Казан шәһәре
Хыянәтне ничек онытасың, Әй сызлады йөрәк, сызлады. Сер бирмәскә күпме тырышсам да, Җәрәхәтсез генә узмады.
Күзгә төртсәң, берни күренмәслек, Бар дөньясы тоташ карадан. Ничек түзим, каным саркып тора Йөрәктәге тирән ярадан.
Мин үлемнән һич тә курыкмыймын, Бу дөньяда шактый яшәлгән, Эчеләсе чәйләр эчелгән дә, Ашаласы ризык ашалган.
0