17 август 2017 яңалыклары
-
“Мәдәни җомга” № 32 (2017)
"Мәдәни җомга" № 32 (2017)
-
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: Хокукларны кем яклый?
Халыкның тормыш дәрәҗәсе көннән-көн авырая бара, миллионлаган адәм баласы очны-очка ялгап кына көн күрә. Торак-коммуналь түләүләр дә, көндәлек куллану товарларының бәясе дә кычыткан түтәледәй котырынып үсә. Кешеләргә лаеклы тормыш шартлары тудыру - дәүләт бурычы. Әмма ил җитәкчеләре мөнбәрләрдә һәм сайлаулар алдыннан матур сөйләсә дә, гражданнар алдындагы бурычны үтәргә һич ашыкмый....
-
Кайтып җитәлмәгән Исхакый
Бөек Гаяз Исхакый үскән Яуширмә авылына беренче мәртәбә 18 җәй элек, 1999 елның 30 июлендә аяк баскан идем. Ул көнне Яуширмәдә ХХ гасырдагы иң бөек татарларның берсе булып саналырга хаклы Исхакыйга багышланган музейны ачу тантанасы узды. Исхакый исемендәге әдәби бүләкнең иң тәүге лауреатларыннан берсе буларак, мин фәкыйрегезне дә аңа чакырдылар....
-
Мөһаҗирләр музее булачак
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды барган көннәрдә "Казанның 1000 еллыгы" музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе" темасына "түгәрәк өстәл" утырышы үтте. Аны Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев алып барды. Татар халкы бөтен дөнья буенча сибелеп яши. Бер өлеше әле...
-
Европаны сокландырган Сәгыйдә
Урта мәктәпне тәмамлап Мөслим районы Метрәй авылыннан Лениногорск педагогика училищесына чыгып киткәндә, Европаны үземә каратачакмын дигән уй Сәгыйдә Сираҗиеваның башына да килмәгәндер. Метрәй авылында алар икәү. Тагын берсе - Зөлфия Мөхәммәтдинова. Икесе дә бер үк елны дөньяга туган. Икесе бер вакытта укытучылыкка укырга чыгып киткән. Ә байтак еллар үткәч, Зөлфия...
-
Әлфия СИТДЫЙКОВА: ҖӘЙЛӘР ҮТКӘН, КӨЗГӘ КЕРЕП БАРАМ, ЧЫК ТАМЧЫСЫ МИНЕМ КҮЗЛӘРДӘ...
МОҢНАР ЧЫҢЛЫЙ ҖАНДА (Сонетлар) 1 Кара төс тә кайчак җанга якын, Ул да бизәк кайчак аклыкка. Тормыш та бит түгел гел саф алтын, Ак-карадан тора хаклык та. Табигатьтә төсләр алышына, Яз артыннан килә ямьле җәй. Торна моңы! Гомер агышына Ак карлардан кышка җәймә җәй! Назлап сыйпый кулым балаларның Сумаладай кара...
-
Йөзек кашы – “Хәсән әл-Әдәб”
Исмәгыйль Шәңгәрәев белән әңгәмә Әбүгалисина дәресләре (2 нче дәрес) "Әбүгалисина дәресләре"ндәге беренче әңгәмәдә Әбүгалисинаның "Тормыш юлы" хезмәтендә мөселманча белем бирү формуласын ачыкларга тырышкан идек. Ә хәзер исә Исмәгыйль әфәнде Әбүгалисина хезмәтләренең йөзек кашы - "Хәсән әл-Әдәб" хакындагы уйланулары белән бүлешә. - Исмәгыйль әфәнде, "Хәсән әл-Әдәб" алдагы әңгәмәбездә дә телгә алынды....
-
Ут эчендә туган “Отвага” һәм яу кырындагы Җәлил
Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил 1941 елның 13 июлендә Казанның Молотов районы хәрби комиссариатыннан башкала гарнизонына рядовой артиллерияче итеп алына. Августта Курск өлкәсе Пристенск районы Марьино авылындагы сәяси хезмәткәрләр (политруклар) әзерли торган кыска вакытлы курсларга җибәрелә. Фронт якынлашкач, курсларны башта Щигры шәһәренә, ноябрьдә исә Минзәләгә күчерәләр. Укуын тәмамлагач, өлкән...
-
Искер җыены
Тубыл шәһәреннән 19 чакрым ераклыкта, Иртыш елгасы буенда, XV - XVI гасырларда Себер халыкларының хәрби ныгытмасы булуы мәгълүм. Ул Искер исеме белән йөртелә башлый. Шәһәр XV гасыр ахырында Себер ханлыгының башкаласына әверелә. 1582 елда исә шәһәрне Ермак гаскәре басып ала, шәһәр талана һәм еллар узу белән тулысынча диярлек җимерелә. Күчем...
-
Айга кырын карама
19 август (шимбә). Зөлкагдә аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 1.08 сәгатьтә калка, 17.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.47 сәгать. Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала....
-
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: Хокукларны кем яклый?
Халыкның тормыш дәрәҗәсе көннән-көн авырая бара, миллионлаган адәм баласы очны-очка ялгап кына көн күрә. Торак-коммуналь түләүләр дә, көндәлек куллану товарларының бәясе дә кычыткан түтәледәй котырынып үсә. Кешеләргә лаеклы тормыш шартлары тудыру - дәүләт бурычы. Әмма ил җитәкчеләре мөнбәрләрдә һәм сайлаулар алдыннан матур сөйләсә дә, гражданнар алдындагы бурычны үтәргә һич ашыкмый....