Мәдәни җомга

Салисә ГӘРӘЕВА: Белә торып гомер кыскалыгын, Чат ябышып ятам тормышка!..

РЕДАКЦИЯДӘН. Шагыйрә, журналист, хезмәт юлын «Мәдәни җомга» газетасы белән дә бәйләгән Салисә Гәрәеваны олуг гомер бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, тыныч көннәр, яңадан-яңа иҗат куанычлары  телибез. 

Шигърият

Шигърият ул сары сандугачның 
Җыры гына түгел тирәктә. 
Шигърият ул... акыл чакмасының 
Ярсып бәрелүе йөрәккә!

Ул - Җир тыны, ак каеннар моңы, 
Карны ерткан уҗым кыягы! 
Ул - акбүз ат, дала күкрәгендә 
Йөрәк кебек тибә тоягы!

Ул - сүзсез җыр, күңел түрендәге 
Бөреләнеп килгән хисләрем! 
Ул - таң сере! Кояш! Иңнәренә 
Зәңгәр шәлен япкан кичләрем!

Шигърият ул - тургай кыңгыравы, 
Кош канаты сызган ак юллар, 
Һәм... без яшәп, сөеп, янып киткән 
Саф мәхәббәт тулы ак еллар!

Ул - агымсу, чишмә чылтыравы, 
Диңгез шавы, яңгыр биюе! 
Мәхәббәт ул! Ефәк чәчләремә 
Мин яраткан куллар тиюе!

Шигърият ул - Тормыш! Һәм аның да 
Мәгънә тулы утлы мизгеле. 
...Яшәешнең серен шигырь иткән 
Минем кайнар йөрәк, билгеле!


          * * *

Шау чәчәкле җәйге аланнарда 
Күккә карап бармы ятканың? 
Күзәткәнең бармы болытларның 
Ак көймәләр кебек акканын?

Күренмим дә үлән арасында, -
Бер чәчәк мин, бөҗәк, кырмыска. –
Белә торып гомер кыскалыгын, 
Чат ябышып ятам тормышка!

Ак болытлар булып еллар ага 
(Мең гасырлар буе ага бит!). 
Җир - борынгы, ләкин яңа туган 
Һәр баласы өчен яңа бит.

И гүзәл җир, ата-анам җире! 
Синдә тудым, сиңа китәрмен. 
Тик үкенмим: бөтен хәтәрләрне 
Халкым белән тигез күтәрдем.


Яшәп туймам!
Тормыш — койган бал ул:
Бер исереп йөрим, бер айныйм.
...Бу халәттән китсәм, шушы җирдә
Нәзек үлән булып уяныйм.


Болгар хатыннары

Зинданнарда болгар хатыннарын 
Диннән яздырмакчы булганнар. 
Рухларының таштай нык икәнен 
Раслаганнар кабат болгарлар.

Әрхәрәйләр килгән тәре болгап: 
- Иман диеп җансыз калмагыз... 
Чукындырып исем кушарбыз да, 
Иисус Христос булыр Аллагыз!

...Күнмәгәннәр горур әсирәләр –
Гомер киселәсен белгәннәр. 
Иманга һәм Илгә тугры калып, 
Башны ташка бәреп үлгәннәр!

Алар өчен Иман, Вөҗдан, Ватан 
Бар нәрсәдән булган изгерәк. 
Ил кызларын шундый тугрылыкка 
Җырың белән өйрәт син, Йөрәк!

Илгә, Дингә, Телгә һәм Иделгә 
Тугры калып Тарих кичкәндә, 
Күп халыклар, телен, исмен җуеп, 
Чит халыкка йомылып күчкәндә,

Искә алыйк, монастырьлар үтеп, 
Чит туфракта табып гүрләрен, 
Шәһит киткән болгар хатыннарын — 
Нык Иманның бөек үрнәген!


Чегән юравы

Әткәм учын карап, чегән әйткән:
- О, яшь егет! Юллар йөрерсең.
Чит-ят илләр, күп казенный өйләр
Һәм үлемнең үзен күрерсең.

Чәбәләнгән юллар арасында 
Тоташ озын сызык — күрәмсең? 
Мәхәббәттән, балалардан уңып, 
Сиксән өчкә җитеп үләрсең.

Шулай булды. Ул багучы чегән 
Алдамаган икән әткәмне: 
Сиксән өчкә җитеп, гомер үтеп, 
Үтәп китте чегән әйткәнне!

...Миңа чегән бәхет юрамады:
- О син, кызый! Учың кызыклы!.. -
Һәм аңлатып бирде иренмичә
Учымдагы һәрбер сызыкны:

- Мәхәббәтең сызыклары өзек -
Күп тапкырлар, димәк, янарсың,
Һәм берзаман идеал яр табуның
Хыял икәнлеген аңларсың.

Балаң - берәү, ирең - ул да берәү. 
Казенный йорт. Юллар - казенный. 
Байлык күрмим. Күрәм баш очыңда 
Янып торган зәңгәр йолдызны.

Анысы, - диде, - миңа аңлашылмый, 
Бәхетеңме әллә соң килгән? 
Үлемеңне күрмим. Учларыңда 
Сызыклар юк гомер өзелгән.

О, яшь кызый!
Синең учың кызык!
Серләр саклый анда һәр сызык.
Яшә, эзлә бәхетеңне җирдән,
Тик язмышны  булмый һич узып.

...Шулай диде күрәзәче чегән 
Яшьлегемнең чишмә башында. 
...Мәшәкатьле, кызык минем гомер –
Чегән юраганы – каршымда.


И гомер!..

Кыска ла безнең гомерләр! 
Гарешкә тартыла җан. 
Юка ак кәфеннәр генә 
Мирас аңа дөньядан.

Безне күпме ак хыяллар 
Канатландырган иде. 
Нәселебезне балаларда 
Кабатландырган иде!

Мәңге яшәр өмет белән 
Дөньяга килгән идек: 
Тегесен алай, монсын болай 
Итәм дип йөргән идек.

И татлы гомер чишмәсе! 
Суың эчеп канмадым. 
Фани икән бу дөньялар –
Бары шуны аңладым.


Хәтер көне

Хәтер көне хәтәр хәлебезне 
Онытмаска өнди бакыйга. 
Азатлыкка дәшкән шигар булып 
Җанга сеңгән шушы вакыйга.

Ничә гасыр канлы яра булып 
Сулыга ул йөрәк түрендә; 
Ничә буын аша якты өмет 
Тамырларга безнең үрелгән!

«Азатлык!» - дип иңләп урамнарны, 
Шашкын агым йодрык чөйгәндә, 
Сөембикә манарасы безгә 
Иңрәп-сыктап башын игәндә,

Күзләрдәге яшьтән оялмыйбыз 
Без ул көнне; ул яшь - мәңгелек! 
Догаларда, ханбикәле Казан, 
Искә алабыз сине иң элек.

Күз яшенә үрелеп Өмет туа –
Ирек килер Татар иленә! 
Хәтер көне «Ирек» сүзе белән 
Бергә кергән татар теленә!


Дога

Кеше тупсасына илтмә мине, 
Баш идермә, кулым суздырма! 
Һәм кайгылы кеше тирәсеннән 
Гамьсез караш белән уздырма!

Кыюлык бир миңа кабихләрнең 
Чыраена бәреп әйтергә! 
Көнчеләрнең зәһәреннән сакла, - 
Син утыртма мине иң түргә.

Ни кичерсә гавам, миңа да шул – 
Артыгын да бирмә, кимен дә! 
Чит җирләрдә мине түбәнсетмә 
Һәм килмешәк итмә илемдә!

Ташлый күрмә кеше кулларына, 
Мескен итмә, алма зиһенне! 
Җиңел хаста, тиз үлемнән китеп, 
Яд итсәмче синең исемне!

Көч бир миңа, алтын сабырлык бир! 
Аера күрмә мине Ватаннан! 
...Орлык булыйм халкым хәтеренә – 
Ә ул Татар диеп аталган!


          * * *

Кызыл миләш
Йомарлаган көз килә.
Бәхет соңлый,
Кайгы-хәсрәт
Тиз килә.
Берәү - бөкре,
Берәү
Горур, төз килә!
Әмма арттан...
Син калдырган
Эз килә!

Гел төз булып 
Яшәү иде хыялым. 
Йөрим, яшем 
Күрерләр дип 
Оялып...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: