Нур Әхмәдиев: Ир-егетнең хыялында Иярләнмәгән атлар...
Күзгә төртсәң, берни күренмәслек, Бар дөньясы тоташ карадан. Ничек түзим, каным саркып тора Йөрәктәге тирән ярадан.
МИН ҮЗЕМ
Олыларны олы итте,
Каршы эндәшмәде,
Зур уңышка ирешкәннән
Һич тә көнләшмәде.
Изге гамәл кылганнарга,
Ихлас табынды,
Гаделсезлек күргән чакта,
Дөрләп кабынды.
Мәхәббәткә тугры калды
Гомер буена.
Яши-яши килеп җитте
Алтын туена.
Кырыс җилләр искәндә дә,
Булды ул түзем.
Кем икәнен беләсезме?
Ул бит – мин үзем!
ӘҖӘЛ ТУРЫНДА
Рөхсәт-мазар сорап тормый гына,
Шакымыйча керә ишектән.
Тетрәнмичә кеше калыр микән
«Үлем» дигән сүзне ишеткән?
«Батырларча һәлак булды» дигән
Өчпочмакны меңнәр алгандыр,
Хатын ирсез, ай-кояшсыз булып,
Туасылар тумый калгандыр.
Төзәлмәслек тирән яра булып
Уелыплар калды Хатыньнар.
Нарасыен күкрәгенә кысып,
Ыңгырашып янды хатыннар.
Дөнья шаһит моңа, Моабитта,
Тетрәндереп дивар ташларын,
«Эһ» тә итми, палач чабып атты
Унбер җәлилченең башларын.
Әҗәл өчен ерак аралар юк,
Килеп җитә әллә кайлардан.
Ул һәрвакыт хәрби әзерлектә,
Чалгысы да үткен, кайралган.
Үз эшенең тиңсез остасы ул,
Һич кенә дә туймас – күремсез.
Бер көн килеп, чират безгә җитәр,
Без үләрбез, ә ул – үлемсез!
КИЧЕРЕРМЕ?
И туган,
Күзеңне ачып кара:
Авыл бетеп бара,
Күп кеше эшсез,
Авызлары тешсез.
Барыр иде докторга,
Акчалары юктыр ла...
Булган барлык сәмәне,
Ни кызганыч, чамалы.
Җитә хәмер алырга,
Өч борынга салырга.
И туган,
Күзеңне ачып кара:
Авыл бетүгә бара.
Ике йөз йортлы сала,
Нибары сигез бала.
Алар, районга барып,
Урысча белем ала.
«Әни» дими, «мама» ди,
«Туган тел»не онытып,
Частушкаларны көйли.
Гөрләп яши калалар,
Ыңгыраша салалар.
Гөрләсә дә калабыз,
Авылыбыз булмаса,
Без татарсыз калабыз.
Бөек татар югалса,
Кичерерме Аллабыз?
КАМЫР БАТЫРЛАР КИРӘК
Әкиятләрдә аждаһалар герой,
Җиде, сигез, тугыз, ун башлы.
Алар явыз, комсыз, хәлдән килсә,
Кабып йотар иде кояшны.
Әкиятләрдә Камыр батырлар бар,
Аҗдаһаның башын кисәргә.
Чынбарлыкта явыз адәмнәр күп,
Алар белән менә нишләргә?
Кая башын кисү! Үкенерсең
Тырнак белән хәтта кагылсаң.
Алар уйламый да: иң зур бәхет
Изге гамәлләргә табынсаң.
Казна малын имгән аждаһаны,
Белмим, кайчан алып атарлар.
Россия зур, карак түрәләр күп,
Кирәк безгә Камыр батырлар.
ЕГЕТ ЧАКЛАР БАР ИДЕ
Төнге каравылчы Фатима апа
сүзләре: «Син укырга кергәч,
төннәрен гармун уйнап, җырлап
йөрүче калмады...»
Егет чаклар бар иде,
Киң урамнар тар иде.
Таң атканда, гармун тартып
Кайткан чаклар бар иде.
Безнең кызлар сөеп туймас
Дөньяда бер яр иде.
Хәзер инде ул вакытлар
Калды томан артында.
Сатып алып булмый аны
Долларларга, алтынга.
Узсаң иде берәр тапкыр
Таңда гармун уйнатып.
Яшьлекне искә төшереп,
Йокылардан уятып.
Егет чаклар бар иде...
Яшьлекне тик саг(ы)нып була,
Булмый кире кайтарып.
Шәһәрләрдә зуп-зур эшләр
Йөрибез шул майтарып.
Егет чаклар бар иде,
Киң урамнар тар иде, дип
Калды тик уфтанырга.
Сагыну хисе йөрәктә,
Кайнап тора тамырда.
Фатима апа, син дә күптән
Мәрхүмә, гүр иясе.
Зиратларда гармун уйнамыйлар,
Җырчылар да җырламыйлар,
Каберләргә ник тиясе.
* * *
Язлар килә,
Майның унбишендә
Туй күлмәген кия алмагач.
Кемнәр генә җырлап узар төнен
Авылларда яшьләр калмагач?..
ТӨШ
Көтмәгәндә кинәт китеп бардың,
Аһ, сызлана, йөрәк сызлана.
Кемнәр генә керер хәлләремә,
Кемнәр генә мине кызгана!
Күк караңгы.
Йолдыз, ай да юк.
Яктыртырга теләп, шәм кабызам,
Өреп җил сүндерә, файда юк.
Күзгә төртсәң, берни күренмәслек,
Бар дөньясы тоташ карадан.
Ничек түзим, каным саркып тора
Йөрәктәге тирән ярадан.
Кинәт кояш чыкты, ай елмайды,
Саташуым бетте – уяндым.
Уяндым да, бәгырькәем, сине
Янәшәмдә күреп, куандым.
Тыныч кына сулап ятасың син,
Мендәреңә чәчең таралган.
Нинди бәхет синең бар булуың,
Чиксез бәхетем син, багалмам!
БУЛГАНДЫР ИНДЕ, БУЛГАНДЫР
Ир-егетнең хыялында
Иярләнмәгән атлар.
Булгандыр инде минем дә
Тәртәгә типкән чаклар.
Ялкынлы мәхәббәт иде,
Арага керде ятлар.
Булгандыр инде, булгандыр
Үксеп елаган чаклар.
Катлаулы тормыш юлында
Аз бирелмәде антлар.
Булгандыр инде, булгандыр
Антлар бозылган чаклар.
Вакыт үзенекен итә:
Кимиләр асыл затлар.
Минем дә инде якындыр
Бәхиллек сорар чаклар...
СИҢА
Иделләргә керсәң, һич шикләнмә,
Хәтәр дулкыннардан саклармын.
Кулларыңны бирсәң, ышан миңа:
Гел янәшә генә атлармын.
Карурманга керсәң, адашмассың –
Юл күрсәтеп, алдан барырмын.
Кирәк икән, таулар күчерермен,
Кыя аша юллар ярырмын.
Чәчкәләрнең иң матурын өзеп,
Тәкыяңа синең тезәрмен.
Сөюемне әгәр кире каксаң,
Белмим инде, ничек түзәрмен...
Синең өчен алсу таң булырмын,
Нәзек җилләр булып исәрмен.
Онытырга юкка тырышма син,
Исләреңә бик еш төшәрмен.
* * *
Әй авылым, суларыңны эчтем-
Саф һаваңны сулап туймадым.
Кендек каным тамган шушы җирдә
Гомерем узар диеп уйладым .
Ялгышканмын. Балигъ булу белән
Язмыш җиле алды бөтереп.
Бәхетемне эзләп юлга чыктым,
Эзләп йөрдем дөнья бетереп.
Сикәлтәле юлларымда язмыш
Кертте утка, салды суга да.
Исән калдым, чөнки якыннарым
Минем өчен торды догада.
Чит җирләрдә яңа дуслар таптым,
Әверелдем сөю колына.
Мең яралы йөрәккәем минем
Сөю учагында җылына.
Язын, көзен Әсәй өсләреннән
Казлар оча канат кагынып.
Ә мин исә кулга каләм алам,
Шигырь язам сине сагынып.
ГОМЕР ХИСАБЫ
Җир өслеген юллар чуарлаган,
Мин хәтсезен аның ураган.
Моратларым изге, максат ачык, –
Туктатмады хәтта ураган.
Тайгак юлда таеп егылмадым,
Яшермәдем җилдән башымны.
Бисмиллалы тәгам-ризык җыйдым,
Тәмле итте дога ашымны.
Өлкәннәрне зурлап, башым идем,
Кечеләргә, санлап, кул суздым.
Миңа насыйп булган гомеремнең
Җитмеш елын инде мин уздым.
Адәмнәрнең көче – акылда дип,
Гомер буе гыйлем эстәдем.
Кеше кайгысына кайгырдым да,
Куанганын күреп хисләндем.
Әүлия, дип мине уйламагыз,
Суфыйлар да түгел гөнаһсыз.
Тик әйтегез: кайсы гамәл генә
Кылына соң җирдә Илаһсыз?
* * *
Кеше җиргә килә, җирдән китә,
Бердәнбер җан аша күкләргә.
Шул арада күпме изге гамәл
Кылу насыйп була күпләргә.
Кеше туа, нинди озынлыкта
Килү белән китү арасы.
Әллә аңа яңа юл ярасы,
Әллә әзер юлдан барасы.
Юлның әзере дә, яңасы да
Җиңел түгеллеген мин беләм.
Әй, милләтем, әгәр кирәк икән,
Бер тереләм, тагын бер үләм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев