Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шамил АНАК: Бәлки, син китәрсең, җырларымда Калыр якты, җиңел күләгәң…

(Шагыйрь Шамил Анакның тууына 90 ел)

Шамил Анак (Мәхмүдов) 1928 елның 25 ноябрендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында туа. Дәүләкән педагогика училищесында укыганнан соң, Мәскәү дәүләт университетын һәм аспирантура тәмамлый.  М.Горький исемендәге Әдәбият институтында һәм Прага университетында укыта. 1959 елда шагыйрь туган авылына кайта, моннан соңгы гомерен туган төбәгендә яши.  Ул татар, башкорт, рус телләрендә басылып чыккан 20 ләп китап авторы. 


КӨЗ БЕЛӘН ХУШЛАШУ

Көзге тын сарыларда япа-ялгызым 
басып торырмын ак каеннар төбендә, 
кояр алар тын гына яфрак йолдызын,
чыңлар күңелемдә сагышлы бер кыл, 
килер хәтеремә артта калган, үткәннәр, 
еллар томаныннан изәр миңа кул,
ә дөнья гүзәл булыр, мин таң калырмын
җирләр күркенә, күкләр пакьлегенә,
юар күңелемне көзге бәрәкәт,
һәм мин тыныч җан белән, үкенечсез
керермен тәүге карлар аклыгына,
ә бәлки – тәкъдир нидер – соңгы кышыма.
Бәлки, шулай килер җан тәслимем.

Ә бу зур дөнья, бу шатлыклы дөнья 
җибәрәсе килмәс, җибәрәсе килмәс мине.


ИКЕ ТОЛ

          Ике тол өйләнешсә - бер 
          түшәктә дүрт кеше.

                                     Халык әйтеме.

Бер түшәктә башка-баш 
уйлы ике тол ята, 
кылыч кебек, арада 
күренмәгән кыл ята...

Кыл араны үткәнче, 
куллар кулга җиткәнче, 
кичеп булмас юл ята, 
үткәннәрдән бу көнгә 
таулар хәтле ел ята...

Син дип кочам - син түгел, 
синең үпкән - мин түгел, 
язмыш биргән изге җир, 
бер түшәктә дүртәү без – 
ике хатын, ике ир.

Көн юк, төн юк - тик иза, 
туктамый йөрәк сыза. 
Язмыш дүрткә бүленгән, 
гаепле юк, эзләмик, 
сылтыйк барсын үлемгә.

Бер түшәктә башка-баш 
уйлы ике тол ята, 
кичеп булмас, арада 
кылыч кебек кыл ята...


МӘРХҮМ АБЗЫЙГА ЭЛЕГИЯ

Булмагандыр, ахры, безнең абзый 
артык алай әдәп иясе, 
җиңел булсын инде таш-туфрагы 
(башка тагы нәрсә диясең?)

Рәтсез яшәп, ахмак үлем тапты, 
гөнаһлары булган муеннан: 
эчкән, тарткан, зина кылган, 
ләззәт тапкан азгын уеннан.

Сөйләгәннәр усал телләр, 
эре ярып гайбәт борчагын: 
«Шул азгынның чабу очы тисә, 
хатын-кызның күбә корсагы!»

Сатып эчкән йорт-курасын, атын, 
хатын ташлап, киткән сөяркәгә, 
шул хатын-кыз өчен урам буйлап 
йөрткәннәр бәйләп тәртәгә...

«Гаеп миндә түгел, - дигән, -
                                   атай карт бит 
мәхәббәтне малга үлчәгән: 
килен барлы йорттан, бирнәле дип, 
өйләндерде җан тартмаган бичәгә. 
Мәхәббәтнең хурлыгы юк! - дигән. – 
Нахак җәза кемгә килмәгән?!» 
Үчле ирләр күсәк белән суккан, 
чәнечкәннәр - үлмәгән, 
баһадир адәм иде - җиде пот!

Әйтер иде: «Анай биргән сөт әрәм, 
ат мине күтәрми, сына биле, 
ә мин менә атны күтәрәм. 
Чәнечтеләр, суктылар, - ди иде, - 
ә мин менә дуп-дубрый һаман, 
чалгы тоткан карчык килгәндә дә 
бик тиз бирешергә юк чамам!»

Ә үлде юктан: исерек килеш 
чыккан да ялан өс - чирләде, 
«Чирмени бу!» - диеп ятты һаман, 
ә өч көннән... җирләдек.

Гомер буе ярлы, ләкин көймәс, 
булган аның башка даны да: 
оста уенчы дип, бар тирә-як 
хөрмәт иткән аны, таныган.

Уйнап җибәрсәме, гүя сихри 
моң агылган скрипка кылыннан. 
Әйткән картлар:
                          «Иблис өйрәтәдер, 
бу эш килмәс адәм кулыннан!»

Ләкин шул илаһи моңы өчен 
һич бозмады халык йоланы – 
гафу итте аны, бәхилләде, 
җеназада күпләр елады...

Гөнаһлы җан, сихри моң иясе, 
ул тик матурлыкка кызыккан – 
сабый кебек саф күңелле, керсез 
җаны ерак булган бозыктан.


ИСКЕ КАБЕР ТАШЫНДАГЫ ЯЗУ

«Ята монда Әхмәт кызы Хәтимә, 
го­мер бакый ялгыз, ятимә! 
Мең. тукыз йөз унбиштә дөньядан 
кичте, туфрагы йингил улсын».

                   (Иске кабер ташындагы язу.)

Унөч бала тапты (өчесен уракта), 
унберен (бишектән үк) озатты зиратка, 
шайтан саны унөчтән калдылар икәү – 
берсен сугыш дигән кара кош алды, 
икенчесе еракларда адашып калды... 
«Бия имчәгедәй икәүсез, - ди иде улларына, - 
карт көнемдә калдырмагыз чит кулларына!» 
Ә үлем түшәгенә яткач, 
булмады күзен каплар кеше...

Яшәде,
кара таңнан кара таңга кадәр эшләде,
                                                      бетмәде эше,
киде киндердән, үзе сукты, 
ашады, тамагына таш булып утырды, 
каенана какты, ире котырды,
                                 шулай тиеш дип белде, 
йөрәген бала кайгысы телде, 
гомер яшәп, ичмасам бер көлмәде... 
Бәхетлеме, түгелме -
                                 шуны да белмәде.

Тол калды, балалары китеп югалды, 
бирешмәде. (Авыл хатыннары күпне күргән!) 
Сөйләште үз-үзе белән, сыеры, җире белән, 
һәм шунда китте дә - җиргә, гүргә.

Туфрагы җиңел булсын.


СИН

Асылда, син бердәнбер хатын-кыз 
Ләйлә булып күңлем биләгән. 
Башка хатын-кызда син идең ул – 
шул ук тавыш, буй-сын, хәтта күләгәң...

Кайчак исемең башка булгандыр, 
кайчак башка телдә эндәштең, 
ләкин сиңа гына хас булганча, 
сөйдең, көйдең, хәтта көнләштең...

Киттемме мин синнән? Юк, беркайчан! 
Китсәм - китте бүтән, мин түгел. 
Киттеңме син миннән? Хәтерләмим. 
Китсәң - китте бүтән, син түгел.

Асылда, син бердәнбер хатын-кыз 
ахыргача күңлем биләгән. 
Бәлки, син китәрсең. Җырларымда 
калыр якты, җиңел күләгәң.


ТЫЙНАК ТАБЫН

Алар ашыкмыйча, берәм-берәм
җыелалар кичләрен минем бүлмәмә,
килеп утыралар тартына-тартына
сый-шәрабсыз өстәлем артына;
хас булганча кунак халкына,
шау-гөр килмиләр,
табын яңгыратып көлмиләр,
тостлар күтәрмиләр очрашу хакына,
шаулы бәхәсләр дә кормыйлар,
бүлдерә-бүлдерә бер-берсенең сүзләрен,
утыралар алар тын гына,
һәркайсысы үз урынында,
тик тирән сагыш белән карый күзләре...
Алар барсы, сәер бу кунаклар -
минем туганнарым, якыннарым:
бусы - әти, бусы - абый, ә болары -
ике туган, өч туган абыйларым...
Ничәү алар - бишме, унмы, 
                                        әллә күбрәкме -
хатирәләрдә миңа кунакка килгәннәр:
мең тугыз йөз кырык беренчедә,
мең тугыз йөз кырык икенчедә,
өченчедә,
              дүртенчедә,
                              бишенчедә үлгәннәр? 
Ниһаять, күпме еллар үтеп, 
җыелдылар алар минем тар бүлмәмдә, 
һәм без бергә менә тагын...

Хатирәләрдә генә мөмкин булган 
сагышлы һәм тыйнак табын.


ДӨНЬЯДАН  ТЫНЫЧ КИТҮ
                                   
          Уттан, судан сакла, 
          тимердән үлем бирмә.

                      Борынгы йола сүзләре

 
Яшисен яшәп,
ашыйсын ашап,
тәмам итеп җирдә бөтен эшең,
кешеләр һәм үз алдыңда
хисап биреп алар өчен;
һәм үкенеп бөтен хатаңа, 
ирекле йә ирексез ялганнарга; 
гомрең буе җыйган байлыгың – 
сөю, хыял, уй, теләкләрне 
мирас итеп җирдә калганнарга,
һәм чыгарып ул мирастан 
һәркемгә дә гадел өлеш, 
үз өеңдә, түшәгеңдә, 
дус-иш, якыннарың
                              чолгаган килеш,
барысыннан бәхиллек алып, 
керсез намус, тыныч күңел белән 
мәңгелек ялга китәр сәгатең көтү -
                                      үкенечсез ул; 
үкенечсез ул
                   дөньядан шулай китү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев