Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Яңартылган Тукай музее

30 август – мөстәкыйльлек көнендә бөек Тукаебызның Казан каласындагы әдәби музее кабаттан ачылды. Яңартылган мирасханәне ачу тантанасына Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән бергә министрлар да килде. Әлеге тантанада беркадәр соңарыбрак берничә галимебез белән әдипләребез, сәнгать әһелләре дә катнашты. Әкиятләрдә шаяртканча, «ул мәҗлестә безгә дә утырырга насыйп итте, кайнар чәе белән мыек юешләттек».

«Мәдәни җомга» газетасы Тукай музееның ремонт таләп итүе турында инде өч ел элек чаң кага башлаган иде. Мирасханә ике елдан артык гомер буена эшләмичә торды. Ниһаять, яңартылган бүлмәләрен һәм андагы яңа экспозицияләрне тамаша кылу бәхете дә эләкте. Башта ук әйтеп куйыйк, бина искиткеч тә матур җиһазланган, экспозицияләре дә дистәләгән музей көнләшерлек.

Мәгълүм булганча, музей Тукай урамындагы Шамил йортында урнашкан. Дөрес, әлеге бинаны 1863 елда бертуган сәүдәгәр Аппаковлар шәхси милекләре рәвешендә төзеп куйган була. Кызларын Кавказда 25 ел буена сузылган азатлык восстаниенең башлыгы, атаклы Шамил имамның уртанчы улы Мөхәммәтшәфигә кияүгә биргәннән соң, әлеге бина кәләш бирнәсе рәвешендә чечен баһадиры милкенә әверелә. Әле исән чакта ошбу бинада бары тик газиз халкын кырдыртып бетермәү хакына гына 1859 елда баскыннар армиясе алдында тез чүккән бөек Шамил имам да кунак булып киткән, дигән риваять тә яши. Кияү балакай Мөхәммәтшәфи исә чечен халкының тарихына генерал дәрәҗәсенә ирешүче буларак кереп кала… Дөрес, 1906 елдан соң әлеге таш бина сәүдәгәр Вәлиулла Ибраһимов кулына күчә, анысы биредә кондитер фабрикасы ачып җибәрә. Октябрь инкыйлабыннан соң байтак еллар буена тарихи йорт күп фатирлы коммуналь йорт буларак та хезмәт итә әле. Ул фәкать 1986 елда, бөек шагыйрь тууының 100 еллык юбилее уңаеннан гына Тукай музее булып эшли башлый.

Бина каршында хәтта тыш­­кы кыяфәте өчен генә дә тез чүгәрлек. Түбә сөңге очыдай үткен шпильләр һәм гаярь кирмәнне саклаучы түгәрәк бастион үрнәкләре белән матурланган. Бинаның ишегалдына алып чыгучы хуҗалык ишекләре, хәтта яшерен бүлмәләре дә булган сыман. Йортның тәүге төзелеш байлыгы бүгенгә кадәр тулы­сынча ачыкланып бетмәгән. Соңгы яңартылу вакытында да тәрәзәләр өстендәге шәрык өслүбләре, шәрыкча бизәлеш үрнәкләре табылган әле.

Ремонттан соң музейны да өр-яңадан корганнар. Күргәзмәне Татарстанның Милли музей хезмәткәрләре әзерләгән. Элек­кеге экспозицияләр сорылыгы, примитивлыгы белән тешкә тигән булса, хәзер инде музейда һәр бизәк яңача. Музей шәхсән халкыбызның бөек шагыйре Тукайга багышланган булса да, ХХ гасыр башы өслүбендәге кунак залы, әдипнең замандашы һәм иҗатташы Хәсәниләр нәселендә сакланган рояль, тәүге артистларыбыз дәвамчылары китергән музыка кораллары, китап шкафлары һәм сервантлар, шагыйрьнең апасы Саҗидә киеп йөргән калфак һәм жилетлар, гомумән, интерьер-бизәлеш кунаклар каршына шул чор рухын бастыра, без үзебез дә ирексездән газиз шагыйрьнең замандашына әвереләбез.

Әлбәттә, татар әдәбиятына гашыйк кунакларга шагыйрьнең тормыш юлы да, иҗат җимеш­ләре дә яхшы таныш инде. Аннары, дөньяда нибары 27 ел гына гомер итәргә өлгергән егетнең тормышы-язмышы да гаҗәеп бай була алмый. Музейда да без янә нәни Апушның Кушлавыч, Өчиле, Кырлайларда үткән балачагын, Уральскидагы мәдрәсәдә укып аякка баскан, шул ук кала нәшриятында башлаган хезмәт һәм иҗат юлын, ахыр чиктә инде Казан үзәгендә шаулап үткән данлыклы яшьлеген күздән кичерәбез. Һәр бүлектә диярлек Тукай замандашларының фото­сурәтләрен күрү бик тәэсирле. Тукай Казанга күчеп килгән елларда ук аякка баскан та­тар театрына аерым урын бирелгән. Нәни Апуш Җаек мәдрәсәсендә яңадан «театр атасы»на әйләнәчәк Габдулла Кариев белән бергә белем алган булса, татар халкының беренче хатын-кыз артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская уенына да гел сок­ланып яшәгән, шуны дәлилләгән шигырьләре исән. Ахыр чиктә, Тукай «Сәйяр» труппасына исем бирүче дә. 

Тукай – Казанда 1905 елдан соң нәшер ителә башлаган бик күп матбугатның даими авторы да. Ходайга мең шөкер, ул татарның талантлы уллары Фатыйх Әмирхан, бертуган Коләхмәтовлар, аерым редакция коллективлары белән дә фото­рәсемгә төшеп өлгергән.

Музейны бизәү вакытында Мәскәүдә яшәүче атаклы рәссамыбыз, Тукай бүләге иясе Ильяс Айдаровны да чакырып китергәннәр. Ильяс – ике гасыр чигендә Уральск каласында нәни Тукайга белем биргән атаклы Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин нәселеннән бит. Бер бүлмә бизәүне Ильяска тапшырганнар. Бүлмә уртасында бөек Бакый Урманченың ак мәрмәрдән ясалган Тукай сыны урын алса да, диварларны Ильяс ясаган Мотыйгулла хәзрәт, аның аяныч язмышлы улы, Тукайның замандашы Камил Мотыйгый, шулай ук шәкерт Апуш, ул укыган мәдрәсә, бүген әдәби музей урнаштырылган Шамил йорты, иске Казан күренеше рәсемнәре бизи. Биредә үк егет Тукаебыз гыйшык тоткан, аңа илһам биргән Зәйтүнә Мәүлүтовага да урын табылган. Шагыйрь аякка баскан Өчиле, Кушлавыч күренешләре дә бар. Ильяс әфәнде рәсемнәренең һәммәсен дә музейга бүләк иткән. 

Музей ачылган көнне әдә­­би очрашулар залына икенче рәссамыбыз Фәридә Хәсьянованы чакырып китергәннәр. Әлеге зал диварларына Фәридә ханымның Тукай әсәрләре буенча ясал­ган рәсемнәре эленгән. Ка­мал исемендәге Академия театрыннан чакырылган халык уен кораллары оркестры да тамашачыларга милли моң һәм аһәң өстәмичә калмый.

Бинаның беренче катында тамашага сабыйларын ияртеп килүче кунаклар өчен әзерләнгән аерым зал бик тәэсирле. Уртада Тукаебызның бөек Шүрәлесе, диварларда күренекле рәс­сам­нарыбызның мәгълүм рә­семнәре. Әмма залда әле са­быйлар экраннарда үзләре хәрәкәтләндереп күңел ачсын өчен виртуаль уеннар да, аларга таратырлык рәсемле китаплар да бар икән. Һәммәсе – музейлар эшчәнлеге өчен зур яңалык.

Яңартылган музейның икенче катында уртага Җир шарының макеты, киштәләргә Тукай китаплары урнаштырылган уку залы, ә ишек аша Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган талантларыбызның әсәрләре урнаштырылган ае­рым бүлмә урын алган. Дөрес, әлегә тукайлылар залын тулы­сынча җиһазландырылган дип булмый, исән-сау яшәүче әдипләрдән, артист, рәссам һәм композиторлардан шәхси ядкәрләр туплыйсы, лауреатлар исемлеген тулыландырасы бар.

Һәм инде яңартылган музейга үз тәкъдимнәребезне җиткерергә дә бик вакыттыр. Тукай – барча төрки халык, хәтта бөтен дөнья өчен кабатланмас, уникаль талант. Ул бернинди университетларда, Пушкин шикелле, Царское Село лицеенда патша балалары белән бергә илнең иң күренекле, сайлап җыелган мөгаллимнәре тарафыннан белем алган асаба кавем вәкиле түгел. Гыйлемне нибары «гади» Мотыйгулла хәзрәтләрдән алган килеш тә, Тукай бөтендөнья шигърияте күгендә якты йолдыз булып кабынуга ирешкән. Ничаклы гына тыйнак булып кыланмыйк, күптән миллионлы булулары белән күкрәк кагучы төрекләрдә дә, әзәри, казах, үзбәкләрдә дә 27 яшендә дөньякүләм дан яулаган бер генә шагыйрь дә юк. Моны төрки дөнья әдипләре үзләре дә, урыс вәкилләре, Европа әдәбиятчылары да таный. Исемнәре бөтен дөньяга билгеле Самед Бургун, Чыңгыз Айтматов, Константин Симонов һәм тагын дистәләгән күренекле шәхесләрнең Тукайны күккә чөеп, аның иҗатына соклану белдереп язган сүзләре мәгълүм. Аларны өр-яңадан туплап чиләнү дә кирәкми, шагыйрь Рөстәм Акъегет чыгарган махсус китапта аларның һәммәсе бар. Җир шарының макетын куеп, уку залы дип әзерләнгән бүлмә менә дигән. Өч дивар буенча бер үк китапларны тезеп чыгу һич мәҗбүри түгел. Уртадагы дивар өстенә Тукай рәсемен йолдыз рәвешендә урнаштырып, безнең маягыбыз турында сүз әйткән талантларның цитаталарын, хәтта шунда ук рәсемнәрен урнаштырып, шулардан газиз шагыйребезгә таба җеп сузсагыз, аңа Җир шары халыклары күрсәткән кадер-хөрмәт тә, Тукай бөеклеге дә киң ачылыр иде. Әлеге стенд-барельеф өчен миллионлаган тәңкәлек чыгымнар да соралмый. Без үз бөегебезнең кадерен, иң әүвәл, үзебез белсәк иде.

В.ИМАМОВ.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев