Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Нур ӘХМӘДИЕВ: Чал чәчәләрен җилдә тарый-тарый, Миңа каршы чаба кылганнар...

Мин үлемнән һич тә курыкмыймын,  Бу дөньяда шактый яшәлгән,  Эчеләсе чәйләр эчелгән дә,  Ашаласы ризык ашалган.

КУРЫКМЫЙМ

                Көлә-көлә үләрмен мин
                                         үлгәндә дә. 
                                               Г. Тукай

Мин үлемнән һич тә курыкмыймын, 
Бу дөньяда шактый яшәлгән, 
Эчеләсе чәйләр эчелгән дә, 
Ашаласы ризык ашалган.

Әҗәлетдин миңа күптән таныш,
Җан алырга килде өч тапкыр.
Әйттем аңа:
- Дөнья матурлыгын
Күреп туялмадым, туктап тор!

Күтәрелгән чалгы кире төште, 
Миһербаны ничек килгәндер. 
Вазифасын башкармаган өчен 
Эләгәсен юкса белгәндер.

Хәзер инде каршы килә алмыйм, 
Иҗатыма нокта куелган. 
Әйтеләсе күптән әйтелгән дә, 
Уеласы күптән уелган.

Мин үлемнән һич тә курыкмыймын, 
Адымыңнан, Әҗәл, танырмын. 
Бәхилләшеп якты дөнья белән, 
Көлә-көлә китеп барырмын.
           

Газизләрдән газиз ни газиз?

Газизләрдән газиз ни газиз? 
Сөйгән халкым, туган ил газиз. 
Газизләрдән газиз кем газиз? 
Ана сөте, туган тел газиз.

Суда йөзгән һәрбер җан да 
Балык түгел,
Телсез калган кавем - милләт, 
Халык түгел.

Сукбайлыкта көн кичерә 
Илсез калган, 
Бу тормышта күпме хәйлә, 
Шома ялган.

Халкым татар. 
Татарымның үз иле бар, 
Бөтен дөнья аңлый торган 
Моң, теле бар.

Татар халкы эшкә уңган,
Тырыш, зирәк.
Андый халык, ышаныгыз,
Җирдә сирәк.
Тукай, Җәлил телен кисү 
Кемгә кирәк?
  

Кичерерме?

И туган,
Күзеңне ачып кара: 
Авыл бетеп бара, 
Күп кеше эшсез, 
Авызлары тешсез. 
Барыр иде докторга, 
Акчалары юктыр ла... 
Булган барлык сәмәне, 
Ни кызганыч, чамалы. 
Җитә хәмер алырга, 
Өч борынга салырга.

И туган,
Күзеңне ачып кара:
Авыл бетүгә бара.
Ике йөз йортлы сала,
Нибары сигез бала.
Алар, районга барып,
Урысча белем ала.
“Әни “ дими, “ мама” ди,
“Туган тел”не онытып,
Частушкаларны көйли.

Гөрләп яши калалар, 
Ыңгыраша салалар. 
Гөрләсә дә калабыз, 
Авылыбыз булмаса, 
Без татарсыз калабыз. 
Бөек татар югалса, 
Кичерерме Аллабыз?


Кисәтү

Мин татармын. 
Шәҗәрәмдә җиде буын татар, 
Шәт, иншалла, 
Татар булыр 
Оныкларым, туруным, 
Татарлыгым белән горурмын. 
Милләтемә яла яксаң, 
Әллә карап торырмын? –
Маңгаеңа орырмын!


Камыр батырлар кирәк

Әкиятләрдә аждаһалар герой, 
Җиде, сигез, тугыз, ун башлы. 
Алар явыз, комсыз, хәлдән килсә, 
Кабып йотар иде кояшны.

Әкиятләрдә Камыр батырлар бар, 
Аждаһаның башын кисәргә. 
Чынбарлыкта явыз адәмнәр күп, 
Алар белән менә нишләргә?

Кая башын кисү! Үкенерсең 
Тырнак белән хәтта кагылсаң. 
Алар уйламый да: иң зур бәхет 
Изге гамәлләргә табынсаң.

Казна малын имгән аждаһаны, 
Белмим, кайчан алып атарлар. 
Россия зур, карак түрәләр күп, 
Кирәк безгә Камыр батырлар.

            * * *
Бәхетемне эзләп, юлга чыктым, 
Дога укып әнкәй озатты. 
Җылы җилләр мине иркәләде, 
Кояш көлде, күпме су акты.

Бәхетемне эзләп, юлга чыктым, 
Сикәлтәле юллар үтелде. 
Бәхет йомгагы да бер уралды, 
Уралды да тагын сүтелде.

Иделләрне, диңгезләрне кичтем, 
Кәүсәр чишмәсеннән су эчтем. 
Каядыр мин артык иртә бардым,
Ә каядыр бераз кичектем.

Тарлавыклар аша узды юлым, 
Кыяларны ничә урадым. 
Авырлыклар килде, бирешмәдем, 
Алга әйдәкләде морадым.

Хыялымда мин бит бунтарь идем, 
Тик чынбарлык камыт кигезде. 
Чит җирләрдә майда йөзсәм дә, мин 
Оныталмадым туган нигезне.

Билбавымның башы чук икән, 
Йөрәктәге сагыш ут икән. 
Туган җирдән башка, 
Туган җирдән башка, 
Тулы бәхет бер дә юк икән.

Әй, туган җир, туган җир, 
Бакыйлыкка күчә калсам, 
Җәсәдемә урын бир!


Нигез ташы

Шушында, шушы нигездә 
Гомер-чишмә башы. 
Тәүге аваз салуыма 
Шаһит нигез ташы.

Тәмледән тәмле иде лә 
Әнкәемнең ашы. 
Уйный гына тугыз кашык, 
(Туям дисең икән, ашык), 
Шаһит нигез ташы.

Шушында татлы сөюнең 
Тамган садә яше. 
Хыянәтнең ачысына 
Шаһит нигез ташы.

Туган йортта бар да газиз, 
Бар да йөзек кашы. 
Соңгы юлга да озатыр 
Мүкле нигез ташы.


Бер тырмага...

             Бәндә хатадан хали түгел.
                                                  Мәкаль.

Һәрбер инсан - изге җан иясе –
Бер гөнаһсыз туа Анадан. 
Аллаһуга дан!
Тормыш юлы гел-гел тигез түгел, 
Хаталарны кыла яңадан.

Хаталарым шактый җыйналгандыр, 
Бик аз яшәмәдем дөньяда. 
Никадәрле дөнья искермәсен, 
Һәр хатасы аның өр-яңа.

Бүтән ялгышмам дип, антлар итмим –
Шома ялганнар да ачыла. 
Ни сакланып йөрмә, сизмисең дә: 
Бер тырмага кат-кат басыла.

Баскан саен күздә ут күренә, 
Күбә маңгай, каный борын да. 
Нишләп басыладыр, 
Югыйсә ул 
Тыныч тора куйган урында.
                                  
        
Кызыл тауга менсәм...

Тау җилләре шундый җитез, шаян, 
Интектерми алар көттереп. 
Чәчләремнән, битләремнән сыйпый, 
Үбеп ала җаен китереп.

Чал чәчләрен җилдә тарый-тарый, 
Миңа каршы чаба кылганнар. 
Ә суырлар, имин тормыш теләп, 
Таңнан торып дога кылалар.

Кызыл тауга менсәм, гел яшәрәм, 
Җитмештә дә гүя мин малай! 
Ә Кызыл тау - малай чакларымда 
Мин яулаган тәүге Һималай.
                                         


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев