Мәдәни җомга

Марат Кәримов: Без байракны югалтмадык – Кулыбызда булды...

АВЫЛДА КИЧКЕ УЕН. 1942 Кичке авыл. Дөм караңгы. Күренми ут чаткысы. Тик клубта гына бары Сукыр лампа яктысы.

Ишегендә язу: “Бүген
Уен була – Күләгә!”
Җыелышып күңел ачу
Кабат кайчан эләгә.

Дәртле кызлар утырамы
Туфли юклыкка көеп.
Ашыгалар шул уенга
Чабаталарын киеп.

Безнең авыл... Күрше авыл...
Бик якын түгел ара.
Аннан кунак кызы килгән
Билдән көрт яра-яра.

Үзләрендәге ялгызлык
Теңкәсенә тигәндер,
Аны көткән бәхет монда
Булмый булмас, дигәндер.

Һәр авылда бер үк хәл шул,
Сугышта ир-егетләр.
Көннән-көнгә кими бара
“Кайтыр!” дигән өметләр.

Почтальон, өй саен йөреп,
Ташый үлем хатларын,
Әкренәйтеп, әкренәйтеп,
Әкренәйтеп атлавын.

Ә хәзергә кызлар бии,
Аһ-зарларын онытып,
Ягылмаган клубларын
Тын белән дә җылытып.

Уйный Түбән оч Зәкия,
Тальянкасын сыздырып.
Җырлый кызлар, бии кызлар,
Бии тузан туздырып.

– Йә, кайсыбыз оста бии,
Йә, кем-кемне уздыра?
Чабаталар тукылдамый,
Тик табанын туздыра.

Шундый чакта шаяртудан
Кем-кемне тыеп тора!
Биючесенә карата
Такмагы чыгып тора:

Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Зөбәйдә.
Утларын да син кабыздың,
Суларын да сип әйдә!

Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Фариза.
Яр тапмасаң, сельсоветка
Яздырып бир гариза.

Малай-шалай концерт карый,
Тәрәзәгә капланып.
Алар ишеткән такмаклар
Бетеләчәк ятланып.

Кунак кызы да канәгать,
Йөзе ай сыман якты.
Яр тапмады, ә шулай да
Дус-ахирәтләр тапты.

Бәйрәм тәмам. Иртән – эшкә!
Нигә эштән куркырга!
Кемгә тирес тазартырга,
Кемгә урман кыркырга. 

Кайткач, чабата табанын
Ипләп ямаганнардыр,
Бирнә сакланган сандыкны
Ачып караганнардыр.

“Нигә безгә шундый язмыш?” –
Озак уйланганнардыр,
Салкын мендәрне кочаклап
Үксеп елаганнардыр...


ДӘВАМ ИТӘ АЛЫШ
                
              Агиш Гыйрфанов истәлегенә

Арабыздан бигрәк иртә
Алды сине язмыш.
Ә син миңа һаман тере,
Якын дустым Агиш.

Беләсең бит, ул чактагы
Власть көчле иде,
Дөреслекне әйткән өчен
Миңа үчле иде.

Моңа исем бик китмәде –
Минем якта хаклык!
Шул хаклыкны байрак иттем,
Ә башкасы – ваклык.

Истә әле, янда дуслар,
Зур җыелыш бара.
Трибунадан миңа карап
Түрә бугаз яра.

Шул минутта нәрсә күрәм:
Сирәгәя тирәм,
Дус дигәннәр, куян булып,
Шыла берәм-берәм.

Диңгездәге утрау кебек
Калдым ялгыз гына.
Мине йотмак буламы бу?
Сыймам авызыңа!

Япа-ялгыз калсам калдым,
Тик бирешмәм. Шалишь!
Шул чак минем янга килеп
Утырдың син, Агиш.

Иңбашыма кулың салдың:
– Безнең якта хаклык!
Безнең байрак уртак, – дидең,
Шул түгелме шатлык?

Җил-давыллар, гарасатлар
Юлыбызда булды.
Без байракны югалтмадык –
Кулыбызда булды.

Гаделлек һәм хаклык өчен
Дәвам итә алыш.
Шул алышта син һаман да
Минем янда, Агиш!


СҮГЕНӘСЕ КИЛМИ

Яшәвебез әллә ничек,
Аңлаулары кыен.
Әллә чынбарлыкмы шулай,
Әллә инде уен?

Ил бөек тә бөек! – диләр,
Ышанасы килми.
Күңелдәге дөреслектән
Бушанасы килми.

Иртәгәбез матур! – диләр.
Кызыгасы килми,
Әле чыкмаган кояшта
Кызынасы килми.

Түрдә җыен салам-торхан,
Баш иясе килми,
Сезнең ише шәп лидерлар
Юк, диясе килми.

Алларында телсез булып
Күренәсе килми.
Сүгенергә иде дә бит,
Сүгенәсе килми.


НИ ПЫЧАГЫМА!

Башкаларга бирү юк, дип
Безне алды кочагына.
Яратуы көчле икән,
Кочагында кыса гына!

Җылы кочак дигәнебез
Торганы бер кыршау икән,
Безне кыскан шушы кыршау
Берәр заман бушар  микән?

Кысу тәмам чиктән ашты,
Тын алулар авырлашты.
Шул тормышка күнә-күнә
Түбән идек горур башны.

Әйтәм шушы хәлебездән
Туган шомлы уйларымны:
Кысуларга түзә алмый
Һуштан язып куймабызмы?

Ни дип килеп сыендык без
Бу “гашыйк”ның кочагына?
Яратуы шулай барса,
Безгә ул ни пычагыма!


КӨНЧЫГЫШ  ӘКИЯТЕ

Бер ил булган. Кайчан булган, белми беркем,
Ә хан тота икән үзен артык иркен.

Күрше илләр белән беткән дошманлашып,
Ә илендә даны киткән күккә ашып.

Беркем дәгъва итәлмәгән тәхетенә,
Дәгъва итсә, кереп яткан ләхетенә.

Мактауларны ала-ала көрәп-көрәп,
Утырган хан тәхетендә аяк терәп.

Еллар шулай бер-бер артлы үтеп торган,
Әмма аны алда бәла көтеп торган.

Аякларын хан өстәлгә салмак булган –
Американнардан үрнәк алмак булган.

Менә хикмәт! Башка сыймый бу тамаша:
Күтәрелми аяклары, каршылаша.

Тыңлаганда барлык кеше, барлык җәнлек
Үз аягы тыңламый бит. Менә гарьлек!

Хан чакыра ышанычлы вәзирләрен,
“Баш өсте!” – дип баш ияргә әзерләрен.

Көн-төн алар  ярдәм итеп азапланган,
Кузгалмаган ди хан, гүя кадакланган.

Күтәреп тә караганнар кран белән,
“Майна!” “Вира!” дигән серле оран белән.

Трактористка бер яртыны кактырганнар,
Корыч аркан белән бәйләп тарттырганнар.

Ә хан исә карамаган кымшанып та,
Бу ныклыкка хәтта булмый ышанып та.

Ныклабрак карасалар – түгел ялган –
Таң калудан авызлары ачык калган.

– Ханыбыз бит тамыр җәйгән! Тамыр җәйгән!
Ничек кенә ычкынсын ул шундый бәйдән!

Тәхетендә артык озак утырды шул,
Әллә ничә ханлык срогын тутырды шул.

Нишләргә соң? Берәр афәт яралмасмы?
Метастазы бар ханлыкка таралмасмы?

Әйткән шунда вәзирләрнең сабырлары:
– Барыбер бит бер чак корыр тамырлары.

Ә хәзергә калдырыйк без аны шулай,
Ни дисәң дә, безнең өчен ул бик кулай.

Әлә һаман утыра, ди, хан тәхеттә,
Ә вәзирләр рәхәтлектә вә бәхеттә.

Ә тамырлар корымаган, диләр, һаман.
Шуның белән безнең әкият тә тәмам.

Уфа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: