Мәдәни җомга

Кешеләр, халыклар, ханлыклар – Кайсысы ташлардан борынгы?

6-10 июньдә Татарстанда Якутия (Саха) көннәре (Якутия – Татарстан төбәкара форумы) уза.

Якут шагыйрьләренең татар теленә тәрҗемә ителгән 
шигъри шәлкемен тәкъдим итәбез


Наталья ХАРЛАМПЬЕВА (1952)

Якутия Республикасының халык шагыйре, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре. Якутия комсомолы, Суорун Омоллоон исемендәге, Россиянең А.Т.Твардовский исемендәге әдәби премия­ләре лауреаты. Россиянең «Зур әдәби премиясе» иясе

ГОБИ ДАЛАСЫНДА ТӨШ

Җәйге кызу. Төнге учак яна.
Кисәү башын ялгыз әйләндерәм.
Кызгылт-сары утта җылы, якты,
Ә нигә соң анда сагыш күрәм?

Канга сеңгән кайнар хисләремне
Тыеп булыр микән?
Җанга кунган,
Чакырылмый килгән бу сөюдән
Төнге караңгылык нурга чумган.

Сөю, уттай, җанны чистартса да,
Нигә мескен йөрәк калтырана?
Исеректәй башны әйләндереп,
Кара ачу белән җан чылана.

Әй сөйлиләр, елга аръягында
Чиксез үчкә сәбәпләр бар диеп.
Ук очына анда агу керә,
Салкын сөңге китә кулга тиеп.

Кичә юләр колынымны эзләп,
Айлы төнгә кадәр йөдәп йөрдем.
Чит як ярда, тал буенда гына,
Ап-ак атта бер батырны күрдем.

Сүзсез генә ярдан калыкты ул,
Аты җирдә тирән эз калдырды.
Бу батырның серле бер карашы
Җанда күрелмәгән ут яндырды.

Бүген иртән, һаваларны кисеп,
Елга өсләреннән уклар очты.
Үлем рухы көлде колак ярып,
Тынычлыгым хәтерләтте кошны.

Кайда синең атың, гүзәл батыр?
Кайда чаба, авызлыгын тешләп?
Хәтта җил дә миңа әйтә алмас,
Кая таба оча угың, нишләп?..

Кем соң синең исемеңне атар?
Кабат күрерменме чабышкыңда?
Учак яктысында яшем түгәм,
Гасыр ялларына ябыштым да.
............................

Явыз сөңге ватыклары чери,
Җир өстендә җилләр улап йөри.
Далада мин бер төш күрәм төсле:
Мәхәббәт ул сугышлардан көчле.

Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе.


Николай ВИНОКУРОВ – УРСУН (1945)

Шагыйрь, прозаик, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче. Якутия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, П.А.Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

АЛДАН  ТАШЫ

Һәр урында,
Җир читендә хәтта,
Берәр чуерташны күрүгә
Искә төшә кинәт «Алдан ташы»,
Сабый чагым кабат терелә.

Җирдә яшәп күпме 
                            бәхет тойдым! –
Әмма җуеп шуның барын да,
Мин яңадан Алданыма кайтам,
Ташлар җыеп йөрим ярында.

Ике кесәм – ике калта гүя –
Ганимәткә тула.
Аннан соң
И ашыгам өйгә!
И бәхетле! –
Ыштан гына төшеп калмасын...

Бу хикмәтле сүзнең асылына,
Билгеле ки, соңрак төшендем:
«Алдан ташы» диеп атый халкым
Энҗеләргә тиңен кешенең.

Шуннан бирле микән –
Иҗатыма
Яктылыкны гына кушам мин,
Явызлыкны сөймим,
Авызлыкны,
Һәм үлемгә бигүк ышанмыйм.

Бәлки, дәвам,
Ерак киләчәктә
Мирасымны алыр да бер уч,
«Алдан ташы» диеп 
                             таныр мине?.. –
Хәтта фараз кылу куркыныч.

Азы да күп:
Дөнья чиген кичкәч,
Соңгы кабат тибеп тәртәгә, –
Алдан ташы булып ятсам иде...
Миңа шул да – бик зур мәртәбә.

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН тәрҗемәсе.

Рөстәм КАЖЕНКИН (1985)

Шагыйрь, тәрҗемәче. Якутия Республикасының яшьләр сәясәте һәм гражданнар башлангычы отличнигы

КЫЯЛАР

Ала каргалар саклый тынлыгын,
Кыялар мәңгелек төш күрә.
Иябез елганың өстендә
Канатларыбызга җан иңә.

Гөнаһмы, савапмы – беленер,
Көферлек золмәтен тараттым.
Олоңхо телен дә таныйлар –
Сахаларның изге байрагын!

Үлемсез кыялар хәтерли
Данлыклы Хан Ае ыруын,
Кешеләр, халыклар, ханлыклар –
Кайсысы ташлардан борынгы?

Борынгы батырлар хезмәтен
Саклыйдыр күңлендә кыялар.
Ул урта дөньяның иркендә
Төренгән меңләгән хыяллар.

Төшенеп булмый шул, нинди өн
Яңгырый кыялар артыннан.
Кайлардан кыяга тын өргән
Күренмәс җан җебе тартылган?

Рифат СӘЛАХ тәрҗемәсе.

 

Гаврил АНДРОСОВ – ХАБЫРЫЫС ОНДОРООС (1985) 

Шагыйрь, публицист, тәрҗемәче. Якутия Рес­публикасының мәдәният отличнигы. Якутия Респуб­ликасының «Тынычлыкны һәм халыклар дуслыгын ныгыткан өчен» Почёт билгесе иясе

            * * *

Бөек серле хәрәкәттән туган
Бик борынгы чорлар 
                              төпкеленнән –
Өлкән агайлардан әмер килде:
Узу кирәк утның үткеленнән.
«Сез ут белән уйнагыз!» – 
                                       дип, алар
Васыятьләрен әйтеп калдырды.
Ут җылытты безне, ут ашатты,
Саклап калды тирән тамырны.
Асылмалы биштәр калды безгә
Өлкән агайлардан.
Барлыгы:
Чыныккан чакма корычы,
Сихерләнгән чакма ташы,
Очкын кисәр чакма мамыгы!

Эшлексез һәм ялкау адәм заты
Җиңүченең авыр данын йөртә,
Сугыш чукмары һәм җилкуарлар
Ау мылтыгы белән иңгә төртә.
Болар нинди тормыш 
                                  алып килер?..
Ә киләчәк ни дип җавап бирер?..

Үзсүзле, холыклы, аяусыз
Мохтаҗлык табар ла үз җаен –
Акылга утыртыр, мөгаен,
Хак юлны күрсәтер, мөгаен...

Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе.

 

Елена СЛЕПЦОВА – КУОРСУННААХ (1964) 

Шагыйрә, прозаик, Якутия Республикасының атказанган артисты, Якутия Республикасының П.А.Ойунский исемендәге Дәүләт, Н.Е.Мординов – Амма Аччыгый исемендәге әдәби премияләр лауреаты

ӨНДӘҮ

Якутымның җаны булган кубыз
Ник моңланмый, уйнап 
                                       хисләрдә?
Шөлдерләрнең яңгыравык җыры
Ник чыңламый айлы кичләрдә?
Таң йолдызы Чулпан, 
                                  күзен кысып,
Ник карамый әле күкләрдән?
Һәр тарафка алдан килгән хәбәр
Ишетелми искән җилләрдән.
Телем минем нишләп 
                                     елан булып
Чыкылдамый биек күкләрдә?
Ник, акылым, утлы елан булып,
Чыгып баштан, иске, ташландык
Йортны урап, котырынып үскән
Үләннәргә күмелеп баштан ук,
Агуыңны чәчеп ятасың син?
Давылларны дәшкән сүзем, син,
Төмсез күкнең ташкан 
                                      сөтен эчеп,
Нишләп әле шашып көлмисең?
Аһ, әгәр дә җирнең бар серләрен
Җиткерсәләр, миңа пышылдап...
Ачылыр иде томаланган колак,
Күрә башлар иде күз чынлап.
Уяныгыз, минем сеңелләрем,
Канат куя вакыт уйларга.
Йоклап ятар чаклармыни болай?
Өлгерерсез әле йокларга.
Уяныгыз! Уйланыгыз! Вакыт!..
Сөйли башларга,
Ашык язарга,
Килә телемә иң кирәк сүзләр,
Иң зирәк сүзләр.
Эчтә эт өрә,
Зирәк сүзләрне теләп әйтергә!
Уяныгыз! Уйланырга вакыт!

Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: