Рашат Низами: Гомер шавын тыңлап карар өчен Кешеләргә... картлык бирелгән...
ДӨРЕСЛЕК Метеордай чабып узды еллар... Таш ватылды. Үлде патшалар. Ә хакыйкать барыбер үлми икән – Арка терәп хәтта атсалар!
Шигырь
ТЕЛӘК
Дәрвиш сыман, әй, кичәсе килә
Урман белән урман арасын, –
Күрәсе һәм иркәлисе килә,
Яңа туган поши баласын!
БҮГЕН
Черки җилдән һәм кояштан курка,
Кыргый адәм уттан курыккан.
Йолдызларны, күкне айкый кеше,
Бүген аңа – галәм тубыктан!
ТАҢ
Һәр көн саен таңны каршы алам –
Булсын диеп илдә бәрәкәт.
Ничә илнең куенында – бомба,
Тәүлек саен
Көтми микән безне һәлакәт?..
ХӘТЕРЛӘҮ
Басуларга тагын чыгып китәм,
Табанымда – камыл эзләре.
Юл читендә күзен кысып кала
Күкчәчәкнең зәңгәр күзләре.
КӨНЛӘШҮ
Казах якта милли университет
Ачтылар бит – әттәгенәсе!
Татаргамы? Шушы горурлыкның
Калды бары мескен “көлтәсе”...
ҖАНИСӘП
Империя ганимәтен барлый:
кешеләр дә,
Җир һәм сулар – бар да исәптә.
Сугышларны туктатмаган Илаһ,
Күпме генә корбан бирсәк тә...
КҮЧЕШ
Дәште Кыпчак далаларга дәшкән, –
Җир тетрәгән. Таулар авышкан.
Бөек күчеш! Дәверләрне кичеп,
Кыйтга белән кыйтга кавышкан...
ТАРТЫШ
Дошманыммы? Бары берәү генә!
Гаҗәпләнмә, ул бит – мин үзем.
Төртеп егам, тартып торгызам да
Чакма-чакма киләм көнозын...
БАТЫРША
Бөркет оча торган, һай, киңлекләр
Канатсызга мәңге тәтемәс.
Йөрәгендә иман булган затлар
Кылыч каршында да баш имәс!
ГОРУРЛЫК
Әй, замандаш! Гафил булма, –
Күзеңне ачып кара:
Легендар Шәймиев белән
Яшь Тарих узып бара...
АЧЫ!
Күңелем ачы тели, дисең –
Гәрчисме, әллә суган?
Тормыштагы “ачы”лыклар
Җитмиме сиңа, туган?
КЫРЫМ
Тарихчылар һаман бәхәсләшә:
Кемнеке бу утрау китеге?
Ничәнче кат Кырым буйлап атлый
Рәсәй солдатының итеге...
МӘСКӘҮ
Такташ сыман күчим микән әллә
“Аһ... анасын сатыйм”га.
Рекламалар... Неон утлар яна –
Мәскәү үзе
Әллә кайчан күчкән латинга!
ВЕТЕРАН
Ветераннар нигә картаймасын:
Айлар, еллар бара авышып.
Мәйданнарга чыксам, ишетәмен
Култык таяклары тавышын.
ЯХШЫЛЫК
Картаймый – таң саен һаман да
Яшәргә ашкына бу күңел.
Гомернең өч көне калса да,
Яхшылык эшләргә соң түгел!
ТАР-МАР
Минем кулда – мылтык-фәлән түгел,
Каурый каләм, куен дәфтәрем.
Ямьсезлекне тар-мар итү өчен
Мин чакырам шигырь гаскәрен!
ШӘҖӘРӘ
Ага-ага Идел тирләп чыккан,
Күбекләнеп ярга бәрелә.
Идел-йортның газиз бер тамчысы
Кушылгандыр минем тәнемә.
КИСӘТҮ
Әдип сүзен, китап сүзен әгәр
Кыса барсак шулай без тагын, –
Бернинди дә кәттә икътисадлар
Коткаралмас Илнең әхлагын!..
МӘГЫЙШӘТ
Мәгыйшәтнең менә шундый чагыдыр:
Ярлы мескен совет чорын сагыныр.
Урта хәлле – тапырчыныр уртада,
Байлар исә акчасына табыныр...
БАЛБАЛ
Бернәрсә дә тоймый, ишетмидер,
Хәтер үзәнендә тора сакта.
Миллион гасыр кичкән таш кисәге
Елый белә – яңгыр яуган чакта...
ӘВЕРЕЛЕШ
Йолдыз җиле килеп кагылдымы –
Урман үскән. Таулар калыккан.
Дәверләрне кичеп, кыйтга саен
Үз Ватанын тапкан халыклар.
БАКТЕРИЯ
Килеп басты кеше каршысына:
“Мин – микроб, – диде, – кечкенә.
Планетаны каплыйм, чорнап алам -
Җиңалмассыз мине һич кенә...”
МИН
Бүреләргә юлыксам да курыкмадым,
Бозлы яңгыр, җил бәрсә дә тутыкмадым.
Язмышымны үзем яздым кызыл юлдан,
Гамәл дәфтәренә ләкин кул тыкмадым.
ГОМЕР
Каеннарга аклык бирелгән,
Усакларга саклык бирелгән.
Гомер шавын тыңлап карар өчен
Кешеләргә... картлык бирелгән.
XXI ГАСЫР
Берләшергә ашкынмый бу гасыр,
Ә үзендә күпме көч әнә:
Көч дигәнең – сугыш коралының
Дәһшәтләре белән үлчәнә!..
КЫЙТГА
Ак болытлар – гүя ат көтүе,
Яугир җиңеп кайта пар атта.
Скиф токымыдай тезелешеп
Чал йолдызлар чыккан парадка...
ЮК!
Таң кояшы. Аның нур-каләме
Каен тузларына җыр яза.
Кара төнне кичкән бүз халкыма
Укый алмас еллар җеназа.
ӘНКӘЙ
Күзәнәкне күзәнәккә ялгап,
Оекбашлар бәйли әнкәем.
Тукта, мизгел! Мин әнкәйдә күрәм
Матурлыкның тере һәйкәлен...
КУБАРЫЛУ
Ярларыннан кубарыла Идел,
Татар язмышына «Аһ!» итеп.
Күбекләнә...
Тарих ялганнарын
Төзәтмәкче һәм язмакчы була
Дөрес итеп, сөттәй ак итеп...
ХАКЫЙКАТЬ
Вакытның чоңгылы аяусыз:
Су кебек югала гомерләр.
Бүгенге тираннар – чынлыкта
Сүнәргә талпынган күмерләр...
ХЫЯЛ
Буразнадан йолдыз эзли-эзли
Сөрдем туган якның басуын.
Мин – астроном түгел, тик шулай да
укыйсым бар
Йолдызларның «чөйле» язуын!
ӘГӘР...
Йөри башласалар бер көтүдә
Бүре белән сарык дуслашып,
«Демократик» дигән уеннардан
Туктар вакыт безгә – хушлашып.
МАҢКОРТКА
Туган телне уйлап...
Без бетүгә дучар ителгәнме?
Мыскыл итмә миндәй татарны, -
Болганчык һәм төссез чыраеңны
Йодрык белән сугып ватармын!
ЯШӘҮ
Йортыңны сал – тәрәзәсе көләч булсын,
Өйнең эче бала таушы белән тулсын!
Янбакчада утыртылган пар каенга
Бәхет кошы курыкмыйча оя корсын...
ИҖАТ СЕРЕ
Дус-ишләрем, каләмдәшләр
Көнләшеп карасыннар:
Җырым кайчак... шытып чыга
Чүп-үлән арасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев