Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фәнил Гыйләҗев: Әдәби шаржлар

Башына ул бүрек кия каракүл тиресеннән, Бүрек кисә дә, үзе ул Акбүре нәселеннән.

Равил Фәйзуллинга

Татмедиа бинасына бер көн
килми калса – эшсез тилмерә.
Бүрек кисә, самавыр күк кайнап,
пар чыгарып йөри биредә.

Диңгез сые булмаганда, безгә 
бата кайчак каен суы да.
Чулман буйларында үскән егет 
Аккош күлләрендә коена.

Дулкын күкрәгенә башын салып, 
суны коча – кызлар кочкан күк,
Поэзия күкләрендә йөзеп, 
болыт өсләреннән очкан күк.

Яр буена чыккач, бора-бора 
ыштанының сыга юешен,
Яр читендә күзәтәләр кызлар
«шырык-шырык» килеп, көлешеп.

Ул – диңгезсез көе безнең илне 
диңгез сые белән сыйлаучы
Белоруссиягә охшап тора – 
Лукашенко сыман юлбашчы.

Фотоаппарат төймәсенә, белмим, 
баса беләдерме, юктырмы?!
«Архив» диеп, алып килә тора 
үзе төшкән сурәт-фотоны.

Лукашенко сыман... Картлыкка ул 
төкерми дә, китми исе дә.
Фаш итә ул әле Әхсән хатын, 
әле каен суы эчеп исерә...


Ренат Хариска

Яшьлегендә Алып батыр белән 
Муромецны язган дус итеп,
Хәзер яза «Декамерон» белән 
«Үбешү»не зурлап, хуш китеп.

Опера һәм балет өчен язган 
либреттоларының юк саны,
Мәскәү сәясәтен үсендергән 
поэмаларының – хисабы.

Сәясәтне Мәскәү кая борса, 
каләмен дә бора шул җайга.
Шигъри сүзнең барометры ул, 
йөзә агым аккан уңайга.


Айдар Хәлимгә

«Мин бит чирлим!» – 
диеп башлый сүзен, 
аннан үзе сине чирләтә.
Өч хикәя язып салган булса, 
таптыра ул синнән бишләтә.

«Тозлап яткызасыз!» – диеп сүгә 
бер ай элек очлап куйганын.
Әүвәл сүзне башлый зәгыйфь кенә: 
«Мин чирлим бит, – диеп, – туганым!»

Ул – Оратор! Кирәк тапса – мактый, 
йә җир белән куя тигезләп.
Мәдхиядән башлап киткән сүзен 
дәвам итә кайчак кер эзләп.

Яки киресенчә – сүгә, әрли... 
Бетте(!) дигән чакта үзгәрә,
Һәм тотына икенчегә борып,
Ука-чуклы сүзләр тезәргә.

«Казан утлары»нда ул әүвәлдә 
башкорт булып шигырь бастырган, 
Ә азакта башкортларны тетеп 
ут уйнаткан каләм астыннан.


Разил Вәлиевкә

«Тормышыбыз – сабантуй» дип йөрде 
һәм «Яшисе килә!» диде дә.
«Йә булмаса үзем үзгәрәм» дип, 
«Эт кояшы»н элде күгенә.

Шигъри хисе мәйдан, мөнбәрләрдән 
канун бүлмәсенә бикләнде.
Тәңгәлләштерүләр, тигезләүләр 
узды тәмам чама-чикләрне.

Әмма ләкин тормыш дәвам итә, 
ул да киңәшчеләр сафында.
Илшат Әминовка фәһем бирә 
дөрес итеп сөйләү хакында.


Марсель Галигә

«Кумпык» дигәннәре нинди сүздер, 
гадилеккә үзе гади ул.
Әнә ничек кибаранә басып 
атлап килә, Марсель Гали ул!

Үзе яңа укыганын синнән 
сорагандай итеп ала да,
«Нәдәннәрем!» – ди ул, бармакларын 
ыспай гына чөеп һавага.

«Белмисез бит сез шуны да!» – дигәч, 
йөзләренә мәгърур тантана
Чалымнары чәчрәп чыга аның: 
үз акылына сөенеп шатлана.

Шагыйранә итеп сурәтли ул 
һәрбер әдәбият әһелен.
Үзе генә белгән төсләр белән 
буяп бирә белә һәрберен.

Берәүне дә яманламый үзе, 
каһкаһәле, матур көлә ул. 
Сине наданлыкта гаепли дә, 
хакны үзе генә белә ул.

Чандыр санын арысландай итеп 
күрсәтүче йомран шикелле
Масаюлы гали кыяфәтен 
хет бер генә аның күр инде:

Кибаранә басып, ыспай гына, 
кәс-кәс атлап, кәһвә эчәргә
Әдәбият кафесына килә 
Марсель Гали һәрбер иртәдә.


Зиннур Мансуровка

Пушкин белән хат алыша, 
Тукай белән гәп кора.
Ул әллә экстрасенс шунда, 
әллә борчак шыттыра.

Шагыйрьләр акылга туймый, 
дип сөйлиләр сөйләвен.
Тик ул бик җитди кылана, 
белә нәрсә сөйләвен.

«Өтерләре куелган!» дип, 
ел да шигырь китерә.
Астөшермә, аңлатмалар 
ясамауны үтенә.

Укучысын өйрәтә ул 
сүзлеккә ябышырга.
Борынгы, архаик сүзләр 
белән дә таныштыра.

Әйтерсең лә ул Тукайның, 
Пушкиннарның чордашы.
Шагыйрьләрнең шигыреннән 
озынрак сүз башы,

Озынрак анализлы
китап күзәтүләре.
Җене сөйми кыскартуны 
яки үзгәртүләрне.

 

Вахит Имамовка

Каеш аелын урысча 
еш ала ул теленә.
Сөекле фәләночларның 
йөзе шунда күренә.

Тамырлары Карабәккә 
барып тоташа аның.
Ханнар нәселе диярлек 
кемебез бар соң тагын?!

Нәсле тарихын белә ул, 
безгә дә бәян итә.
Милләтче ярлыгын шуңар 
такканнар, кирәк бит, ә!..

Яшерелгән ил тарихын 
чиште ул – Ватан серен.
Ул актарып чыгармаса, 
кем казыр тарих көлен?

Ул «Мәдәни җомга»ны да 
«Тарихи җомга» итә.
Ул – Карабәк тумасыннан, 
шаһзадә, кирәк бит, ә!?


Ркаил Зәйдуллага

Ул көтелгән кунак хәзер 
безнең редакциядә дә.
Бу шагыйрьгә булыр икән 
шундый реакцияләр дә.

Күбрәк Дәүсоветка бара, 
безгә килә сирәгерәк.
Парламентта сүз сөйләве – 
җил селкүе кирәгерәк.

Ул хуҗарак инде хәзер 
язучылар берлегенә.
Ләкин тавыш ныграк чыга 
Рифат Җамал бөереннән.

Элегерәк кайда барса, 
шунда хуҗа булды үзе.
Һай күбәйде хуҗараклар, 
ул – Замырак калды үзе.

Президентның аппараты, 
Мәдәният министры,
Сайлаучысы, депутаты – 
бар да сүзне тота коры.

Бар да коры закон кертте, 
акыл кертте бу шагыйрьгә.
Бигүк хуҗа түгел бугай 
үз-үзенә ул хәзергә.

Бик тә хуҗа булыр иде, 
тик эшләре җаваплырак.
Кызганышып, дус-ишләре 
кул кысыша: «Шулай, брат!»


Газинур Моратка

Бездә эшләми ул, тик төш җиткәч, 
хәл белешеп чыга, җай булса.
Кайчакларда кич утырып кала, 
фикерләшер иптәш табылса.

Әүвәлдән ул аягүрә басып, 
сине мактый, мактый журналны,
Үзе язып элгән гыйбарәсен: 
«Син күрдеңме, – диеп, – шуларны?».

Кыскалыгын мактап, дүртьюллыкны
«Высший пилотаж!» дип бәяли.
Күңеле булсын өчен күп кирәкми 
инде аңа үзе әллә ни.

Аннан бер чак гәп куера төшкәч, 
әмәлләре беткәч чыдарга,
Тотына ул Илһам Шакиров күк 
моңлы борма җырлар сузарга.

Үз җырыннан тулгач күңелләре, 
садә җаны үтә хисләнгәч,
Мөлдерәпләр күз яшьләре бәреп, 
ташып чыга, моңга кизәнгәч.

«Честь имею!» – диеп әйтеп куя, 
«Но пассаван!» – дия. Азактан, 
Күккә йодрык чөеп, саубуллаша. 
...Хәл белешә көндез кабаттан.

Кичкә хәлләр тагын кабатлана – 
әгәр фикердәшләр табылса.
Җай булмаса: «Но пассаран, абзый!», 
«Честь имею!» – дибез, җай туса! 


Рабит Батуллага

Хәтта Коръән Кәримне дә 
үзенчә тәфсир кыла,
Үгез күтәненә чаклы 
пешереп, табын кора.

Башына ул бүрек кия 
каракүл тиресеннән,
Бүрек кисә дә, үзе ул 
Акбүре нәселеннән.

Ул аксакал инде күптән, 
сакалы шәп агарган.
Йөрәге сау – 
сәгать сыман эшләп тора, 
яңарган.

Ул карт бүре, әдәбият 
кырында күпне күргән.
«Узар китәр»е кулында, 
һәрвакыт үзе белән.

«Китапханәче»ләре һәр 
урыс сүзен пешереп,
Татарчага әйләндереп 
ачыш ясый, өшкереп.

Ат ашамый, бары елкы 
ите генә ашый ул,
«Тән кабат пычак сорый» дип, 
җөй эзләрен капшый ул.

Ул «Манчестер Юнайтед»ның 
уйнаганын ярата,
Шул команда уенына 
соклана вә җан ата.

Кан басымын көйли аның 
командалы уеннар.
Янсуарда кодасы бар, 
кодасының – сые бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев