Салисә Гәрәева: Табигатьнең гади баласы мин – Бер каены, гөле, үләне...
Танылган шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә хезмәт куйган Салисә Гәрәевага шушы көннәрдә 85 яшь тула. Без каләмдәшебезне олуг гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, имин-тыныч гомер, җан тынычлыгы белән яшәвен теләп калабыз.