Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Васил Шәйхразыев Якутск шәһәрендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарада катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха (Якутия) Республикасында.

Бүген Милли Шура рәисе Якутск шәһәренең  “Җиңүче сугышчылар” монументы урнашкан  Җиңү мәйданында булды. Монда  Хәтер һәм кайгы көненә – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган митинг уза.

– Ветераннарыбызга  без бу бөек Җиңү өчен зур рәхмәт әйтәбез. Без яшь буынга мөрәҗәгать итәбез. Кадерле балалар! Тарихыбызны онытмагыз, чөнки илнең киләчәк язмышы сезнең кулларда булачак, – диде үзенең чыгышында Васил Шәйхразыев.

Милли Шура рәисе һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Чарада шулай ук  Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышы (Ил Тумэн) Рәисе Алексей Ильич Еремеев, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Валерьевна Балабкина, Якутск шәһәр Думасы рәисе Альберт Александрович Семенов, «Якутск шәһәре»шәһәр округы башлыгы урынбасары – Якутск шәһәре округ администрациясе аппараты җитәкчесе Руслан Владимирович Тимофеев, Бөтенроссия җирле үзидарә үсеше Ассоциациясе Идарәсе Рәисе Цецерский Иван Николаевич, Иваново шәһәре Думасы Рәисе Кузьмичев Александр Станиславович, Екатеринбург шәһәр Думасы Рәисе урынбасары Тестов Виктор Николаевич, Саха (Якутия) Республикасы Хәрби комиссариатының хәрби-патриотик эшләр буенча бүлек башлыгының өлкән ярдәмчесе, полковник Николай Григорьевич Гребенников, Якутск шәһәренең ветераннар советы рәисе Николай Александрович Тряпша, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Саха (Якутия) Республикасы халык депутатлары, Россия Федерациясе субъектларыннан мактаулы кунаклар, Якутск шәһәр Думасы депутатлары, Якутск шәһәренең округ администрациясе җитәкчелеге, Якутск шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, яшьләр, белем бирү учреждениеләре укучылары, башкала халкы һәм кунаклары катнашты.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев