Мәдәни җомга

Хәбир Ибраһим: Сизмәдем дә яшьлек берлән Җәйнең узып киткәнен...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган язучы, драматург, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш, Т.Миңнуллин исемендәге әдәби бүләкләр иясе Хәбир Ибраһимга шушы көннәрдә 60 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.

  * * *

Ак кар яуган.
Көн эчендә яуган ак кар.
Кич.
Буш – урамнар, чана юлы
көндәгечә.
Утырам менә –
җан газабы –
төн эчендә.
Бер ялгызым...
Төнге фонарь.


        * * *
Көннәр буе чыкмыйм өйдән,
(Йөрәктәге әрни ярам!)
Сиңа ишек ачкан көннән
Мин көндәлек алып барам.

Ә син шундый матур дәштең,
Син елмайдың күргәч мине!
Язып алам һәр сүзеңне,
Язып барам һәрбер көнне.

Кайсын язам шигырь белән,
Шашып чиксез зур бәхеттән.
Кайсын сиңа, килү белән,
Укыйм алып көндәлектән.

Кинәт шундый моңсу була
(Мин язарга иренмәдем!) –
Күзләреңә яшьләр тула,
Пышылдамый иреннәрең.

Чөнки шундый шигырьләрем.


        * * *
Төнгә керсәм,
Төннәр мине яклый,
Сердәшләрем алар, кунагым.
Үз-үземә бәхет даулый-даулый,
Каләм алам кулга,
уйларым
талгын гына җирдән күтәрә дә,
алып китә мине еракка...
Син үтәсең саксыз гына кагылып,
Син китәсең дәшеп колакка.
Төннәр гамен җанга салдым тагын,
Сүзләр эзләп күңел кыйнала.
Мин әлегә үз дөньямда яшим,
Сиңа урын юк ул дөньяда.
Мин төннәргә җан җылысын аттым,
Дер калтырап килдем яныңа.
Син өстемә җылы юрган яптың,
Төн агуын сиптең аңыма...


        * * *
Менә китәм инде,
Менә китәм.
Тәрәзәңә яфрак сибәрмен.
Көн дә йөргән көзге тар урамга
Исемеңне язып китәрмен.

Менә китәм инде,
Менә китәм.
Язмыш иртән юлга куганда –
Җан җылысы эзләү кирәк түгел,
Җан җылысы тулган урамга.

Менә китәм инде,
Менә китәм.
Бер кайтырмын әле, билгеле!
Җиргә ятып, синең өянкеләр:
“Синме бу!?” – дип елар шикелле.

Менә китәм инде,
Менә китәм...


Көзләр җиткәч

Күрмәдем лә кыр казлары
Тезелешеп үткәнен,
Сизмәдем лә яшьлек берлән
Җәйнең үтеп киткәнен.

Әле генә җылы иде,
Салкын җилләр исәләр,
Агачлар да саргаешып
Моң-зарларын сибәләр.

Җир дә туңган, ап-ак булып,
Кыраулар да төшкәли.
Дымсу җиргә моңсу гына
Вак-вак яңгыр сибәли.

Алда – нурсыз көзге төннәр,
Нишләрмен соң ялгызым?
Мәхәббәтем гаип булды,
Җәйләр көзгә чыккачтын.

Күрмәдем лә кыр казлары
Тезелешеп үткәнен,
Сизмәдем лә яшьлек берлән
Җәйнең үтеп киткәнен.


Төнге кайтаваз

Елга чаты. Төнге сурәтең
Су өстенә төшкән көймәдән.
Якынайдым, дәшеп исемең:
- Безнең көймә комга терәлгән!

- Юк, ышанмыйм! – дигәч, аптырап,
Чыгармыйча тордым көймәдән.
Син карыштың, дәштең кабатлап:
- Безнең көймә комга терәлгән!

Һәм шуннан соң, әле ничә кат
Мин чакырдым сине көймәгә,
Тыңламадың, чыктың кияүгә!
Безнең көймә комга терәлгән...

...Кер чайкыйсың кичен елгада
Кача- поса, ә мин көймәдән
Шар ярырдай булып кычкырам:
- Безнең көймә комга терәлгән!

Онытылыр көймә, үтәр гомер.
Без ташлаган ярык көймәдән
Кабатланыр төнге кайтаваз:
“Безнең көймә комга терәлгән...”


        * * *
Юк, мин белмим соңлаганың!
Яза алмам синең юлдан:
Биш көнгә бер килә хатың,
Ун көнгә бер телеграммаң.

Без күрешкән авыл ерак –
Күбәләкле җәйге ояң.
Син су алган кизләү, улак
Тылсымыннан җирсү тоям.

Һәм аннары: август төне,
Калган салам, ялан кырлар...
Ә саламда – икмәк исе,
Баш очында - синең куллар...

Ачыла алмыйм, мондагылар
Һәр сүземнән кычкырып көлә! –
Бу җиңелчә дошманлыклар,
Каршылыклар каннан килә.

Авырлыгын бу дөньяның
Үз өстемә алу белән,
Сиңа тугры калуымның
Бу кадәре каннан килә.

Тик тынгысыз юләр башым
Читкә сөйри мине һаман.
Һәлакәткә илтмәгәе! -
Ахры, шундый безнең заман!

Төшләремдә – август төне,
Без хушлашкан күксел урман...
Ачуланма, әгәр мине
Яздырсалар синең юлдан!


        * * *
Мин чакырам сине, ә син юк!
Әйтерсең лә мин Сак, ә син Сок.
Әйтерсең лә төнге урманда
Ике сагыш йөри, ике ут...


        * * *
Кызыксыну уяталмас – көн кичергән 
                                                    җылы ояң,
Кызык миңа синең гүзәл эчке дөньяң.

Ул бүленгән йөзәрләгән, меңәрләгән
                                                   кисәкләргә,
Шуңа күрә мөмкин түгел аны
                                          үлчәп-исәпләргә.

Шуңа күрә сине эзли, сиңа гына 
                                                  тарта күңел,
Беләм ләкин бу дөньяда сине аңлау 
                                               мөмкин түгел.

        * * *
Подъезд төбендә taxi...
“Ашыгыч ярдәм” килеп туктаган,
Бер бай бичә туйга ашыга,
Ә берәүнең бәгъре сыктаган.

Урам тулып җепшек кар ишә.
(Көн авыша. Дөнья әйләнә!).
Туйлар белән алдап бер көнне
Алып китәр үлем мине дә...

        * * *
Мин яратам кичен адашып,
Югалырга юллар чатында.
Җилләр гүләп исә биредә,
Бертуктаусыз йолдыз атыла.

Тау астында тирән чокырлар,
Дулкын бәрә инеш ярына.
Кая алып китәр юлларым,
Яңгырына төреп, карына?

Яшь вакытлар – хатирә бары...
Күрәсең, ул бушка үтмәде.
Мин яшьлектән күпне көттем лә,
Яшьлек кенә мине көтмәде.

Сөйгән ярым, без соң нишләдек!?
Кайда калды яшьлек җилкәне?
Аһ, без бушка гомер үткәрдек:
Дөнья кудык,
Дөнья җитмәде.


        * * *
Мин китәрмен,
Әҗәл, ашыктырма,
Кума мине, кума дөньядан.
Үз-үземә китү юрасам да,
Мин тормыштан әле туймаган.

Мин туймаган тормыш газабыннан
Һәм чыкмаган яшәү уеннан.
Кем юксыныр, әгәр таң алдыннан
Мин югалсам яшәү туеннан?

Сөйгән ярым!
Сагышланма, зинһар,
Хәтәр уйлар алып башыңа!
Насыйп итсен иде, күрсәм иде
Киткәндә дә сине каршымда!

Матур чагың, дөнья, күптер синең!
(Бүген әнә буран котыра!).
Нишләрсең, йә, килсә соңгы көнең?
Яратканнар гел китеп тора...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: