 эзләүчене берләштерә. Россия Президенты аппараты кайгыртучанлыгын тоеп тернәкләнә. Мәскәү мондый хәрәкәтне башлап җибәргәч, билгеле, аннан Татарстан да читтә калмый. Кәгазьдә 600 эзләү отряды барлыкка килә. Тик матур хисап бирелсә дә уңай нәтиҗә генә күрелми. “Хәбәрсез югалганнар”ны эзләүчеләр, нигәдер, бүген дә “Сугышчан дан клубы”на сугыла.

Моны белә торып, 2019 елның маенда М.Черепанов мөдирлектән азат ителә, ярты хезмәт хакына калдырыла.  Гәрчә гаризаны “үзе теләп” язса да, ул методист эшенә рәхәтлектән бармый. Эзләү хәрәкәтенә кушылган, поездга билет  алган 70 укучыны язмыш кочагына ташламас өчен, экспедициягә бару хокукын даулап, чираттагы кисәтү алымын кулланышка кертә. Моңарчы язылган гаризалары ертып ташланса да, аның соңгы үтенече канәгатьләндерелә. 

– Бер караганда җитәкчелекнең ерак юлга чыгарып җибәрер­гә теләмәвен аңларга да була, – ди М.Черепанов. – Музейда ремонт бара. Әмма ул күз буяу өчен генә оештырыла кебек. Монда мөдирнең фикерен исәпкә алучы юк. Мәсәлән, электр кабызгыч-сүндергечләре күрше музейда тора. Төрек төзүчеләре шулай эшләп киткән. Җитмәсә, ут еш кына сүнеп, кыен хәлдә калдырган электр челтәренең сызымын да табып булмый. Моны яңарту өчен сметада акча каралмый. Югыйсә, электрикны бер чакырып китерү,  зарны сөйләү өчен генә дә 5 мең сум акча чыгарып салырга туры килә. Монда сүз 4 заллы музейның куркынычсызлыгы турында бара ич. Әмма моны аңларга теләүче юк. Әгәр ул-бу килеп чыкса, икенче каттан качып котылып булмаячак бит.

Директор тарафыннан: “Ул тарихчы түгел, зур белемле журналист”, – дип бәяләнгән тынгысыз М.Черепанов үзе белән эшләгән хезмәттәшләренең кагылып-сугылуына да борчыла. Чөнки май-сентябрь айларында мөдир вазифасын башкарган, сугыш чоры балалары клубы эшчәнлеген җанландырып җибәргән, аралашуның  татарча мохитен булдырган Әлфия Шәрипова җитәкчелек эшеннән азат ителә. Шуннан соң аны яраткан хезмәтеннән башка җиргә күчерү мәсьәләсе көн тәртибенә куела. Фәнни хезмәткәр Альбина Саттарованы да шундый ук күченү көтә. Бөек Ватан сугышы мемориал музеен болай “туздыру” нигә кирәк? Октябрь аеннан мөдир йөген тарта башлаган эзтабар, фотограф Александр Александров эшчәнлеген булганны бетерүдән башламыйдыр бит?

Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова биргән аң­­латмага караганда, М.Черепанов унике ел мөдир булганда, эштән азат итүне сорап, алты мәртәбә гариза яза. Хәзер ярты хезмәт хакына методист булып кала. “Хәтер китабы”, “Каһарманнар” залларында эшчәнлек алып бара. Җитәкче фикеренчә, М.Черепановның хәтер маршы үткәрүе, сугышчыларның бү­ләкләү кәгазьләрен эзләп табуы да зур хезмәт, әмма ул музейчы вазифасы түгел. Шуңа күрә тәнкыйть сүзләре ишетелә дә. Директор белдергәнчә, Михаилның хезмәттәшләре Әлфия Шәрипова белән Альбина Саттаровага күнегелгән эштән башка урынга күченүдән дә фаҗига ясарга кирәкми. Әлфиягә, өйрәнер өчен, Милли музейда фронт хатлары җитәрлек. Альбинага, методика бүлегендә, Бөек Ватан сугышы темасы буенча эшчәнлек җәелдерергә шартлар булачак. Электр утына килгәндә, ул да сүнеп аптыратмый икән.

Язмышлар менә шулай языла. Баксаң, Михаил Черепанов ишеткән меңәрләгән рәхмәт сүзләре белән кемнәрдер тарафыннан белдерелгән сыңар тәнкыйтьне берничек тә чагыштырырлык түгел. Әгәр аларны “үлчәп” карасаң, өстенлек һичшиксез тырыш һәм булдыклы эзтабарга биреләчәк. Фикерле, үз сүзен теләсә кайсы даирәдә әйтә белгән мөдир янәшәсендә хезмәт куйган Әлфия белән Альбина да мондый шартларда читкә этәрелмәячәк. Әмма кеше кадере булмаганда, язмышлар күрәләтә ботарланганда, моңа ирешү бик кыен. 

Хәзергә шуңа гына шатланырга кала: 4 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты М.Черепановның дистә еллар буе алып барган эшчәнлеген хуплаган боерыгын игълан итте. Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган документтан күренгәнчә,  Бөек Ватан сугышында илне саклаганда һәлак булган һәм хәбәрсез югалган Татарстан яугирләре турында мәгълүмат туплаган өчен “Сугышчан дан клубы”на субсидия биреләчәк. Шул нияттән Министрлар Кабинетының резерв фондыннан Мәдәният министрлыгына 2046,5 мең сум акча җибәрелә. Инде: “Бу сумманы күчергәндә тоткарлык кына килеп чыкмасын, акча  башка максатларга сарыф ителмәсен”, – дип теләргә кала.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: