Мәдәни җомга

Әтиләрсез үскән буыннан без

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика әдипләренең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләге лауреаты Равил Вәли – әтисе сугышка киткәч туган буын вәкиле.  Вәли абзый Сталинград сугышында һәлак була.  Шулай итеп, әти кеше газиз баласын, бала исә кадерле әтисен бер тапкыр да күрми. 

Р.Вәли әтисенең якты рухына багышлап “Мәк чәчәге”, “Түр басу тургайлары”, “Аланда үскән балан” исемле бәяннар  шәлкеме иҗат итә.  
Р.Вәли шулай ук әтисенә багышлап шактый шигырьләр дә язган.  Шуларның кайберләрен без Җиңү бәйрәме билгеләп үтелгән бу көннәрдә укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез. 


Әтине юксыну

Тумаган да мин 
Булганмын әле, 
Син сугышка дип 
Чыгып киткәндә. 
Әтием, бәгърем, 
Юксынам сине, 
Шул   еллар кабат 
Искә төшкәндә.

– Җибәрче, буен
Җеп белән үлчәп, -
Дип син әнкәйгә
Хатлар язгансың.
Әтием, бәгърем,
Юксынам сине,
Еракта бездән 
Ятып калгансың.

Үзләре инде 
Әти булдылар,
– Әти! – дип бер кат
Әйтмәгән уллар.
Әтием, бәгърем,
Юксынам сине,
– Улым! – дип назлап
Дәшкәндә  шулар.

Тик син инде юк, 
Тик син кайтмыйсың, 
Калдың инде син 
Миннән яшь булып, 
Әтием, бәгърем, 
Юксынам сине, 
Көтәм   мин, көтәм 
Һаман зарыгып.

Өлгергән

Ул өйләнгәч кенә сугыш чыккан, 
Өлгермәгән сөеп-сөелеп. 
Башкарасы күпме эше калган, 
Берсе өстенә берсе өелеп. 
Игеләсе күпме иген калган, 
Күтәрәсе өйлек бурасы, 
Утыртасы гөлбакчасы калган, 
Яңартасы капка-курасы, 
Үстерәсе газиз бала калган... 
Өлгермәгән – китеп барган ул. 
Бик яшьли шул, яшьли, 
Илен яклап,
Чит җирләрдә башын салган ул. 
Өлгермәгән күпкә...
– Үтәп чыгып
Өлгергән тик иң-иң мөһимен: 
Үзе үлеп, исән килеш безгә 
Калдырган ул сөекле илен!

Истәлек

Сугыш, сугыш!
Басылсаң да күптән
Тора син кузгаткан җил бәреп...
Чыгып киткән әткәй, кайгы-сагыш
Тутырылган биштәр күтәреп.
Чыгып киткән,
Истәлеккә бары
Калган юылмаган күлмәге.
Үкси-үкси, газиз әнкәй аңа
Күпме күз яшьләрен түкмәде!
Ә ул – без өзелеп көткән кеше
Кайтмады да һаман, кайтмады.
Тик, нигәдер, әнкәй ул күлмәкне
Гел юмаган килеш саклады.
Салып куя  иде, сыйпый-сыйпый,
Агач сандыгыбыз эченә.
Ә мин, сабый, гаҗәпләнә идем
Әнкәйнең бу “сәер” эшенә.
Еллар үтте.
Без дә үсеп җиттек.
Көтә-көтә көтек булмадык. 
Тормыш – әти биргән “җылы” бауны 
Билебезгә кысып урадык. 
Әнкәйнең күз яшьләреннән инде
Саргайгандыр ул күлмәк төсе.            
Тараткандыр еллар  әткәйнең дә 
Аңа сеңеп калган тир исен. 
– Сугыш яралары онытыла,
Төзәлми тик, – диләр.
Хак    икән.
Инде белдем:  әткәм төсе булып
Калган бу күлмәк иң ак икән.

Дөньяда бер сүз бар

Дөньяда нихәтле сүзләр бар –
Һәммәсе минеке:
“Мәхәббәт” – минеке.
“Нәфрәт” – минеке,
“Кояш” – минеке,
“Көрәш” – минеке,
“Җиңү” – минеке,
“Җиңелү” – минеке.
“Ышаныч” – минеке,
“Омтылыш” – минеке,
“Әни” – минеке,
“Әти”  генә менә...
Ачы тормыш җиле булып
Җанда исә-исә,
Ничә еллар инде бу сүз 
Бәгыремне кисә!

Төшсез чикләвектәй буп-буш
Өч хәреф ич бары!
Исеме бар, җисеме юк – 
Кемгә әйтим аны?
Кемгә дәшим?..
... Тик сугыш ишетсә генә инде...

Дөньяда бер сүз бар, тик бер сүз,
Түгел ул минеке.

Әнкәй авыргач

Телеграмма: 
«Әнкәң авыр хәлдә. 
Кулларыңны талмас канат ит!           
Калдырып тор салыр йортларыңны, 
Җитез коштай очып кайтып җит!»

Әнкәй, әнкәй! 
Бу борчулы сүзләр 
Айкады да салды үткәнне. 
Ничә ел яшәп бит сине әле 
Хәтерләмим  кочып, үпкәнне. 
Авыруың кирәк булган икән 
Ташсын  өчен уллык хисләрем. 
Бу кадәрле кырыс итеп мине 
Син нишләдең, дөнья, нишләдең?! 
“Еллар күмә, яраларны”, – димә – 
Уйлавы да сине куркыныч –
Миңа тиеш назны алдың йолкып, 
Әтиемне алдың син, сугыш! 
Әтиләре белән җитәкләшеп, 
Яшьтәшләрем үтеп киткәндә, 
Йөрәгемә түгеп, 
Яшьләремне
Яшергәнмен газиз әнкәйдән. 
“Әни күңеле – кыңгыраулы күңел, 
Чыңламасын тиккә”, – дигәнмен. 
Җырласа да хисем, 
Еласа  да,
Гел йөрәккә җыеп килгәнмен. 
Кырыс еллар мине кырыс иткән, 
Нишләтим соң китек йөрәкне? 
Ах, әниләр! 
Соңлап кына белдем 
Сезне дә бер назлау кирәкне... 
Чал йөгергән таныш толымнарың 
Таралганнар йомшак мендәргә. 
Барыр юлларыма ак нур сибеп,
Хәлсезләнеп калган гәүдәңә 
Бер иелим әле җанны ачып, 
Бер сарылыйм – рөхсәт ит инде! 
Дөньясын димим – ул гаепле! – 
Әнкәй, бәгърем, гафу ит мине!

Кайда син, әтием кабере? 

Күпме еллар сугыш басылганга, 
Күпме еллар килми хәбәре. 
Күпме еллар эзлим күпме җирдән –
Кайда син, әтием кабере?! 
Күпме еллар аны оныткан юк, 
Күпме еллар шакый хәтерне. 
Күпме еллар эзлим күпме җирдән –
Кайда син, әтием кабере?! 
Күпме еллар арта гына бара, 
Күпме еллар аның кадере. 
Күпме еллар эзлим күпме җирдән –
Кайда син, әтием кабере?!

Илле яшьлекләр егыла...

Газиз китте, Кадыйр китте, 
Рәшит*тә китте менә... 
Илле яшьлекләр егыла, 
Тотынып йөрәгенә. 
Шигъриятебез бакчасын 
Нигә ятим итәсез? 
Без болай да аз туган бит –
Нигә иртә китәсез? 
Аз туганбыз – күп туңганбыз, 
Татып сугыш ачысын: 
Тәнне түгел, җанны телгән, 
Әтисезлек камчысы!
Сугыш басылганга инде 
Күпме еллар үтсә дә, 
Тирән окопларны күптән 
Үлән күмеп китсә дә, 
Әтиләргә дигән ярчык, 
Әтиләргә тигән ярчык 
Улларын ега кайчак: 
Сугышны башлавы бик тиз –
Туктату гына озак!

* Газиз Кашапов (1942-1991), Кадыйр Сибгатуллин (1942-1994), Рәшит Әхмәтҗанов (1941-1995) – сугыш елларында туып һәм әтисез үсеп, арабыздан бик иртә киткән татар әдипләре.

 

.Равил Вәлинең әтисе. Сугышка кадәр төшкән бердәнбер фотосы.

.Р.Вәли хәрби хезмәттә. Польша. 1962 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: