Р.Гафаров: «Кайбер ишегалларында идарәче компанияләр кыш дәвамында бер тапкыр да булмаган кебек тоела»
Ел башыннан Казанда йорт яны территорияләрен һәм урам-юл челтәрен сыйфатсыз карап тотуга бәйле 127 хокук бозу очрагы теркәлгән.
Ел башыннан Казанда ишегалларының һәм урам-юл челтәрен сыйфатсыз тотуга бәйле 127 хокук бозу ачыкланган, 54 административ материал рәсмиләштерелгән. Халык барыннан да бигрәк кардан чистартылмаган тротуарларга һәм квартал эчендәге юлларга, тукталышларга һәм баскычларга, җәяүлеләр кичүләренә, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен каралган пандусларга зарлана. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров идарәче компанияләргә атна дәвамында барлык ишегалларын һәм квартал эчендәге юлларны канәгатьләнерлек хәлгә китерергә кушты һәм юл челтәренә хезмәт күрсәтүче подрядчыларга җитди чаралар белән янады.
«Без халыктан кире элемтә алабыз һәм кайбер ишегалларында идарәче компанияләр бер тапкыр да булмаган кебек тоела. Башка түземлегебезне сынамагыз, әйдәгез максималь рәвештә мобилизацияләник, – диде Рөстәм Гафаров һәм район башлыкларына көн саен вәзгыятьне контрольдә тотарга, даими әйләнеп йөрергә кушты.
Ул шулай ук идарәче компанияләрнең халык белән яхшырак хезмәттәшлек итәргә һәм барлык хәбәрләргә оператив рәвештә җавап бирергә тиешлеген билгеләп үтте. «Ишегалдыннан кар чыгару – бу коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә күрсәтелгән аерым графа, шуңа күрә карар халык артында кала. Идарәче компанияләр, үз чиратларында, җыелышлар оештырырга тиеш, әгәр яшәүчеләр карны чыгарырга карар итсә, идарәче компанияләр аны мөмкин кадәр тиз арада чыгарырга тиеш», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров. Моннан тыш, идарәче компанияләр халыкка ишегалларында калдырылган машиналарның махсус техника эшенә комачауламавы турында хәбәр итәргә тиеш.
Урамнарны җыештыруны юл эшчеләренең җитмәве дә катлауландыра. Рөстәм Гафаров сүзләренә караганда, кар чистарту техникасын йөртүчеләр беренче сменада эшли, ә көчле кар яву шартларында бу җитәрлек түгел. «Гыйнвар аенда гына да Казанда ике айлык явым-төшем нормасы яуды, явым-төшемнең нормасы – 33 мм, инде 61 мм кар яуды», – дип билгеләп үтте ул.
Муниципаль предприятиеләрдә яңа хезмәткәрләрне җәлеп итү өчен машина йөртүчеләргә һәм механизаторларга хезмәт хакы арттырылды, аерым алганда, Горводзеленхоз машина һәм төягеч белән идарә итүчеләрнең хезмәт хакын 28 %ка күтәрде һәм бу елдан башлап алар уртача 55-60 мең сум алачак. «Бу инде без элек эшчеләр таба алмаган акчалар түгел. Эшче көчләрне җәлеп итү эшен активлаштыруыгызны сорыйм. Шул ук вакытта юл эшчеләренең җыештыру сыйфатының стандарты булырга тиеш. Карны ашык-пошык чистарту – мондый алым безне канәгатьләндерми», – дип ассызыклады Р.Гафаров.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, муниципаль предприятиеләрнең күчмә составы кар җыю машиналарының маршрутларын күзәтергә мөмкинлек бирә торган датчиклар белән җиһазланган. «Хәзерге вакытта субподряд оешмалары һәм идарәче компанияләр системасына тоташу төгәлләнеп килә. Без кайсы предприятиеләрнең эшләвен, ә кайсыларының өстән-өстән генә эшләвен аңлыйбыз. Әгәр дә вәзгыять үзгәрмәсә, без генподрядчылар белән җитди чаралар күрәчәкбез», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Мингалиев сүзләренә караганда, гыйнвар аеннан шәһәрдә 2 меңгә якын объект тикшерелгән. Идарәче компанияләргә карата 28 беркетмә төзелгән, 14 беркетмә һәм белдерү муниципаль юл предприятиеләренә тапшырылган. Моннан тыш, хокук бозуларның артуы күзәтелә – узган ел территорияләрне кышкы чорда тиешенчә карап тотмаган өчен административ материаллар 475 тапкыр төзелгән, бу 2020 елга караганда ике тапкырга күбрәк. «Узган ел башында кар бик күп яуды, шуңа бәйле рәвештә теркәлгән хокук бозулар саны артты да», – дип билгеләп үтте Наил Минвәлиев. Мәсәлән, тротуарларны һәм җәмәгать транспортының тукталыш кесәләрен җыештырганда тәртип бозулар өчен юл хезмәтләренә 44 материал төзелгән, кар вакытында ыгарылмаган, нәтиҗәдә юлларның йөрү өлеше тарайган.
Узган елны шулай ук 141 идарәче оешмага йортларны сыйфатсыз җыештырган өчен 190 беркетмә төзелгән. Тагын 23 сәүдә һәм җитештерү предприятиесе үз территорияләрен җыештырганда кар өю аркасында җаваплылыкка тартылган. «Барлык сәүдә оешмалары җитәкчеләре үз бурычлары турында якындагы территориянең, керү төркемнәренең, пандусларның тиешле халәтен тәэмин итәргә тиеш. Кар бүрекләре һәм боз катламнары барлыкка килүгә юл куймаска кирәк», – диде Наил Минвәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев