Мәдәни җомга

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА: КЫЛГАН ЭШЕМ ҖИРНЕ САФЛАНДЫРСЫН, БЕР ТАМЧЫСЫ БУЛСЫН ДИҢГЕЗЕҢНЕҢ...

Илгә кайтсын Бар ямемне бирәм гөлләремә, Тир суларым түгәм җиремә. Ак чәчәккә чумган яраннарым Урын ала бакчам түрендә. Бар көчемне бирәм хезмәтемә, Куәтемне салам җырыма. Моң-миһербан тулган шигырьләрем Чәчәк атсын иҗат кырымда. Кылган эшем җирне сафландырсын, Бер тамчысы булып диңгезнең; Тәрбиясе булып илгә кайтсын, Әдәп-Иман дигән зур сүзнең! Аксакал Аксакаллар...

Илгә кайтсын

Бар ямемне бирәм гөлләремә,
Тир суларым түгәм җиремә.
Ак чәчәккә чумган яраннарым
Урын ала бакчам түрендә.

Бар көчемне бирәм хезмәтемә,
Куәтемне салам җырыма.
Моң-миһербан тулган шигырьләрем
Чәчәк атсын иҗат кырымда.

Кылган эшем җирне сафландырсын,
Бер тамчысы булып диңгезнең;
Тәрбиясе булып илгә кайтсын,
Әдәп-Иман дигән зур сүзнең!

Аксакал

Аксакаллар кеше йөзен ертмас,
Мәслихәтләп әйтер, киңәшер.
Аксакаллар бугаз киермәсләр,
Алдан күреп, җайлап сөйләшер.

Аксакаллар шөһрәт өчен түгел,
Халык кирәгенә кузгалыр.
Әләк белән дуслыклары булмас,
Ялагай да кискен «юк» алыр.

Мин-минлектән һәрчак ерак торып,
Намус кушкан юлдан төз барыр...
Шушы кануннарны тоткан егет
«Аксакал ул!» дигән ат алыр.

Әби патша күпере

1766 елда Минзәлә шәһәре янындагы Минзәлә елгасы аркылы Екатерина II тимер күпер салдырган.

Тимер күпер - Әби патша эше,
Челтәрләнеп тора читләре.
Бабай түгел, әби булса да ул
Бикләмәгән милли чикләрне.

Мәчет салган татар.
Шуннан килеп,
Жалу киткән Әби патшага:
- Манарасы чиркәүдән дә биек,
Долой!.. Налог - күккә ашканга...

- Ә юк, - дигән, Әби патша әйткән, -
Мин аларга бары җир бирдем.
Ә Күкләргә бер Аллабыз хуҗа,
Күкләргә мин хуҗа түгелмен...

Улым, ничек хәлләрең?

Өрлектәй буйларың, кадерлем,
Син идең өметем, терәгем.
Никләргә бу картлык көнемдә
Калмады икән соң кирәгем?

Җаныма тынычлык табалмыйм,
Утларга салдың бит, балам син!
Кояштай көләргә теләдем,
Тәгәрәп еладым дала тиң.

Бал-майда үстердем кадерләп,
Хәзер соң киңәшем ник көчсез?
Баласы аеклар генерал,
Баласы сәрхушләр бер мескен.

Таңнарда тетрәнеп уянам,
Килер, дип, ни ачы хәбәрең?
Фикерең, гамәлең аекмы,
Улкаем, ничек соң хәлләрең?

Үтне сытар гайбәт чөмереп...

Гөнаһлардан гел сакланып йөрдем,
Яхшысынмый йөрдем күп чакта.
Гомер үтә торды.
Үткән елларымны
Сатып алып булмый бер хакка.

Ялгыз көннәр, ялгыз төннәр үтте,
Тәкъдимнәрдән гел йөз чөереп.
Газапланып, азапланып үтте,
Үтне сытар гайбәт чөмереп.

Җитәкләшеп алга барган булдым
Сабыйлыгым белән берлектә.
Уйсыз башлар көлеп яшәделәр,
Сөелеп яшәделәр хөрлектә.

Гөнаһлардан гел сакланмак булып,
Үз бәхетемнән үзем баш тарттым.
Алтыннарга сатып алыр идем
Үткән көннәремне бер кайтып.

Көләр идем, бер сөелер идем,
Оялмыйча җирдә беркемнән.
Юашлыгым белән гомер буе
Мин баш тарттым бугай иркемнән.

Коендыр нурларыңа

Елмаер идем көн булып,
Якты нур булып тусам.
Сайрар идем бер кош булып,
Бәллүр талларга кунсам.

Түр тәрәзәңнән сирпелеп
Керер идем өеңә.
Биер идем көннәр буе
Йөрәккәең көенә.

Моңнарыңа төрер идем
Бөтен тирә-юнеңне.
Коендырчы нурларыңа
Син дә минем көнемне!

Унике шәм

Ничек чыдыйсың, дип дуслар
Сорый карап күземә.
Елмаерга тырышам ич -
Чыкканмы әллә йөземә?

Сакланам, кайчак вакланам
Ямьсез, көфер сүзләрдән.
Утырып бер елар идем -
Яшь тә чыкмый күзләрдән.

Табигатьтә төрлесе бар,
Суыкны көтә балан.
Ул янымда булса әгәр,
Ялт итәр иде алан.

Гомер юлым маңгаема
Язылганмы соң ялгыш?
Көрсенәме соң бу күңел,
Күпсенәме соң язмыш?

Салкын көннәрдә кызышам,
Эссе көннәрдә туңам.
Бәхет эзлим. Бәхетсезлек
Өстенә барып чыгам.

Унике шәм яндырыр ди
Кызларның гадәтләре.
Тәкъдиремдә сөйгән ярның
Сөенгән сәгатьләре...

Өнәми, имеш...

Ялгыз-ятим кайгылардан арынмас,
Мәҗлесләрдә исеме телгә алынмас.
Аның өчен бер кеше дә аһ ормас,
Гел хәсрәттән торыр хәле ялгызның.
Мәхтүмколый.

Күз яшедәй ачы язмышыма
Борынын җыерып карый берәүсе.
«Өнәмим, - ди, - зарлы бәндәләрне,
Көлеп яшәү - тормыш мәгънәсе!»

Бик яратыр идем мин дә, туган,
Гел елмаеп, көлеп йөрүне.
Бакыйлыкка күчми, фанилыкта
Тәмуг җәзаларын күрүне.

Рәхәт диеп уйласаң соң әгәр,
Ал кайгымны, бирәм үзеңә:
Кадерлеңне үтереп тыксыннар да,
Шатлык нуры тутыр күзеңә!..

Гел елмаеп, авыз ерып йөре,
Ялгызлыгың тартсын чабудан.
... Уй-фикерең үзгәрмәсме шунда,
Авырлыкны бераз танудан.

Вөҗүдем - гарасатта

Гөрләп торган табын түрләрендә
Җыен әрсез җырлап туй итте...
Халисә Мөдәррисова.

Өметләнмим хәзер тынычлыкка -
Тынгы язмагандыр, күрәсең.
«Бәхетемне» түргә чакырганда,
Белдеммени золым керәсен.

Белдеммени бөтен вөҗүдемне
Гарасатка чорнап бәрәсен,
Кадер күрми кагып-сугыласым,
Хурланудан көеп-көйрәсем.

Белдеммени вәгъдә бирүченең
Үз сүзендә тормый алдарын.
Түр башында кунак булганнарга
Күпчетәсен гаилә чүп-чарын.

Өметләнмим хәзер яхшылыкка -
Аның өчен якты уй кирәк.
...Заманалар кире якка китте,
Зәхмәт кагылмаган ир сирәк...

Алтыдагы алтмышка

Күзләремә карап: Асылкаем, диеп
Әйтмәдеңме әллә?
Әйттең бит.
Мин мәңгегә синең белән, диеп
Антлар эчтең,
Әмма киттең ник?

Киттең,
Кайттың,
Тагын китеп бардың -
Сәер хәлме?
Түгел, аяныч.
Ямьле чакны шулай тиз оныткач,
Каян тусын сиңа ышаныч?

Каян килеп сиңа өмет баглыйм,
Терәк белән көнем үтәр, дип.
Алтыдагы кире беткән холык -
Алтмыш яшьтә башка җитә ник?..

Чакыру

Савыктыр син сулган гөлемне,
Терелтик бу чирле көнемне!..
(Бер мәртәбә сәлам биргәнгә
Мең бурычлы тоям үземне).

Табигать-җир дәррәү уянган,
Чәчәгенә шомырт буялган...
Балкыталсаң балкыт бу җанны,
Сагыш сеңгән төссез дөньямны.

Өшегәннең, сулган, шиңгәннең
Дәвасы син, син ул мәрхәмәт.
Нәзакәтле җылы нур булып
Күкрәгемә тул син, мәхәббәт!

Өндәү

Җырларымда калдың зың булып,
Йөрәгемдә калдың туң булып.
Телгә алып булмый исемең,
Күңел елый, елый сулыгып.

Сызлый-әрни бәгырь-йөрәгем,
Тоз сибелгән яра эзләре...
«Бирешмә әле,
Көчле булып кал!» -
Диеп өнди сабыр күзләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: