Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА: Әни җитмәгәнгә елыйм, Каеннардай бөгелеп...

Акыл һәм мин Алтыннарны күп югалттым, Яңасын ала тордым. Үземә ошаганнарын Эзләдем, таба тордым. Тагын җуйдым, тагын, тагын... Зәркәнсез моңсу калдым. Янә шул хәл, ник болай дип, Утырып елап алдым. Елама, диде акылым, Беткәнме алтын, көмеш. Алар акчага сатыла, Чыгарырсың бер өлеш. Әле алда зур югалту (Хәтта әйтергә кыймыйм) Газиз...

Акыл һәм мин
Алтыннарны күп югалттым,
Яңасын ала тордым.
Үземә ошаганнарын
Эзләдем, таба тордым.
Тагын җуйдым, тагын, тагын...
Зәркәнсез моңсу калдым.
Янә шул хәл, ник болай дип,
Утырып елап алдым.
Елама, диде акылым,
Беткәнме алтын, көмеш.
Алар акчага сатыла,
Чыгарырсың бер өлеш.
Әле алда зур югалту
(Хәтта әйтергә кыймыйм)
Газиз әнкәең булачак,
Шунда еларсың, тыймыйм!
Рәхмәт инде акылыма,
Йөрәгем типте дөп... дөп...
Бу югалту газабына
Ничек түзәрсең дип... дип...
Йөрәк сагышы
Бу халәтем югалтудан -
Кулдан китте эшләрем.
Җанда бары тик бер сорау:
Алга таба нишләрмен?..
Тапмыйм юаткыч һич нәрсә -
Киң дөньясы хәтта тар.
Әниләрне югалтудан
Кыенрак нәрсә бар?!
Авыр әниемнән башка -
Куандырмый аткан таң.
Ансыз ничек яшәрмен дип,
Йөрәккәем суга чаң!
Йөргән юлларым уңышсыз,
Көнем-төнем сагышлы.
Җитми әнием киңәше,
Үзгәрталмыйм язмышны...
Башкаема уйлар төште,
Җан-тәнем тынгы белми.
Әниеңне югалтудан
Юк газаплырак берни,
Юк газаплырак берни.
Әни сүзе
Абыйларым минем өчен
Булсын диеп терәгем -
Кечкенә вакытымда ук
Һәрчак шулай теләдем.
Әни дә теләктә булды,
Какмыйча хәтта керфек:
"Дус-тату булыгыз, диеп,
Бертуган сез, өч бөртек.
"Әгәр өенә керергә
Булмаса вакытыгыз.
Агач кисәге булса да
Турларына атыгыз", -
Дип әйтелгән бер хәдистә,
Ни әйтим артык тагы?
Кыз туганны шулай хаклый
Изге Коръән китабы.
Өчегездә өч холык бар,
Өчегездә өч язмыш..."
Күңелемдә әнкәй сүзе:
"Ясый күрмәгез ялгыш."
Кирәк гел ияреп йөрү
Акылга - калышмаска!
Өйрәнеп яшәү тиештер
Әнидән - ялгышмаска!
Колагымда әни сүзе:
"Бәхеткә күмелегез.
Хәлен белеп торыгыз, ул -
Бердәнбер сеңелегез!"
Истәлек
Һәр сүзе истә, йөрәккә
Үтеп керә торганы.
Ә бүген җанны җылыта
Әниемнең юрганы.
Кайчак күңел бушатырга
Кирәк бит сүз мөнбәре.
Истәлек - өем түрендә
Әниемнең мендәре.
Җаныма ял, тәнемә көч
Бирүче мендәр, юрган.
Сагындыра туган нигез -
Икебез озак торган.
Бакчада, йорт тирәсендә
Эшли идек арганчы.
Мин бәхетле бала идем
Әниемнән калганчы.
Күңелемдә күп истәлек -
Сагынырдай өзелеп.
Әни җитмәгәнгә елыйм,
Каеннардай бөгелеп.
Авыл буйлап соңгы сәфәр
Ап-ак кышның тартышуы,
Йөрәкне ярсытуы.
Соңгы көнендә февральнең
Өемдә матәм туе.
Улый җиле, ыңгыраша,
Башны сорау бораулый.
Күршенең кара мәчесе
Каралтымда мыраулый.
Карлы-яңгырлы актык көн
Бураннарга уралган.
Күз алдымда әтиемнең
Җәсәде, кан буялган...
Күңелсез хәбәр ишеткәч
Әнием чыгып чапкан.
Әтине җәбер хәлендә
Эш урынында тапкан.
...Тагын февраль, шул ук көн бу -
Соңгы көн, салкын капкан.
Өем түрендә әнием
Ап-ак кәфенлек япкан.
Кулымда йасин китабы,
Укыйм соңгы сүзләрен.
Кулы кулымда суынды,
Йомам әни күзләрен.
...Ин вә иләйһи түрҗәгүн,
Сүнде кояш күгемдә.
Кулларының салкынлыгы
Күчте минем күңелгә.
Шул көннән соң мин беркемне
Аңлар хәлдә түгелмен.
Дөньясы җимерелсә дә,
Аптырамас күңелем...
Соңгы көне ап-ак кышның
Рәбигъ ае әл-әхыйр.
Авыл буйлап соңгы сәфәр
Соңгы юл, актык-ахыр...
Яратсам да, кыш, үзеңне
Бар фасыллардан артык,
Кычкырам ярсып: "Ник алдың
Әти-әнине тартып?"
Үпкәле идем...
Үпкәле идем февральгә -
Әтине тартып алды.
Зәмһәрир көне әнине
Җир куенына салды.
Ә бит әни әйтә иде,
Киләчәкнеме күреп:
"Суыкта ничек ятарсың
Җир куенына кереп?..
Җәйгә кадәр түзсәм иде,
Чигенсә иде чирем..."
Төрлечә дәвалап тордык,
Сызлап, авырткан җирен.
Тик җәйләргә җиталмадык,
Гомеркәйләрне сузып.
Газраил кышларда килде,
Синең теләкне бозып...
Февральнең кары яуганда
Кызым-бәгырем туды.
Дөньяга аваз салуы
Үпкәмне бераз юды...
Исән булсаң...
Сорыйсың күк, әни, миннән:
"Нигә, сирәк кайтасың?"
Исән булсаң, зур калада,
Беләсең, юк ятасым...
Исән булсаң... Исән булсаң...
Уйларымда авырлык.
Хәсрәткә төшкән кешене
Кем бар аңлый алырлык?
...Бер атлыймын. Бер тукталам,
Бер карап басып торам...
Авылыма кайткан чакта
Күңелсез синсез урам.
- "Киртә булырлык ниләр бар?
Кайтыр юлың ник өзек?"..
Сорыйсың күк елый-елый,
Үзәкләремне өзеп.
...Тып-тын гына карлар ява
Бер бурансыз, җилләрсез.
Киткән чакта: "Алыгыз, - дим,
Сагышымны миннән сез!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев