Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Нур Әхмәдиев: Язмыш бүләк иткән гомеремне Яшәдем мин, балкып, Нур булып...

Хыянәтне ничек онытасың, Әй сызлады йөрәк, сызлады. Сер бирмәскә күпме тырышсам да, Җәрәхәтсез генә узмады.

(Танылган шагыйрь һәм прозаик Нур Әхмәдиевнең тууына 75 ел)


БҮГЕНГЕ ХӘЛЛӘР

Чукынганга патша җир өләшкән,
Биргән дәрәҗәләр, өстенлек.
Чукынмаган татар морзаларын
Хәерчелек көткән, мескенлек.

Чукынганнар...
Татар хисабына
Никадәрле урыс үрчегән.
Үз нәфсеңне тыя алмаганда,
Акыл алып булмый күршедән.

Чукынганнар...
Чукынмаганнары
Урман, далаларга качканнар.
Качканнар да татар тарихының
Яңа сәхифәсен ачканнар.

Чит җирләрдә корган оясында
Бабайларның рухын саклаган.
Чабаталы морза булса булган,
Телен, динен, денен сатмаган.

Бүген исә хәлләр нык үзгәрде,
Уйлаганнар шаклар катарлар:
Патша да юк, чукынып та тормый,
Урыслашып бетте татарлар.

ЯҢА ОРЛЕАНДА ТАТАР ШИГЫРЕ

1998 елда миңа Америка Кушма Штатларының Яңа Орлеан шәһәрендә узган

халыкара конгресста катнашу бәхете насыйп булды.

Ирекле программа кысаларында мин анда «Татар теле» дигән шигыремне сөйләдем.

Мин бүген шигырь сөйләдем
Конгресс мөнбәреннән.
Татар сүзләре бал булып
Тамдылар телләремнән.

Делегатлар кул чаптылар,
Аңласа-аңламаса.
Кемдер кушканга түгел бит:
Чабармы санламаса?

«Рояль Сонеста»ның залы
Дер селкенде алкыштан.
Делегатлар алтмыш илдән,
Кул чабарга кем кушкан? –
Дума депутаты түгел,
Алар түгел бит куштан!

Ак тәнлеләр, негрлар да,
Бар иде мулатлар да.
Хәтер чаптарымда бик еш
Кайтамын шул чакларга.

Җай чыкканда гел мактанам
Дусларга, туганнарга:
Татарча шигырь сөйләдем,
Диеп Орлеаннарда.


МИНЕМ ХАЛКЫМ

Мәшһүр тарихчы Л.Н.Гумилёв
истәлегенә

Татарларга күпме яла яккан
Мөтәтарихчылар оялмый.
Тик онытмыйк: ничек тырышсаң да,
Саф алтынга шакшы буялмый.
Һәр халыкның була чын асылы,
Кан коюдан тора кемнеңдер.
Яулап алган җирдә баскынчылар
Чиркәүләрен салып өлгерер.

Китапларын җыеп, учак ягар,
Җылынырга түгел, туңмаган.
Илбасарлар шулай халыкларның
Тарих ДНКасын «тунаган».

Китаплары янса, хәтер калган,
Сеңеп калган хәтта ташларга.
Хакыйкатьне аңлау кая инде
Мәңге айный белмәс башларга!

Хәтер яши һәрбер күзәнәктә,
ДНКасын алып карагыз.
Меңьеллыкның инде яңасына
Исән килеш кереп барабыз.

ДНКалар гына җитми икән,
Кояш шаһит, шаһит җилләр дә.
Алар әйтер, татар булдыклы дип,
Санамагыз аны юләргә!

ЧАТЫР ТАВЫ

Болытларга башың тиядерме,
Синдәй таулар ләкин сирәктер.
Син – мәһабәт! Моны аңлау өчен,
Итәгеңдә туу кирәктер.

Таңда кояш әүвәл сиңа төшә,
Якты нурлар бии түбәңдә.
Кылганнарга алтын өләшә дә
Ял итә ул, төшеп үзәнгә.

Тыңлап туярлыкмы иртәләрдә
Суырларның симфониясен.
Күңелләр киң безнең, алып барам,
Кемнәр тели – миңа иярсен!

Исле үләннәрнең исләреннән
Бераз гына башлар әйләнер.
Әй Чатырым, сиңа һәр кайтуым
Мәңге кабатланмас бәйрәмдер.

Үзенекен итми калмас еллар,
Нык торсак та әле иярдә.
Кайчандыр бер кайтасылар булыр
Соңгы тапкыр башны ияргә;
Балаң булып, бер шагыйрең булып:
– Хуш, бәхил бул, тавым! – дияргә.


КАРТЛЫККА МӘДХИЯ

Яшьлегемә кире кайтмас идем,
Такыр юллар хәтта булса да.
Гомер кабаланмый,
Үрләренә
Үзе генә һәркем юл сала.

Кирәк түгел, яшьлегемә кайтып,
Мәхәббәттә кабат янарга.
Кызларның мин сөйдем асылларын,
Озын гомер телим аларга.

Булды инде кышкы салкын кичтә
Капка төпләрендә торулар.
Җитәр-җитмәс кара акыл белән
Киләчәккә план корулар.

Тешләр тешкә тимәс туңуларым
Онытылмый һаман ул чакта.
Хәзер исә кызлар көтәсе юк,
Һәрчак әзер җылы кочак та.

Хыянәтне ничек онытасың,
Әй сызлады йөрәк, сызлады.
Сер бирмәскә күпме тырышсам да,
Җәрәхәтсез генә узмады.

Әмма яшьлек үзенекен итте,
Бүтән гүзәл чыкты юлыма.
Гомеремдә күпме тапкырлар мин
Әверелдем сөю «колына».

Хәзер азат, хәзер ирекле мин,
Ком коела икән – китми ис.
Оныкларым: «Бабай!» – дип сарыла,
Онык сөю – ләззәт искиткеч!

Карчык белән пар аккошлар кебек,
Аңа, берүк, күзләр тимәсен.
Яшьлегемә кире кайтыр идем,
Дип юләрләр әнә сөйләсен.

Әй яшьлегем,
Һич тә онытмадым,
Җылы хисләр сиңа саклыймын.
Тик чакырма – картлыгымда калам -
Тезләнсәң дә, кире кайтмыймын.

Ходай биргән гомер тыныч узсын,
Өметләнмим шуннан артыкка.
Нәрсә җитә шигъри көннәремә,
Нәрсә җитә җырлы картлыкка?!


КЫШКЫ БАЛАН

Туган йортта
Көзге учакларның
Кайнар кузын алдым
Үрелеп.

                     Г.Морат

Баланнарны быел җыймадым мин,
Кыш буена янып торсыннар.
Кызыллардан кызыл сәйләннәрдә
Әкияттәге кебек тылсым бар.

Тылсымнары әсир иткән өчен,
Җыелмыйча кышка калды ул.
Кышкы балан – үзе бер могҗиза:
Үзе әче, үзе баллы ул.

Зәмһәрир кыш.
Шималь җиле исә,
Сәйләннәрем туңып калганнар.
...Җылынырга керт, дип әйтүеме –
Тәрәзәмне шакый баланнар.

            * * *

Кай тарафларда яшисең,
Белмимен, тәүге ярым.
Хәтерлим ләкин ул кичнең
Чәчеңә кунган карын.

Үлеп көнләштем ул кардан,
Кыймадым кагылырга.
Йөрәк ул чак әзер иде
Гөлт итеп кабынырга!

Сүзләр никтер аз сөйләнде,
Вәгъдәләр бирешмәдек.
Иренгә ирен тартылды,
Ник инде үбешмәдек?
Без бүтән күрешмәдек.

Бүтән бер дә күрешмәдек,
Ә күзеңдә наз иде.
Безнең сөю йөрәкләргә
Кышын килгән яз иде.

Язмышкамы, үземәме,
Сиңамы үпкәләргә?
Рәхәт бер сагыш кичерәм,
Кайттисәм үткәннәргә.

...Кар төшә көмеш чәчләргә,
Учыма алыйм әле.
Кышка нигә исем китсен,
Язларда калыйм әле!

Учыма алып җылыттым
Бу кышның тәүге карын.
Ак пәрдә аша елмайды
Еракта калган ярым,
Минем беренче ярым...


ТӨРКИЛӘР

(Урыс тарихчыларына)

Тауларны да тез чүктерде алар,
Кочакларын җәйде далалар.
Төркиләрнең тояк тавышына
Капкаларын ачты калалар.

Җир читеннән гүзәл Римга кадәр
Җилдерепләр узды атларда.
Тояклардан очкын сибелеп калды,
Җир тетрәтеп үткән чакларда.

Буйсындырды илләр, халыкларны,
Курыкмыйча керде орышка.
Тарих тәгәрмәчен борып булмый,
Кире боралмыйсың, тырышма!

Буйсындырган,
Кайчак җиңелгән дә,
Майлы калҗа гел-гел эләкми.
Барны бар дип язу гына дөрес,
Уйдырмалар фәндә кирәкми!

Шушы хакта сөйли таш кыялар,
Тузлар сөйли, тузлар бу хакта.
Борынгылар сүзе –
хакыйкатьнең үзе,
Язылган бит, кергән китапка.

Елкы ите пешкән учакларны
Җиз кылганнар һаман онытмый.
Ул учаклар күптән сүнгән инде,
Бүген көле аның җылытмый.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев