Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ: Шомырт баткан мәлдә ак күбеккә...

Шомырт баткан мәлдә ак күбеккә, Яшелләнгән чакта җир өсте, Бусагада афәт көтәдер дип, Кайсыбыз соң башка китерсен?!

Күшегәбез

Җәйнең тәүге көне. Күшегәбез...
Кырау төшә безнең бакчага.
Чебен тәрәз кага. Җылынырга
Урын эзли – ышык юк аңа.
Чебенҗаннар булып тәрәз кагу,
Бәргәләнү хас ул безгә дә.
Тәлинкәгә кунар шул мәхлуктай
Яшибез лә уртак тирмәдә...
Үз тирмәбез, юкса, безелдибез:
“Булдырабыз”, – диеп. Булдырдык!
Уңышларны санап бетергесез –
Чебен булдыгына торырлык.
Алтайдагы ана бүре рухы
Рәнҗемәсен, бүре түгел без.
Сунарчылар хөкеменә мәмнүн,
Риза булып яши күбебез...

Вакыт комы ага. Көнлекчеләр
Күзенә дә шушы ком тулган.
Комсыз уңышлылар бәгыренә
Ваемсызлык ләме утырган.
Күшегәбез. Җир йөзенә сыкрап
Җәй атлаган тәүге көндә дә.
Фәрман биреп, күктә яшен уйный,
Кар болыты йөри түбәдә.
Күк күкри. Күкнең үз кануны.
Җан күшегә һәм тән калтырый.
Вәзирләрдән җиһангирлар кабат
Яңа корбан, яңа җан сорый.
Тагарагын сөяр чебенҗаннар
Тәлинкәне тота беләләр.
Үзләре үк риза-бәхил булып,
Шапалакка барып керәләр.

Ә шапалак шапылдата гына
Безелдәгән саен безләрне.
Җәй башындук болай күшегелгәч,
Күрә алырбызмы көзләрне?

Безнең мәйдан

 Соңгы елларда “Хәтер көне” матәм 
чарасын үткәрү өчен,  милли хәрәкәткә 
Кәрим Тинчурин исемендәге парк 
тәгаенләнде. Халык телендә аны 
“Бет базары” дип тә йөртәләр.

Ирек мәйданында ирек бетте...
Бет базары хәзер безнең мәйдан.
Монда кемдер иске китап сата,
Кемдер тунын – үз өстеннән салган.

Хан заманын күргән әйберләрне
Үз күзләрем белән күрим дисәң –
Хөр Ватаның халкы сәүдә иткән
Шул базарга юлың төшсен икән.

Иң ирекле илнең иң ирекле
Халкы шунда сату-алу итә.
“Менә бүген иске туфлиемны
Сата алдым әле, яшим бит, ә!” –

Дип шатлана берәү чын күңелдән.
Икенчесе бетле юрган сата.
Кемгә нәрсә хаҗәт – юк бәядән:
Иске сәгать, люстра, кунатакта...

Кемдер тәңкә сата. Тәңкәләре
Калган, имеш, татар дәүләтеннән.
Безнең мәйдан – бет базары бүген,
Юкса без дә татар әүләденнән.

Казан – безнең үз җиребез, имеш...
Ә мәйданга чыгып басыйм дисәң –
“Хуҗалардан” рөхсәт алу тиеш!
Юкса, хуҗа ул – без! Һәм без – исән!

“Без исән!” – дип оран салыр өчен
Рөхсәт кирәк! Рөхсәт бирелмәсә,
Син – хуҗага хезмәт күрсәтергә
Тиешлеләр әгәр киреләнсә –
Кирәк түгел сарыф итү көчең.

Юкса сине “хуҗа” дип тормаслар,
Сатулашып, базар мәйданында.
Төртеп егарлар да, аягыңнан
Өстерәрләр җәза мәйданына.

“Этләргә һәм татарларга монда
Керү – ясак!” – дигән элмә такта
Мәйдан капкасына эленмәгән.
Ә чынлыкта – бу язулар сафта!

Йөри алар акка кара белән
Язылмаган канун булып шулай.
Тыелмаган хокукларыңнан да
Тыю юлын табу кемгә кулай?

Сорау ачык... Ачык җавабы да –
Хокуксызлар хокук даулый алмый –
Ирек сорап, Ирек мәйданында.
Даулаучыга исә – җәза яный!
Азатлыгын җуйган кавем өчен
Бет базары исән, әле ярый.

Безнең мәйдан – бет базары бүген...


Канлы май
                              (11.05.2021)

Шомырт баткан мәлдә ак күбеккә,
Яшелләнгән чакта җир өсте,
Бусагада афәт көтәдер дип,
Кайсыбыз соң башка китерсен?!
Ә ул килде рөхсәт сорамыйча,
Ямьле көннең ямен җибәреп,
Тән ярасы, бәлки, төзәлер... Тик
Җанның мәңге сызлар җөйләре.
Кул сузымы калган иде ара
Җәйге ялга – каникулларга.
Гает көне җитеп килә иде,
Матур иде кичләр, таңнар да.

Иде... Әйе, сез дә бар идегез.
Шат авазлы, көләч йөзлеләр,
Җиргә иңгән җәннәт кошлары күк,
Татлы телле, баллы сүзлеләр.
Илаһи бу айның шаһитлары
Идегез сез, инде – шәһитләр.
Калебе кара маңкорт бер вәхшинең
Корбаннары. Тере мәетләр
Булды гүя күпме ата-ана,
Качты илгә-көнгә ышаныч.
Бер гаепсез гаип булдыгыз ла,
Җаннан мәңге китмәс бу сагыш...
Бер сәбәпсез күпме канлы корбан,
Бер гөнаһсыз җаннар – сабыйлар!
Кичерегез безне, рәнҗемәгез!
Гаҗиз уйлар җанны талыйлар...

Без бурычлы идек сезне саклап
Һәрвакытта сафта торырга.
...Кем уйлаган белем мәркәзенең
Әйләнәсен вәхшәт кырына.
Изге Рамазанда бар шайтаннар
Бәйдә була, диләр – сафсата!
Мондый зобанилык каршысында
Иблис үзе телен шартлата...
Хак Тәгалә ни дип мондый сынау
Бирде икән безнең язмышка?!
Диннән түгел, фәкать үзебездән
Бер эзләник – кайда ялгышкан,
Кайда абынганбыз, сөрлеккәнбез?
Һич аяусыз катгый сынауга
Нигә дучар булды безнең кавем?
Кичер безне, Раббым, йа Алла!

Кичерегез безне, и сабыйлар!
Вәхши дә бит безнең арадан...
Аны да бит без тәрбия кылган:
Безнең мохит, безнең аналар...
Хилафлыкны үзебездән барлыйк,
Йөрәкләрдән, җаннан, калебтән!
Сау-сәламәт җәмгыятьме соң без?
Әллә рухи имгәк-гарипләр?!
Фаҗигаләр кабатланмасынга
Һәм тапшырыр өчен Аллаһка
Кулдан килгәннәрне үтибезме?
Юл тотабыз кайсы тарафка?!
 
Хәтер

     1
Хәтәр хәтерсезлек чорында без –
Кими бара хәтере сау затлар.
Билбауларда күптән хәнҗәрләр юк,
Утарларда утлап йөрми атлар.

Хәтәр хәтерсезлек чирү булып,
Үләт булып калебләргә йога.
Хәтер барда – милләт әле исән,
Хәтер бетсә – милләт күзен йома.

Мәңгелеккә милләт йома күзен,
Чимал булып чит-ят кавемнәргә.
Кичә дошман затлар бүген – кардәш,
Яшибез лә шундый дәверләрдә...

Инкыйразның бусагасын атлап
Керү өчен ярты карыш адым.
Ишек ачык, түрдә ымсындырып
Мәҗлес гөрли, сыгылып тора табын.

Шул табынга юнәп, үз-үзеңнән,
Нәсел-нәсәбеңнән ваз кич тә син.
Онытылып яшә, коча-коча
Башка кавемнәрнең бер бичәсен.

      2
Кичә кардәш затлар бүген – дошман,
Яшибез лә шундый дәверләрдә.
Тарткалашып, нидер бүлешәбез,
Рисвай булып чит-ят кавемнәргә.

Юкса җир дә, күк тә уртак безнең,
Бүлешердәй нан да, калҗа да юк.
Сак белән Сок сыман араларга
Үсеп чыга таулар. Атабыз ук...

Атабыз таш күрше бакчасына,
Үз түтәлең мыжгыганда чүптән.
Чүбүләндәй хәтерсезлек баскач,
Мижа ызанын да җуйдык күптән.

Җуелгач бер мижа ызаннары
Киртә калмый, череп ава читән.
Камалышта калган чакларыңда
Үзең булып калулары читен.

Үзең булып кала алу читен,
Әмма үзең булып калыйм дисәң –
Хәтереңне берүк җуйма, туган!
Хәтер барда – син дә, мин дә исән!


Әби–бабай

“Каберегезне зыярәт кылыйм” диеп
Кайтсам да мин һәрчак ашкынып,
Җае чыкмый, вакыт тими кала,
Ирек бирми дөнья шаукымы.

Иңгә баса тормыш мәшәкате,
Икеләнә күңел һәм янә
Кире кайтам ният-максатлардан,
Аяк–куллар кабат бәйләнә.

Мин бит сезнең телдән төшми үстем,
Төшми үстем кулларыгыздан,
Кадерлерәк булып үзегезнең
Кызларыгыз, улларыгыздан.

Урыным минем һәрчак түрдә булды,
Бабаемның канат астында.
Ат арбасы күчәренең җыры
Ишетелүгә тыкрык башында

Йөгрә идем бабам каршысына,
Һәм хуш исле печән өстендә
Дилбегәнең очын кулга тотып,
Уза идем капка эченә.

Бабам юлга чыкса, әби мине
Алып калыр өчен арбадан
Тыкрыккача җәяү йөгрә иде,
Икәү кайта идек яңадан.

Ишек ярыгыннан сызылып кергән
Коймак яки күмәч исеннән
Таң беленгән чакта уянулар –
Бүгенгедәй һаман исемдә.

Ул ис, ул тәм, ул наз – һәммәсе дә
Майдан ягылган күк күңелемә.
Балачакның һәрбер хатирәсе
Илтә бабай-әби өенә.

Балачакның тансык мизгелләре
Мәңге сакланса да күңелдә,
Сезгә илтер сукмак һаман урау,
Һаман тигәнәккә күмелә.

Тигәнәкләр бәгырьләргә сара,
Мең мәшәкать булып, гамь булып.
Тигәнәкләр калка юлларымда,
Ул тигәнәкләр – болыт-болыт.

Олау–олау дөнья тигәнәге
Сезгә илтер сукмакны күмә.
Без алардан арынырбыз, ахры,
Сезнең катка күчеп килеп кенә...


Без бәйсез идек шикелле...
                   
                        Газинур Моратка

Тигәнәкне үз иткән ул, иңенә куйган кулын.
Уйчан күзләре офыкка төбәгән шигъри моңын.

Арандагы аты аның күндәмләнгән, тын тора.
Тигәнәкләр арасыннан кешнәп куя, пошкыра...

Юлындагы һәр тигәнәк иярсә дә ияргә,
Ирек сөяр Пегасын ул җилбәгәйгә җибәрә.

Җил иркенә җибәрә ул һәр азгынын, узгынын.
Вакыт үзе аралый ла иярле акын җырын.

Тигәнәкләр туфаннарда иярдән кала төшеп.
Кабаланмый гына атлап аның кайтып килеше.

Шигъри җаны бәргәләнеп алҗыган, йөге авыр.
Кысалар янә кысыла, заман янә болгавыр.

Кояш нурын мулдан эчеп, кызарган йөзе аның,
Изүе ачык дәрвиш ул, бер бәндәсе дөньяның.

Уйда йөртеп язылмаган әле күпме шигыре.
Кабат алданган самими, нәүмиз шагыйрь күңеле.

Ул түгел, дөнья чайкала. Янә кәефе төшеп,
Кабаланмый гына атлап, аның кайтып килеше.

Ул түгел, дөньясы янә махмырдан иза чигә.
Без бәйсез идек шикелле бит әле кичә генә.

Без бәйсез идек, тышаусыз, йөгәнсез атлар сыман.
Тик еракка киталмадык аран аратасыннан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев