6 июль 2017 яңалыклары
-
Ризаэддин хәзрәт, яки Кичүчатта мөфти эзләре
Әлмәттән көньякта, ике инеш кушылып, Кичү елгасы башлангыч алган җирләрдә урнашкан Кичүчат авылын 1742-1752 елларда күренекле дин белгече, галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең алтынчы буын бабасы Юлдаш Ишкәев нигезләгән. Ул бирегә хәзерге Яшел Үзән районының Шырдан авылыннан, көчләп чукындырудан куркып килгән. Бүген галим туып-үскән нигездә Ризаэддин Фәхреддиннең тормышын һәм иҗади эшчәнлеген...
-
Баш бакчачы
Шәхси хуҗалыкларда терлекләргә тәмле сенаж, силос сирәк эләгә. Малларны мондый ризык белән сыйларга теләсәң, аны колхоз базыннан төнлә, җилкәгә күтәреп алып кайтырга туры килә. Өстәвенә, юлыңа җитәкче яки сакчы килеп чыгу ихтималы бар бит, ояты ни тора. Йөкнең авырлыгы да сиздерә, кача-поса кайтканда бик тиз элдертсәң дә, абзарга кергәндә сулыш...
-
Ансамбльнең энҗе-җәүһәре
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең төп солистларының берсе булган, матур тембрлы Алсинә Җәгъфәрова инде 13 ел буе халкыбызны "Иске кара урман", "Эңгер-меңгер" кебек озын көйләр, "Фазыл чишмәсе", "И, дүдәме, дүдәме" кебек яңгыравыклы җырлар белән сөендерә. Алсинә ансамбльгә 2004 елда И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын тәмамлап килә. Музыка көллиятендә укыганда ук...
-
Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА: Әни җитмәгәнгә елыйм, Каеннардай бөгелеп...
Акыл һәм мин Алтыннарны күп югалттым, Яңасын ала тордым. Үземә ошаганнарын Эзләдем, таба тордым. Тагын җуйдым, тагын, тагын... Зәркәнсез моңсу калдым. Янә шул хәл, ник болай дип, Утырып елап алдым. Елама, диде акылым, Беткәнме алтын, көмеш. Алар акчага сатыла, Чыгарырсың бер өлеш. Әле алда зур югалту (Хәтта әйтергә кыймыйм) Газиз...
-
Айга кырын карама
8 июль (шимбә). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 19.30 сәгатьтә калка, 2.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.16 сәгать. Авыр энергетикалы көн. Бүген тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашаудан тыелу яхшы, балан, мүк...
-
Фәтхулла АБДУЛЛИН: ТАТАРЛЫКНЫ ҺӘР АДЫМДА ДАУЛЫЙК!
"Татарстан-Яңа гасыр" каналыннан, "Татарлар", "Без тарихта эзлебез", "Таяну ноктасы", "Туган җир", "Әдәби хәзинә" кебек күңелемә якын тапшыруларны даими карап барам. Дөнья хәлләре белән дә танышмыйча булмый. Тик Мәскәү телевидениесе вакыйгаларны фәкать үзләренә кирәкчә, үз каланчасыннан гына яктырта. Мисалга, безнең Президентыбызны күрсәткәндә титрларда "Глава Республики Татарстан" дип кенә язалар, сөйләгәндә дә...