Мәдәни җомга

Әлфия СИТДЫЙКОВА: ҖӘЙЛӘР ҮТКӘН, КӨЗГӘ КЕРЕП БАРАМ, ЧЫК ТАМЧЫСЫ МИНЕМ КҮЗЛӘРДӘ...

МОҢНАР ЧЫҢЛЫЙ ҖАНДА (Сонетлар) 1 Кара төс тә кайчак җанга якын, Ул да бизәк кайчак аклыкка. Тормыш та бит түгел гел саф алтын, Ак-карадан тора хаклык та. Табигатьтә төсләр алышына, Яз артыннан килә ямьле җәй. Торна моңы! Гомер агышына Ак карлардан кышка җәймә җәй! Назлап сыйпый кулым балаларның Сумаладай кара...

МОҢНАР ЧЫҢЛЫЙ ҖАНДА
(Сонетлар)
1
Кара төс тә кайчак җанга якын,
Ул да бизәк кайчак аклыкка.
Тормыш та бит түгел гел саф алтын,
Ак-карадан тора хаклык та.
Табигатьтә төсләр алышына,
Яз артыннан килә ямьле җәй.
Торна моңы! Гомер агышына
Ак карлардан кышка җәймә җәй!
Назлап сыйпый кулым балаларның
Сумаладай кара чәчләрен.
... Чын аклыгын карның сагынудан
Түгелә керсез, кайнар яшьләрем.
Искәртә лә чал чәчләрнең төсе,
Көтә алда гомеремнең көзе.
2
Моңнар чыңлый җанда, моңнар чыңлый,
Гомер агып бара тын гына.
Күпме сагыш мизгел тынында,
Чаларган карт дәвер шавын тыңлый.
Яшьлек белән картлык очрашкан мәл -
Дулкын белән дулкын кушылган.
Югалттым дип язган һушыннан
Узган гомеркәйләр ай-һай жәл.
Их, кайтасы иде тик бер көнгә...
Шундый уйлар килеп башына,
Утырган да тауның ташына,
Кул болгый казлар очкан төркемгә.
Сагыш тулы гомер агышлары,
Шулай барлый кеше язмышларны.
3
Табышлар да булган, ялгышлар да,
Гомер аты алга чапканда.
Кадер булганмы соң тапканда,
Төрелгәнме җаны каргышларга?
Хаталардан хали булган кемнәр,
Бер тырмага баса тик җүләр.
Ялгышканнар әҗер хак түләр
Яктырганда чем караңгы төннәр.
Кояш әгәр кызганмаса нурын,
Җылы табар салкын көздә дә,
Сары сагыш үзәк өзсә дә,
Шатлык белән сузар соңгы җырын.
Зая яшәлмәгән дияр гомер,
Әҗәл күзләренә карап көләр.
ГОМЕР ТОРА ТОТАШ КӨТҮЛӘРДӘН
Килгән - китә, китү котылгысыз,
Яра кала һәрчак китүләрдән.
Гомер тора тоташ көтүләрдән,
Калып һәрчак берьялгызың сулышсыз.
Тынгы белми торган йөрәк кенә
Җәберсенеп, куя сыкрап тибеп,
Килде, китте тагын ялгыз итеп,
Саклап тора туар көнгә кинә.
Килгәч ирештереп китү нигә,
Җәрәхәтләп янә ялгыз җанны,
Язмышларны ярәштереп булмагач.
Аксын вакыт, типсен сагынып йөрәк
Сөю белән тулы алсу таңны.
...Көзен чәчәк ата алмас алмагач.
* * *
Яратасың, үзең яшерәсең,
Беләм, сизәм, күрәм.
Җылы эзләп, түзми, ялкыннарга
Мин дә очып керәм.
Татлы газап ширбәтен мин учлап
Эчәм ничә еллар.
Китәм, димен, ә шулай да һаман
Сиңа илтә юллар.
Син бит минем үткән яшьлегемнең
Моңлы кайтавазы.
Синең күздә, утлы карашыңда
Кабатлана язы.
Онытырга телим сине күптән,
Оныттыра күрмә.
Синсез дөнья - тар читлек ул миңа,
Җаным өчен төрмә.
Горурлыгың читкә куеп, иркәм,
Кара әле күзгә.
Гомер йомгакларын сүтә-сүтә,
Керәбез лә көзгә.
Үкенерсең, беләм, җаның өшеп
Туңган чакта кышта.
Җавап бир син, йөрәгеңә кунган
Сөю дигән кошка.
ӘНКӘЙНЕ САГЫНГАНДА
Үзе түгел, тик кабере...
Моңсулык сеңгән зират...
Күзгә бага ак каеннар,
Әнкәмдәй хәлем сорап.
Бисмиллалап ачып керәм,
Мәңгелек йорт капкасын.
...Беләм, сәгатем сугуга
Монда кайтып ятасын.
Ак каеннарга карыймын
Әнкәйне сагынганда.
Дога кылам кул күтәреп,
Кушылып каеннарга.
Ак каендай иде Әнкәм.
Рухын шатландыр, Ходам!
Караңгы гүре яктырсын,
Кабул ит кылган догам.
ДАВЫЛ ТЫНАР
Кем китсә дә йөрәк сыкрап кала,
Булмый җанны, булмый юатып.
И кадерле, газиз авылдашлар,
Китәсез шул безне елатып.
Күгәненнән каерыла язып,
Әрнеп елый имән ишекләр.
Ничек ярдәм итик сиңа, авыл,
Яшәртергә сине ничекләр?!
Капкалар да үксеп ябылалар,
Киң урамнар кала бушанып.
Гөрләп торган чагың узганына
Булмый һич тә, булмый ышанып.
Чор бураны өермәләр булып,
Дулап йөри авыл эчендә.
...Авыл уртасында иркен йортта
Бала елый бөтен көченә.
Давыл тынар, якты өмет булып
Ишәерләр беркөн балалар.
Авылыбызны саклап калыр өчен
Җаны барлар кире кайталар.
* * *
Вакыт уза, диләр, узмый икән,
Без узабыз вакыт арасын.
Вакыт теле белән ялый гына
Йөрәкләргә уйган ярасын.
Без Мәңгелек куенында яшьнәп
Яшәр өчен җиргә туганбыз.
Җирдән мәңге китмәс кебек булып
Тырыша-тырыша дөнья куабыз.
Ә дөньяга нәрсә синең куу?
Дөнья үзе куа артыңнан.
Узышканны күзләп, вакыт кылы
Җәя кылы кебек тартылган.
Шартлап өзелгәнче, тукта, кеше!
Уйла, бармы салган сукмагың!
Вакыт узмый, мәңгелек тә узмый.
Күзли гомер - йомгак туктавын...
* * *
Чык та төшеп өлгермәгән әле
Балачагым баскан эзләргә.
Йомшак кулы белән болын җиле
Песи баласыдай сырпаланып,
Иркәләнеп сарыла тезләргә.
Шул ук кояш балкый күк йөзендә,
Нурын сирпеп алсу гөлләргә.
Зәңгәр томан булып урала да,
Язмыш булып кабат юрала да,
Сагыш сеңә үткән көннәргә.
Ялантәпи басып әле яңа
Үткән идем яшел чирәмнән.
Көмеш пәрәвезләр кай арада
Соңгы җиле булып җылы җәйнең
Күбәләктәй оча тирәмнән.
Җәйләр үткән, көзгә кереп барам,
Чык тамчысы минем күзләрдә.
Якты ал кояшы балачакның,
Төсле күбәләкле ямьле җәе
Озата бара алтын көзләргә.
ЫШАНДЫР
Дөреслек барына ышандыр,
Ышандыр, сорыймын, үтенәм.
Ышаныч яңарса күңелдә,
Мин аны беркайчан үтермәм.
Намазлык җәйгәндәй көн саен
Алдыма ак кәгазь җәям дә,
«Аллаһу акбәр»не кабатлап,
Яңадан китәмен сәҗдәгә.
Өметем канатын каерма,
И тормыш, ышандыр хаклыкка.
Ышаныч каләмем сындырма,
Иҗтиһат итсен ул халыкка.
* * *
Сынар өчен яраткандыр Ходай
Җиргә килгән һәрбер баласын.
Каш белән күз ераклыгы иткән
Яшәү белән үлем арасын.
Ялгышлар да булган, кем генә соң
Хаталардан хали булалган.
Адәм белән Һаваны да Ходай
Җәннәт бакчасында сынаган.
Бу дөньяның барлык моң-зарларын
Җыя-җыя йөрәк түремә,
Сындырмыйча сабыр канатымны,
Менеп киләм гомер үремә.
Чаллы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: