23 август 2018 яңалыклары
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 33 (2018)
Легендага күчеп яши алар, Йөз аклыгы булып татарның!..
-
“Казанны һәрвакыт яратып була”
Бу рәссамның иң зур бәхете – аның гаиләсе. Җәмәгате, сылу Эльвира белән алар Алинур, Габделкадыйр, Хәсән, Зөһрә, Хөсәен һәм Зәйнәп исемле алты бала үстерә. Олысы Алинурга – унөч, төпчекләре Зәйнәпкә бер яшь. Бу гаиләдә уллары Алинур да, Габделкадыйр да инде намаз укый. Гаилә башлыгы Рөстәм Хуҗин – танылган, талантлы һәм ирекле рәссам, тормышын башка рәссамнарга үрнәк алып бара.
-
Туган илнең ирке хакына Биргән антын бозмас халкына!
Ана үрдәк бәбкәләре белән, Ә син ялгыз үзең барасың, Син, көнләшеп аның бәхетеннән, Моңсу гына озатып каласың.
-
Себер белән Казан арасы...
Себер белән Казан арасы, Ике арада – Татар даласы, Карурманнар, Урал таулары, Тарих сагындагы ханнары, Дөньяны тетрәткән даннары – Себер белән Казан арасы...
-
Сабырлар елъязмасы
“Казан Кремле” музей-тыюлыгында “Манеж” күргәзмәләр залында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе Рамил Галинең шәхси күргәзмәсе эшли башлады. “Тимер кешеләр” дигән бу экспозиция Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Шамил Садыйков катнашында тантаналы төстә ачылды.
-
Айга кырын карама (25-31 август)
25 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 18.48 сәгатьтә калка, 2.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.22 сәгать.
-
Мөнир Абдуллин: Ник артмыйбыз?
Соңгы вакытта түрдә тагын демографик хәл, Россия халкының кими баруы турында төрлечә фикерли, фараз кыла башладылар. 2050 елга Россия халкы 132,7 миллионга калачак икән. Берләшкән Милләтләр Оешмасы белгечләре әнә шундый карарга килгән. Алай гына да түгел, шәһәрдә яшәүчеләр саны өч миллионга артачак, ә авылда алар хәзерге 36,8 миллион кешедән 22,1 миллионга калачак, имеш.
-
Казанда Red Bull Air Race авиаярышлар буенча Дөнья чемпионатына әзерлек башланды
Ярышлар Master классында һәм Challenger «дәгъвачылар» классында узачак.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады
«Курск янындагы сугышларда татарстанлылар да зур батырлыклар күрсәтте», - диде Татарстан Президенты.