Галия Гайнетдинова: Өч пәрдәгә сыйган хатирәләр Хәтер сандыгында калалар…
Таштан булсын кыя, Таш булмасын йөрәк
КИТМӘ
Елның төрле вакытында миңа
Назлар, язлар алып киләсең.
Көздә язлар алып килүеңә
Сөенгәнемне син беләсең.
Мәхәббәтең белән шаштырасың.
Кабатлыйсың миңа: “Бул ярым!”
Иярләмәсәм мин хисләремне,
Иләслеккә кала бер адым.
Җаным көткән бәхетем син, диеп
Әллә алданамы бу күңел?
Язларың бик кыска гомерле шул,
Бәхете дә бер көн, ул – “бүген”.
Кирәк микән безгә андый сөю
“Иртәгә”се аның булмагач.
Кичтән яккан сөю учагының
Уты таңга кадәр калмагач?
Килгән саен язлар бүләк итеп,
Бу җанымны юкка тилертмә.
Әгәр сөйсәң, китмәс язлар булып,
Җылы назлар булып кал, китмә!
ӨЧ ПӘРДӘЛЕК ТАМАША
Өч пәрдәлек бер тамаша белән
Чагыштырам гомер агышын.
Һәрбер күренештә һич ялгансыз
Мин үзем һәм минем язмышым.
Чиратлаша анда өч күркәм чор,
Һәрберсенең әнә үз төсе.
Көлә-көлә шаян балачагым
Очып йөри күбәләк төсле.
Чая яшьлегем дә яулык болгап
Кереп бара томан артына.
Кире кайту мөмкин булмаса да,
Күңел шул яшьлеккә тартыла.
Ә шулай да гомер арбасыннан
Һич ярамый төшеп калырга.
Теләмәсәң дә син, картлык чорын
Туры килә каршы алырга.
Өч пәрдәгә сыйган хатирәләр
Хәтер сандыгында калалар.
Пәрдәсез һәм антрактсыз гына
Агалар да еллар, агалар.
САГЫНЫП, ТАГЫН КАЙТТЫК
И туган йорт, безнең изге нигез,
Ялгызыңны киттек калдырып.
Ямансулап һаман көтәсең син,
Тәрәз-күзләреңне талдырып.
Хәтерлисең: без дүрт бала үстек,
Түрләреңдә уйнап, тәгәрәп.
Менә идек өй артында үскән
Шомырт башларына үрмәләп.
Җан түзмәде, янә сиңа кайттык,
Безне көткән таныш бусага.
Без бит шушы нигез балалары,
Үзебезгә алтмыш тулса да.
Ничек яшәү кирәк кайтмый читтә,
Кайтыр өчен оя – йорт барда.
Авыл кары сагындырган чакта
Кайтабыз без хәтта кышларда.
Кайтабыз да сиңа, элеккечә
Җибәрәбез ягып мичләргә.
Күңел кайта кабат балачакка,
Аулак өйләр үткән кичләргә.
Ниндидер бер рәхәт ләззәт белән
Карлы урамнардан үтәбез.
Җылы өйдә, кайнар чәй янында
Үткәннәр йомгагын сүтәбез.
КАЗАН УТЛАРЫ
Казан утларын бер килеп
Күрсәң иде кичләрдә.
Алар янганга матур гел
Иртәләр дә, кичләр дә.
Балкыйлар Казан утлары
Казансу буйларында.
Нурлары коена уйнап
Тын елга суларында.
Утлар яктысында парлар
Урамнардан үтәләр.
Кулда – гөлләр, бер-берсенә
Йөрәк серен сүтәләр.
Мин дә йөрдем урамнарда,
Серле утларга карап.
Балкышлардан нурлар җыеп,
Кайтып килешем урап.
ЮГАЛМАГАН УЛ ҺИЧ ТӘ
Бөрчек-бөрчек бизәк төшкән
Яулыгымны югалттым.
Табылыр әле диеп гел
Күңелемне юаттым.
Яулыгым бик тә килешеп
Тора иде йөземә.
Таба алмадым, кем генә
Алды икән үзенә?
Шул яулыкны бүген кичтә
Бирде күрше егете.
Нигә алган? Уйларында
Ни икән ул егетнең?
Яулыкка төреп бирергә
Уйлаганмы сүзләрен?
Бер чара кирәк булганмы
Чишәр өчен серләрен?
Белгертте егет үземә
Күптән гашыйк икәнен,
Очрашып бер сөйләшүне
Күптән инде көткәнен.
“Яратам сине”, - диде ул,
Сөю, наз сүзләрендә.
Кулларында ак сиреньнәр,
Мәхәббәт күзләрендә.
Югалткан яулыгым шулай
Табылды айлы кичтә.
Ялкынлы учларда йөргән,
Югалмаган ул һич тә.
ҮЗЕҢНЕ КӨТӘ ЙӨРӘК
Син идең минем хыялым,
Син идең бәхет кошым.
Тик син, җитез карлыгачым,
Миннән еракка очтың.
Сайладың башка бер ярны,
Назладың, аны кочтың.
Сүнде учак, аерылды
Безнең барасы юллар.
Янәшәдә башка ярлар,
Балдаклы күптән куллар.
Үткәннәргә тузан кунган,
Үскәннәр инде уллар.
Уйлар арбасы яшьлеккә
Кайтара хәзер сирәк.
Син ерак, төшләремә дә
Керәсең сирәк-мирәк.
Шулай булса да сагынып,
Үзеңне көтә йөрәк.
ТАШТАН БУЛСЫН КЫЯ, ТАШ БУЛМАСЫН ЙӨРӘК
Диварларда ташлар,
Каберләрдә ташлар,
Сүтә тарих серен
Шул язулы ташлар.
Ташлар гасырларның
Күргән күпме явын.
Алар тирәсендә
Купкан күпме давыл.
Бирешмәгән алар
Аткан укларга да.
Аткан тупларга да,
Янган утларга да.
Азмы тапталганнар
Тояк асларында.
Яшен камчылаган
Тауның башларында.
Әйе, ташларның да
Язмышлары төрле.
Тик гөнаһсыз алар,
Түгел алар керле.
Тау бөркете сайлый
Ташлы кыяларны.
Ташлар арасына
Кора ояларны...
Таштан булсын нигез,
Таштан булсын һәйкәл,
Таш ул ныклы терәк.
Тик беркайчан өстән
Яумасын таш җиргә,
Таш булмасын йөрәк!
* * *
Мәхәббәтнең тирән күлләрендә
Ялгыз гына канат кагасың.
Җаннарыңа, күрәм, җылы җитми,
Япа-ялгыз учак ягасың.
Ә үзең син әзер шул учакның
Бар җылысын миңа бирергә.
Әзерсең син хәтта тормышымны
Бәйрәм ясап, гөлгә төрергә.
Җил-давылдан саклап, юлларымда
Атлыйсың син һәрчак янәшә.
Ярый әле син бар, син булмасаң,
Җаным, диеп миңа кем дәшәр?
Хакыйкатьне яклап җан атасың,
Илһамчы син иҗат иткәнгә.
Синдәй дуслар җирдә сирәк була,
Син охшыйсың күктән төшкәнгә.
Күктән төшкәнсең син йөрәгемә
Салкын көздә җылы өрергә.
Ярты сүздән бәллүр савыт сыман
Уалырга торган бәгырьгә.
Дустың булса, шундый булсын икән:
Ихлас булсын, булсын риясыз.
Андый дустың барда үзеңне син
Гел бәхетле итеп тоясың.
Сораулы уй башта, каләмемнең
Эштән туктап торган бер мәле.
Дуслык күперләрен күргәнем бар,
Бармы икән Дуслык һәйкәле?
ТАНЫЙСЫҢМЫ?
Әкияттәй зәңгәр айлы кичтә
Икәү килә әнә җитәкләшеп.
Күрче, иркәм, аның берсе – синдер,
икенчесе – миндер,
Таныйсыңмы, бу бит безнең яшьлек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев