Мәдәни җомга

Люция ӘБЛИЕВА: ТАЛПЫНАМ ҖӘЙЛӘРНЕҢ КӨЗЕНӘ…

* * * Төн-күләгә Үзе белән чолгап, Шыңшып ята аяк очында. Синең гүзәллегең, Үз кадерен белеп, Кочагымда очып-очына. Сүндер утны, Калсын безнең янда Ай яктысы гына. Күңел- шайтан, Ә фәрештәләре Арып талган күптән йокыга. ...Төн вакыты Күзгә күренмичә Киерелеп таңга шуыша. Йөрәкләрдә Язгы бөре сыман Иң татлы хис - сөю...

* * *
Төн-күләгә
Үзе белән чолгап,
Шыңшып ята аяк очында.
Синең гүзәллегең,
Үз кадерен белеп,
Кочагымда очып-очына.
Сүндер утны,
Калсын безнең янда
Ай яктысы гына.
Күңел- шайтан,
Ә фәрештәләре
Арып талган күптән йокыга.
...Төн вакыты
Күзгә күренмичә
Киерелеп таңга шуыша.
Йөрәкләрдә
Язгы бөре сыман
Иң татлы хис - сөю тулыша.
ҮТКӘН
Җиргә аунап елар чакларыбыз.
Үткән - синеке дә, минеке дә.
Тәрәзәгә пәрдә корылмаган,
Ай карый дип, төнге уникедә.
Бүлмә уртасында ялгыз өстәл
Нәүмизләнеп каушап басып тора.
Канат кагынып югалырга торган
Сатлык хисләр кәеф-сафа кора...
Бергә булган уйлар ташкыныннан
Бер чыгарбыз әле - син дә, мин дә...
Тәрәз пәрдәләрен киңрәк тартып,
Ай нурлары йөри күңелләрдә.
* * *
Кодрәтле мәхәббәт хисен
Җибәрми тота күңел.
Хәтеремдә терелтсәм дә,
Янәшәмдә син түгел.
Алданып аксак бәхеткә,
Син дип нигә җан атам?
Хыялымда бары ядкәр
Булып кал... Юк, яратам!
Салкын кочагыңа җылы
Бөркүче ул - мин, аңла!
Гомер җәе кабатланмый
Үтеп китсә, соң була.
Хәтеремдә терелтсәм дә,
Янәшәмдә син түгел.
Кайда син, сөю талында
Тибрәлгән татлы мизгел?
* * *
Тойгылар тулышкан чагында
Аңлаша, очраша алмадык.
Мин - әни, син - әти күптәннән, -
Сер түгел, ачылган яңалык.
Карама йотылып йөземә,
Җанымда урын юк син - ятка.
Җыр булып ташыган йөрәкнең
Тамыры үткәндә, еракта.
Шулай шул, сагыну авазы
Офыклар чигенә сыенган.
Шаярып та мине чакырма,
Уймаклар чыгалмас уеннан.
Карама йотылып йөземә,
Җанымда урын юк син - ятка.
Җыр булып ташыган йөрәкнең
Тамыры үткәндә, еракта.
* * *
Язның җете ачык
Төсләренә
Көйләп куйдым әле күңелне.
Монда бар да үзгә:
Җылы, назлы сүзләр,
Шундый рәхәт, җанга күңелле.
Йөгерек гөрләвекләр
Хәл белешә:
"Көтәсеңме бердәнбереңне?"
Агызып китәрсез шул
Үзегез белән,
Ачсам әгәр йөрәк серемне.
Челтер-челтер килеп
Үз юлыннан,
Гөрләвекләр китеп югалды.
Саф хисләрем - җилкән,
Язда сыналырга
Сөю диңгезенә юл алды.
КИЛЕШӘ
Кемгәдер килешә ал күлмәк,
Кемгәдер-күгелҗем төслесе.
Һәркемнең буладыр үзенең
Бердәнбер кадерле чишмәсе.
Сузылып-сызылып ага ул,
Зәңгәр күк төсенә коенып.
Тезләнеп чишмәңнең саф суын
Эчүдән һич торма тыелып.
Җан тели акны да, күкне дә -
Мәсьәлә юк монда чишәсе.
Көн туса, җиңнәрне сызганып,
Тормышның ишкәген ишәсе.
Өзлексез гел алга йөгергән
Көннәрең калса да кыелып,
Тезләнеп чишмәңнең саф суын
Эчүдән һич торма тыелып.
* * *
Әйдә алып керәм гүзәллеккә,
Анда барлык гөлләр чәчкәдә.
Елга агышына сыенып таллар
Толымнарын үрә иртәдә.
Телим дисәң, моң иленә сине
Үзем белән әйдә ияртәм.
Эчәр суың кәүсәр чишмәсеннән
Татлы булачагын искәртәм.
Кошлар юлы әгәр ымсындырса,
Мин канатлы сине итәрмен.
Мөлдерәмә тулы мәхәббәткә
Күңелеңне чорнап үтәрмен.
* * *
- Син бүген башка, үзгəчə.
- Бəхет кагылды миңа.
Иңемə ефəк шəл элде,
Нигъмəт тезде алдыма.
- Син бүген башка, үзгəчə.
- Сөю кагылды миңа.
Тибрəлə өрфия җаным
Яшəү чыганагында.
* * *
Соңарып килгəн көз түрендə
Купшы гөл чəчкəгә күмелгəн.
Җəй кайтканмы диеп уйлама,
Ул китмəгəн əле күңелдəн.
Илаһи зат кебек көч бирə,
Бу гүзəл күренеш үземə.
Сөюдəн ташыган йөрəгем,
Талпына җəйлəрнең көзенə.
Соңарып килгəн көз түрендə
Сəбəпсез елмая җан-күңел.
...«Салкынга калдырма, өз!» -диеп
Дəшкəндəй тоелды купшы гөл.
* * *
Каеннар алтын муенса
Такканнар килештереп.
Араларында җил йөри
Шаярып- ирештереп.
Яшел күлмəген саклаган
Тупылларда юк эше -
Утлы-кызыл чулпыларда
Өрəңгелəрнең түше.
Гамь белəн тулы күңелем
Кичерə бəйрәм хисе.
...Көзнең хəбəрен тарата
Коелган яфрак исе.
* * *
Үткәннәрнең чабуына ябешеп,
Өстерәлеп килә бер тарих.
Сәдәфләре төшеп,чабатасы тузган,
Малы күптән ителгән сарыф.
Киләчәге югын аңласа да,
Буйсынырга һич тә теләми.
Өметләнә һаман яшәренә,
Шомлы тарих һаман үләлми.
Өметләнә, чөнки әле кемдер
Тыгындыра комсыз тамагын.
Исәбе бар аның төзәтергә,
Сугып җимерелгән яңагын.
Үлем тегермәне ташларына
Агулы пар килә саласы.
Үзе кебек илбасарлар белән
Сугыш дөньясында каласы.
Өстерәлеп килгән бу тарихны
Терелмәслек итеп "өшкерик".
Кырык бишнең саллы йодрыгының
Көч-куәтен искә төшерик.
САБЫРЛЫК
"Көт, кайтырмын!"- дигән вәгъдә сүзе
Сарылып калды куе таллыкта.
Сөенчегә дигән асыл бүләк
Ядкәр булып яши сандыкта.
Көтә-көтә көтек булган бүләк
Тилмерсә дә, зарын белдерми.
Бу дөньяда - көткәннәр бәхетле,
Бу дөньяны - өмет сүндерми.
Сабырлыгын бирсә бирә икән,
Түздерә дә икән язмышлар.
Җиңү көнендә тик алар өчен
Күктән ява кебек алкышлар.
Тилмерсә дә, зарын белдермиләр
Көтә-көтә көтек булганнар.
Көткәннәре - хыял җитәлмәслек
Биеклектә нурга тулганнар.
Тегәрҗептәй аккан һәрбер көнгә
Күңел күзе карый ымсынып.
... Үксеп яшен коя сыенып талга
Яраларны ямаган Вакыт.
* * *
Дөреслек, ник эндəшмисең,
Кем тешлəтте телеңне?
Сайравыннан туктатмале
Сандугачлы илемне.
Йөзлəреңдə елмаю юк,
Кəефеңне кем боза?
Тумас борын кулларыңа
Көрән кəфенлек суза.
Кай тарафтан күңелеңə
Битарафлык ягылды?
Алсу таңнарга ияреп
Уянмыйсың... Ни булды?
Дөреслек, ичмасам үксеп
Елачы бер... Аңларбыз.
Гел дә өметсез түгелсең
Икән диеп санарбыз...
Башкортстан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: