Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Әхмәт Гадел: Нинди заман, нинди заман иде: Күңелләргә яман кырау тиде...

Әй гомер, дәрьядан киң, көчле,  Юк, сине туктатып һич булмый. 

(Танылган шагыйрь Әхмәт Гаделнең тууына 80 ел)  


    * * *
Томаннар артында калган 
Безнең газиз авыллар... 
Тик күңелдә күтәрелә 
Сагыш атлы давыллар.

Күз алдына килеп баса 
Арба эзе юлларда... 
Җәй... бакчага чумган чаклар 
Кыяр, кишер урларга...

Кайда калды бәбкә көткән 
Авылымның инеше?! 
Еллар киткән. Гомер үткән, 
Мин инде бүтән кеше...

Түбәтәйле такыр башым, 
Чебиле аякларым, 
Ак Чишмәдән Игенчегә 
Очкан ат – таякларым...

Ул кара малай соң минме?! 
Мин андый җитез түгел... 
Тик төннәрен янә иңли 
Туган ягымны күңел...

НИК? БЕЛМИМ...

                         Нури Арсланга

Ник? Белмим... Урамда ат күрсәм, 
Күңелем сагына даласын. 
Җилләргә таратып чәчләрем, 
Бик килә кояшта янасым!

Кая ул әкияти замана?! 
Көч уйный тәнемдә, беләктә... 
Кем мине, аерып даламнан,
Әйтегез, өйрәткән әдәпкә?!

Һәм нигә яшендәй йөрәгем, 
Күзләрем балкыта таңнарны? 
Күңелем очына чүлләргә, 
Тик мине чүл, дала аңлармы?

Ник? Белмим... Урамда ат күрсәм, 
Күңелем сагына даласын. 
Җилләрдә, киңлектә, сафлыкта 
Бик килә бер шашып аласым.

           * * *
                  Гариф Ахуновка

Кич. Эңгер. Елга суының
саллы агышы...
Су буендагы урманның
татлы сагышы...
Мин. Хисем.
Моңлы авазым:
– Әй-һәй, урманым! – 
Яшьлегемә багышланган
тиңсез корбаным!
Җавап кайтар бер сала...
Юк, кайтмас аваз! –
Талгын суда агып киткән
Чәчәкле шат яз!..
Хозыр Ильяс учаклары,
Болгарга сәлам...

Йөгерә-йөгерә
кәгазь буйлап,
сүз эзли каләм...
Шулвакыт шатлык күңелдә...
Уянды урман,
һай-һайлап шаулый башлады,
җан-рухым, куан!

Ярларда кеше уянды –
яңгырый аваз: 
Тәүерләр, хазар, команнар... 
болгар вә суаз...
Бастылар бармак очына 
әнә камышлар – 
һәммәсе дә иске белеш, 
якын танышлар... 
Уянды күк. Тәңре аты 
биеде ялт-йолт...

Күзем ачтым. Күз алдымда 
ап-ак Идел-йорт.

ТУГАН НИГЕЗ

Караңгы һәм моңсу бер өй бар 
Урманнар эчендә, салада. 
Ташландык бу өйнең йөзендә 
Охшашлык бар ятим балага. 
Урманнар моңлы җыр көйлиләр, 
Яфраклар бииләр күгендә... 
Ташландык шул өйгә бик килә, 
Кайтасым бик килә бүген дә. 
Ул матур, күңелле йорт иде, 
Мал тулы каралты, амбарлар... 
Бакчада алмагач, карлыган –
Һәммәсе моң-уйга талганнар... 
Әй гомер, дәрьядан киң, көчле, 
Юк, сине туктатып һич булмый. 
Тик хисләр, сагыну хисләре 
Саф кизләү суыдай гел ургый. 
Төшемдә шул йортка кайтам да 
Сөяләм ап-ак зур миченә...

Таңнарның саф, гүзәл булуын 
Тәгаен аңлыйбыз кич кенә...

НИНДИ ЗАМАН ИДЕ

Нинди заман, нинди заман иде: 
Җаннар янды яладан, көйде... 
Ялагайлар – елан балалары –
Кеше кыяфәтен алып йөрде...

Нинди заман, нинди заман иде: 
Яхшылыкны яманлык җиңде... 
Илнең батырлары, агалары 
Кечерәйде хурлыктан, иңде...

Нинди заман, нинди заман иде: 
Күңелләргә яман кырау тиде; 
Туып-үскән газиз җирләреннән 
Халыкларны сөргән еллар килде.

Җир елады, елады Кояш... 
Туктамаган әле күз яше! 
Нинди заман... 
Нинди заман иде...

АТ МОНОЛОГЫ

Бәйлә,
авызлык каптыр!
Без кыйналган мең тапкыр!
Без туралган, чәйнәлгән...

Ләкин шушы ачы җиргә 
йөрәк белән бәйләнгән.

           * * *
Тормыш дигән олы кырда 
адаша язганым бар. 
Биек күккә очып җырдай, 
саташа язганым бар:

Дусны – дошман, ә дошманны 
дус дип ялгышканым бар.

Яманга күнеп, яхшыга 
ялгыш карышканым бар...

ДОГА

И бөек, и киң күңелле, 
И газиз мескен халкым, 
Әгәр күрсәм бүтәнеңне, 
Эчемне били ялкын!

Тырышасың-тырмашасың,
Тормакчы тезләреңнән.
Базарларда эссе, салкын,
Моң ага күзләреңнән.

Моң елгасы – тозлы елга, 
Агыза гомереңне. 
Йә, кемнәрне җылытасың 
Яндырып күңелеңне?!

Онытты ир җан сөйгәнен, 
Назламый ирне хатын. 
Син бит бүген искәртәсең 
Ач, ябык сугыш атын.

И газизем, и бәгырем, 
Тик син дип дога кылам: 
Бир ирек һәм бир азатлык –
Бәхет бир, Раббым-Аллам!

Әллә кемнәр табынында 
Җанның хәләл азыгы. 
Бу кадәре интеккәннең 
Каламы соң языгы?!

Кичер, кичер, кичер, Аллам, 
Яшәсен газиз халкым. 
Гөнаһлары булса – алам, 
Ялмасын мине ялкын!

СИНДӘ КАЛДЫ

Серебезне төннәр алды, 
Әмма күңелем синдә калды. 
Хыял миндә, җаным синдә... 
Татлы уйлар хискә талды.

Һәм мин эзлим серле төнне, 
Сихерләдең, бәгърем, өнне, 
Адаштырдың, наян, аңны, 
Назларыңа чумган төнне.

Һич уйламас мине күргән, 
Соңгы дәртне сибәм, түгәм, 
Соңгы сүзем оча сиңа, 
Кызган, гүзәл, җанда йөгән!

Ярым, ярым – яраманым, 
Кызган таңым – нурлы таңым, 
Исәрләнде син дип аңым, 
Рухым күктә, җирдә – саным.

Төннәргә мин яраганым, 
Сергә җиңел караганым... 
Сиңа рухны өреп-өртеп, 
Алдамадым – алданганмын.

ТОР!
Тор, абыстай, уян инде, 
Гаҗәп, ничек йокы җиңде. 
Керфеккә керфегең иңде?! 
Тор, абыстай, шатлык килде!

Ятагыңда ястык җылы, 
Эчләрендә мамык тулы, 
Шундамы мәхәббәт юлы, 
Таба алдыммы бу юлны?!

Кара төндә сөю рәхәт, 
Җанга иңмәсен җәрәхәт, 
Тор, тор, җаным, уян җәһәт, 
Сабырлыгым бетте инде.

Рәхмәтләр яусын күкләрдән, 
Син татлы, җаным, күпләрдән, 
Төннәремне буш үткәрмәм, 
Пешкән җимешнең син тиңе!

Диңгездә дулкын йөргәндәй, 
Чүлләрдә сәмум өргәндәй, 
Күкләрдә яңгыр иңгәндәй, 
Силдәй агып йөрик инде.

Бер Аллаһ биргән бәйрәм бу, 
Галәмне биләр бәйрәм бу, 
Мин – аучы, ә син җәйрән бул, 
Йокыны мәхәббәт җиңде!

           * * *
Кар-бураннары кайнар, 
Кыш егетләрне сайлар. 
Кырда калсаң төннәрен, 
Җылытмас төшеп айлар!

Аралык ай – декабрь, 
Язга таба китә бир! 
Кышкы җилдә җан көйсә дә, 
Тормыш юлын үтә бел.

Боз эретер ут синдә, 
Көн җылытыр ут синдә. 
Йолдызлары белән күкне 
Күтәрерлек сут синдә!

Кырык чүлне үткәнсең, 
Кырык диңгез кичкәнсең. 
Кырык кырның уртасында 
Өч юрганы җиккәнсең!

Кыш бураннары уйный, 
Тормыш бураны кыйный. 
Ачылар күбрәк булса да, 
Татлысыннан җан туймый.

           * * *
Сыен минем кочагыма, 
Газиз күңелем парәсе. 
Мәңге сүнмәс утка төштем, 
Табылырмы чарасы?

Сөям, дигән саен, җаным, 
Бакмас булдың йөземә... 
Бу мизгелләр гел-гел килмәс, 
Ышан әйткән сүземә.

Калсын читтә дөнья гаме, 
Җанымда давыл купты! –
Җылы җәннәт җиле белән 
Кушылды тәмуг уты...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев