Мәдәни җомга

Фәнил Гыйләҗев: Безгә барыбер дә түгел инде, ләкин Бездән сораучы юк! Без бу илдә ятим...

Үтерелгән җаннар арткан саен  Җанны яктыртучы өмет китә.  Һәр гөнаһсыз корбан өчен йөрәк  Бәргәләнеп, тән читлеген өтә.

ГАҖИЗ УЙЛАР

Золым үтәр. Исән булсак – яшисе бар,
Бик күпләрнең күзләренә карыйсы бар,
Күкрәк каккан империя колларының
Алда әле сәрхушлектән айныйсы бар!

Золым тынгач – нәтиҗәсен татыйсы бар,
Кемнәрнеңдер батырлыгын таныйсы бар,
Яралысын, югалганын, тотылганын,
Дус-дошманын, шәһитләрне саныйсы бар...

Дөньясына өр-яңача карыйсы бар,
Алга таба ни кыласын аңлыйсы бар,
Яңа шартлар кысасыннан кысылмыйча,
Җайлашасы, вәзгыятькә ярыйсы бар.

Золым тынып, без тынмасак – таңнар туар!
Дары исен, кан тапларын яңгыр юар.
Кемнең тәндә, кемнең җанда яра калыр,
Кемдер исә кешелеккә өмет җуяр.

Зәхмәттән соң элеккечә агар сулар,
Кемнәрнеңдер илдәшләре тынын буар.
Гавам кабат, гадәтенчә, баштанаяк
Үзе белгән мәшәкатькә кереп чумар.

Таңнар һаман офыкларны канга буяр,
Ирләр елкы, бәрән чалыр, корбан суяр;
Яшь киленнәр күмәчкә дип камыр куяр...
Яшәешнең ләззәтеннән кем соң туяр?!

Шаулап торсын тук игеннәр тулы кырлар,
Яңграп торсын шат авазлар, моңлы җырлар.
Насыйп булсын сыйланырга – нинди сый бар,
Гөрләп үтсен күркәм мәҗлес – Сабантуйлар...

Күге аяз, тамагы тук, өсте бөтен,
Имин булсын җир йөзендә кыз һәм уллар!
Дәрман бирсен сулар һава, эчәр сулар,
Кунакларга сәфәр дәшсен олы юллар!

Җәбер-золым кайчан бетәр? кайчан тынар?
Кем вөҗданын саклап калыр? кемнәр сынар?
Кемнәр газиз җанын корбан – фида кылыр?
Шул сорауга җавап эзли гаҗиз уйлар...

ДӘШМӘГЕЗ

Әйтмәгез акны – ак, караны кара, дип.
Җигелик, күзләрне йомыйк та!
Җиңелдек без күптән, яуларда түгел лә,
Җандагы куркудан, коллыктан.

Әйдәгез, кулларны күтәреп укыйк та
Без «Ясин» сүрәсен... Онытыйк.
Онытыйк һәммәсен – үткәнен, хәзерен...
Онытыйк туганнар каберен.

Юк, диик, андый хәл булмаган, булмас та!
Безнең юл гел башка, тик – җиңү!
Безнең ил иң бөек, иң гадел, иң хаклы!
Тик алга! Тик туры! Юк чигү!

Йә шулай диик без, йә дәшмик бер сүз дә.
Күзләргә элик тә пәрдәләр.
Күрмәскә тырышыйк, ишетмик, сөйләшмик!
«Без, диик, җиңелгән бәндәләр».

Һәм шулай яшәве, сулавы җиңелрәк –
Вөҗданың тыныңны бумаса.
Кулларны күтәреп, без «Ясин» сүрәсен
Укыйк һәм багышлыйк, булмаса...

ӘЛЕГӘ
      1
Инкыйраз дигәне шушыдыр,
Инкыйраз – бусага төбендә!
Инкыйраз һәр типкән йөрәктә,
Һәр күндәм бәндәнең күңлендә.

Җаныңа сарылган кабырчык
Бормалы, катмарлы, күп катлы.
Без – әкәм-төкәмнәр сыңары,
Шуышып ашлаучы туфракны.

Сакчыллар, имеш, без, бөкрегә
Какшамас кабырчык кигезгән.
Йөз суын корытып, ут йотып
Йөрибез мүкәләп, бер эздән.

Яшибез яшереп бөкрене, 
Турылар, төзләрдән кер эзләп...
Беркөнне юешең кибәр дә,
Куярлар җир белән тигезләп...

Күзләрне ачасы урынга,
Күз йомып шуабыз, капшанып.
Юатып, юмалап күңелне,
Мәхлукҗан булуга шатланып,

Акланып, сыенып шул җисем
Шәүләсе артына: «Без, дибез,
Дөньяны үзгәртер көч түгел,
Шөкер, бар шуышыр җиребез.

Без, дибез, зур түгел, кечеләр,
Без, дибез, бәләкәй кешеләр.
Тик безнең нигезне тишмәсен
Күзләрен кан баскан күселәр.

Тик безгә тимәсен дөньяны
Айкаучы туфан вә гарасат,
Читләтеп үтәр бар золмәтләр
Мәңге дә күзләрне ачмасак.»

Һәм йомган күзләрне мәңгегә
Йомганчы без шушы халәткә
Риза күк, ни булса – шул булсын,
Тик безгә тимәсен, әлбәттә.
      2
Кыенлык шулай да ишекне
Шакыса, үтмичә читләтеп,
Кардәше сыртына ябышып,
Бәгырен суырыр, бәдбәхет.

Күрмәс ул күзләрне кисүче
Нур тулы хакыйкать кояшын.
Күршесе, туганы сыртына
Өяр бар моң зарын, нужасын.

Дөньясын - һәммәсен гаепләр,
Тик үзе «гөнаһсыз, саф» калыр.
Инкыйраз сәбәбен аңламас,
Ак-кара үзара буталыр, –

Шул булыр җандагы инкыйраз,
Кайталмау истигъфар-тәүбәгә.
Шул булыр вөҗданның тәмугы,
Җәһәннәм – мәхлукҗан бәндәгә...
     3
Гомерлек юлдашы инкыйраз
Булучы илемнең күгендә
Бүген дә куера болытлар,
Инкыйраз – бусага төбендә.

Агыла ике йөз мөһерле
Кургашын табутлар ташкыны.
Һәммәбез кабырчык эчендә –
Әлегә өс бөтен, ас коры...

Әлегә казаны күрүче
Син түгел, мин түгел, ул түгел,
Әлегә кабырчык исән-сау... 
Әлегә! – Юану тәкъбире.

Әлегә без исән! Калганы
Эш түгел безнең дә, сезнең дә.
Һәр бәндә ялгызы сызлана,
Бикләнеп, кабырчык эчендә.

КЕШЕЛЕККӘ ӨМЕТ

Үтерелгән җаннар арткан саен 
Җанны яктыртучы өмет китә. 
Һәр гөнаһсыз корбан өчен йөрәк 
Бәргәләнеп, тән читлеген өтә.

Сыкранамын, җасусларны тиргәп, 
Иман сорап залим йөрәкләргә. 
Бер-беребез җанын кыяр өчен 
Түгел лә ул куәт беләкләрдә.

Бер-беребезне күрә алмас өчен 
Парлап бирелмәгән безгә күзләр.
Телләр ярдәмендә чагарга дип
Табылмаган мәгърур асыл сүзләр.

Кеше үтерелгән саен җирдә
Кителәдер җанның яктылыгы.
Без Кешеме? Әллә бу исемгә
Лаек түгел адәм актыгымы?

Кешелекле булып калыр өчен
Ник бәндәләр куймый хәләл көчен?
Бүгенгемә инанырга кыймый
Юрап йөрим, бу дип, бары төшем.

Саташуым дип юравым юкка,
Дөнья ычкынган күк кендегеннән.
Безгә калыр, ахры, гарьлек катыш
Яшеренеп йөрү кемлегеңнән.

Тыеп була микән дөньядагы
Кешелексезлекне арттыруны?
Кешелекне саклап калу өчен
Максат итә алсак иде шуны.


ТҮГЕЛ, ЛӘКИН...

         Барыберме безгә, сезгә барыберме?
                                             Марсель Галиев

Безгә барыбер дә түгел инде, ләкин
Бездән сораучы юк! Без бу илдә – ятим!
Без бу илдә – мәхбүс, тавышы сансыз 
                                                         коллар,
Безнең ораннарны күмә колоколлар,
Безнең оланнарны сорый заман җиле,
Шушы илдә бала табучысы – тиле.
Ул баласын, юкса, тапмагандыр илгә,
Тол калырга теләп, чыкмагандыр иргә,
Күрмәгәндер нужа, җиргә күмәр өчен
Үсеп буйга җиткән улын – кадерлесен!
Бездән сорамыйлар: телибезме, юкмы
Ил ирләре ача бер-берсенә утны.
Илләр белән илләр, ирләр белән ирләр
Тынышалмый һаман... 
                             Ә син ачмы, тукмы? –
Юк беркемнең эше. Уеннары – яулар!
Әйтерсең лә кеше – бер канечкеч 
                                                   җанвар...
Барыбер үк түгел инде болар безгә,
Бу хәлләргә безнең фикер төптән үзгә.
Үзгә караш бездә бу хәлләргә, ләкин,
Милләтебез үги, шыр ялангач ятим!
Юк, барыбер түгел! Сыктый, әрни
                                                      күңел!
Тик барыбер беркем берни кылмый, 
                                                      ләкин...
Бар кылганнар – дога: ярлыкасын
                                                        Хода!
Шуннан узып тагын нәрсә диеп 
                                                     әйтим?!


КҮНДӘМЛЕК

Без күнектек бугай. Без өйрәндек,
Йөрәкләргә якын алмый гына
Үткәрергә кеше хәсрәтләрен,
Үз яраңны ялмый-ялмый гына...

Без өйрәндек бугай залимнәрнең
Тәкъбиренә амин тотарга да,
Йодрыкларны төйнәп, йомып күзне,
Зәмзәм итеп хәсрәт йотарга да...

Без күнектек кебек хаксызлыкның
Хаклыгына ихлас инанырга.
Бастырылып, без оныттык бугай
Йокы сөременнән уянырга.

Без бүкиләр бугай... Бүкән сыман,
Чабып төпләнгәннән торып калган.
Тамырларың белән бер береккән
Җирдән кубарылу уе яман.

Казынуы авыр уеңда да,
Уйланмавың, сызланмавың – алтын.
Чабуларың җыеп, ялкынланмый
Җан асрый белү – яшәү хакың.

Яши алсаң... Яшәү, дисәң, шушы,
Шуышуың – очу, диеп атап,
Әгәр мәдхияләр җырлый белсәң,
Вөҗдансызлык хакын мең кат хаклап.

Иман терәүләрен җимердек тә,
Калдырмадык кадерләргә ядкәр.
Кимермик дип, җанны, җилгә каршы
Төкердек соң, йәгез, кайда кадәр?

Түшәлгәнме изге ният белән
Безнең юлларыбыз тәмугкача?
Өрәк сыман бәргәләнә Иман,
Нәүмизләнеп, җанга иңәлмыйча.

...Без җиңелдек бугай, яусыз гына,
Без бирелдек, ахры, әсирлеккә.
«Аһ, син заман, заман!» – дия-дия,
Төрдек үзебезне кәфенлеккә...

Без күнектек бугай җан сакларга,
Йөрәкләргә ялкын үрләтмичә.
Җан сакланды – Иман хисабына...
Фани Җирдән Сират кичә-кичә.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: