22 июнь 2022 яңалыклары
-
«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео
Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!
-
Казанда «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивален данлыклы Образцов театры ачты
Казанда «Шомбай-fest» халыкара курчак театрлары фестивален Сергей Образцов исемендәге Дәүләт академия үзәк курчак театрының «Алтын битлек»ле «Снеговик» спектакле башлап җибәрде. Фестиваль ачылышында театрның «Театр чудес» журналының презентациясе үтте.
-
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов вазифасыннан китте
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Ленар Зарипов билгеләнде.
-
Васил Шәйхразыев Якутск шәһәрендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарада катнашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха (Якутия) Республикасында.
-
Миңнеханов: Йорт милкен бозган өчен гражданнарны җаваплы итүне карарга кирәк
Гомумйорт милкен бозган өчен гражданнарны җаваплы итүне карарга кирәк. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган утырышында әйтте. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.
-
Йолдыз Миңнуллина җәйге кичтә шигырь тыңларга чакыра
Шагыйрә шигырьләрен 26 июньдә Милли китапханәдә – «Моң» театраль мәйданчыгында укый.
-
Ачлык-ялангачлык онытылмый
Сугыш чорында Казанда һәр буш җир кишәрлеген кешеләргә тараталар. Иске аэропорт, Әмәт станциясе, Дәрвишләр бистәсе, хәтта өлешчә Ботаника бакчасыннан да кешеләргә бәрәңге, яшелчә утырту өчен җир бирелә.