Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туган илнең ирке хакына Биргән антын бозмас халкына!

Ана үрдәк бәбкәләре белән,  Ә син ялгыз үзең барасың,  Син, көнләшеп аның бәхетеннән,  Моңсу гына озатып каласың.

               Абдулла АЛИШ

КӨТМӘ ИНДЕ, КӨТМӘ...

              Әнигә багышлыйм

Ана үрдәк бәбкәләре белән, 
Ә син ялгыз үзең барасың, 
Син, көнләшеп аның бәхетеннән, 
Моңсу гына озатып каласың.

Кая китте синең балаларың, 
Арыслан күк батыр улларың? 
Өмет белән һаман күзәтәсең, 
Кайтырлар, дип, киткән юлларын.

Былтыр койган алма какларын син, 
Чикләвекләр җыеп киптереп, 
– Аларга! – дип, һаман саклыйсыңмы, 
Сагыш белән көтеп, тилмереп?

Төшләреңдә һаман алар белән, 
Көндезләрен укып хатларын, 
Теткәләнгән кәгазь битләренең 
Һәрбер сүзен инде ятладың.

Язлар килер чәчәк исе бөркеп, 
Сыерчыклар кире кайтырлар. 
Яңарырлар шунда йөрәгеңдәге 
Бертуктаусыз янган кайгылар.

Бал кортлары очар, күбәләкләр 
Берсен-берсе куышып уйнарлар. 
Чәчәкләргә күмелеп торсалар да, 
Куандырмас сине тугайлар.

Җир тетрәткән давыл уты, бәлки, 
Карлар белән эреп югалыр, 
Дөнья тынып калыр. Йөрәкләрдә 
Кавышу хисе кабат кузгалыр.

Өчесенең берсе кайтмасмы, дип, 
Син көтәрсең һаман аларны, 
Ишек каккан саен кочакларга 
Хәзерләнеп сөйгән балаңны.

Көтмә инде, көтмә, изге карчык, 
Җир куенында ята улларың, 
Чәчәкләргә биреп, илгә булган 
Мәхәббәтле керсез уйларын.

 

                Рәхим САТТАР

ӘНКӘМ

Бәлки, син дә хәсрәт чигәсеңдер, 
Сатылган, дип, улым дошманга. 
Юк хәбәргә һич тә ышанма!

Аяк бәйле бүген, кул богаулы, 
Ашар ашлар, ширбәт агулы, 
Торак суык, ләкин тәмугы 
Ул гомернең. Канат кагуы 
Биредә мөмкин түгел күңелгә, 
Хәсрәт ята бүген күңелдә. 

Талпынса да күңел, ни файда бар 
Батырларын җуйган иленә?! 
Тагын кылыч тагып билеңә, 
Чыксаң иде дошман янына, 
Байрак кагып көрәш тавына!

Дөрес түгел, ялган хәбәр ул, 
Балаңа бер иманыңда бул! 
Сиңа биргән изге антында, 
Туган илнең ирке хакына 
Биргән антын бозмас халкына!

 

                       Муса ҖӘЛИЛ

ШАГЫЙРЬ

Төн утырып шагыйрь шигырь язды, 
Ак кәгазьгә тамды яшьләре. 
Тышта давыл иде: бертуктаусыз 
Күк күкрәде, яшен яшьнәде.

Җил ишектән кереп өстәлдәге 
Кәгазьләрне чәчте, туздырды.
Аннан, чыгып тышка, йөрәк яргыч 
Ачы тавыш белән сызгырды.

Тау-тау булып дәрья дулкынланды, 
Яшен сукты калын имәнне. 
Эчпошыргыч шомлы тынлык басты 
Тирәдәге карсак өйләрне.

Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендә 
Ут балкыды көннән яктырак. 
Давылланып, аның йөрәгеннән 
Ак кәгазьгә хисләр актылар.

Шагыйрь торды тынып таң алдыннан, 
Язганнарын җыйнап яндырды. 
Үзе китте чыгып...
                   Җил басылды, 
Давыл тынды, ал таң кабынды.

Төн утырып шагыйрь нәрсә язды? 
Нинди хисләр аны ярсытты? 
Язганнарын биреп җил иркенә, 
Таңда үзе кая ашыкты?

Сез сорагыз аны исәр җилдән, 
Яшеннәрдән, дулкын тавыннан 
Һәм сорагыз ямьсез төнне куып, 
Таң тудырган көчле давылдан.

 

                          Абдулла БАТТАЛ

ИДЕЛ

Тирә-ягы аның яшел камыш, 
Җил тирбәтә ярсу Иделне! 
Дулкыннарга кояш нуры белән 
Сәлам хатлар язган шикелле.

Бар кайгымны онытып, мин дә элек 
Кочагында йөздем Иделнең; 
Минем кебек хәзер күңел ача 
Күп яшьләре туган илемнең.

 

                        Әхмәт СИМАЙ

ИКЕ ГАСЫР

Урам сафы. Көз. Төн. Электрлар 
Якты сибә урам йөзенә. 
Ә түбәндә, җир күкрәген ярып, 
Метро тоннельләре төзелә.

Мәрмәр төсле балчык катламнары, — 
Көрәк керми, баса йөрәккә. 
Күгелҗем җир тетелеп тора, йомшак, 
Үзе керә кебек көрәккә. 
Менә шундый тирәнлектә көрәк 
Көтмәгәндә тиде сөяккә.

Искиткеч хәл: кара җирдә ап-ак 
Кеше башы сөяген күрәмен. 
Табышмактай уйлар килә никтер, 
Кансыз башны жәлли йөрәгем.

Әй син, кеше! Бу баш сөягең генә 
Калган. Үзең череп беткәнсең. 
Әйтә алмыйм, күпме еллар буе 
Шунда ятып, мине көткәнсең.

Их, беләсе килә: нишләдең син? 
Таш дәверендә әллә тордыңмы? 
Ут чыгарып, таштан корал ясап 
Үзеңә бер тормыш кордыңмы?

Күрмисең син. Карый алсаң иде 
Бүген безнең илнең йөзенә, -
Нинди якты, нинди ямьле тормыш, 
Нинди матур, шат ил төзелә!

Ә бәлки, син хайван кебек йөрдең, 
Кара урманнарда адашып? 
Өйсез, илсез, тормыш тәмен күрми, 
Дөнья серен белми, саташып?

Әллә, юкса, ирексезлектә 
Нужа, хәсрәт, коллык күрдеңме? 
Әллә, бөек иркенлеккә сусап, 
Кешелек бәхете өчен үлдеңме?

Әйтә алмыйсың... Тик мин генә бушка 
Җансыз баштан бик күп сораштым. 
Ләкин сиңа минем көрәк тигәч, 
Ике гасыр булып очраштык.

 

                   Гайнан КОРМАШ

ЯЗНЫ КАРШЫЛАУ

Мин адаштым юлдан, төн караңгы, 
Белмим, нидер көтәм... 
Кайда икән минем якын дуслар? 
Кайда минем иркәм?

Торам басып текә яр читендә, 
Карыйм тирә-якка. 
Янган кебек шулчак алсуланып 
Батыр кояш калка.

Нәфис кулы белән пәрәнҗәсен 
Әкрен ачкан сыман, 
Тирә-юнем һаман яктылана, 
Күтәрелә томан.

Горур агымын тормыш чишмәсенең 
Тәбриклиләр кошлар, 
Бертуктаусыз ява чәчәкләрдән 
Рәхмәтле алкышлар.

Уртаклашам йөрәк серләремне 
Мин дә аның белән. 
«Кояш бабай, барыр юлым кайда?» - 
Дигән сорау бирәм.

Ул бүлешә йөрәк кайгыларым, 
Сибә көләч нурын, 
Хәтерләтә анам иркәләвен 
Аның җылы кулы.

«Минем үткен нурлар, - ди ул миңа,  
– Курыкмый һичбернидән, 
Улым, син дә шулай шат, батыр бул, 
Үрнәк алып миннән.

Төн артыннан көннең туарына 
Ышанасың тирән;
Китәр кайгың, килер шатлык тиздән, 
Тиздән, тиздән, иркәм!

Барыр юлың синең иртән минем 
Торып чыккан якка, 
Ыргыт йөрәгеңнән кайгыларны, 
Минем изге хакка.

Анда синең дуслар, газиз анаң, 
Шунда синең иркәң, 
Һәр көн саен кайнар сәламеңне 
Мин аларга илтәм!»

Саубуллаша, үрли югарыга, 
Ә мин түбән калам. 
Алып килә төсле җылы нурлар 
Туган илдән сәлам!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев