Мәдәни җомга

Премьера, юбилей һәм тәкәләр сөзеше

Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры тыйнак кына рәвештә үзенең 85 еллык бәйрәмен билгеләп үтте.

Гәрчә коллективлары шактый егәрле булса да, көчләрен башка театрларны яки тамашачыларны шаккатырырлык шау-шоу ясауга сарыф итмәгәннәр. Ул кичтә театр үзенең даими тамашачыларын Әмирхан Еникинең “Гөләндәм туташ хатирәсе” дип аталган повесте буенча куелган спектакль премьерасы белән каршы алды.


Тамашаның сценарий авторы итеп шартлы рәвештә Илһам Гали атлы күләгәле автор аталса да, асылда бу исем астына театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин белән әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдинов яшерелүен дистәләгән тамашачы белә. “Яңа драма әсәрләре язучылар юк бит”, дигән сылтау эзләмичә, әле һаман газиз әдип саналган Әмирхан аганың әдәби әсәрен сәхнәләштерүгә алынулары – үзе үк зур сөенеч.

Пьесаның сюжеты бик катлаулы түгел. 1918 ел. Казан каласы әле Кызыл Армия, әле ак гвардиячеләр кулына күчеп йөргән бик хәвефле заман. Ләкин җәмгыять һәм тормыш, тау чишмәсе кебек, үз агымы белән һаман дәвам итә. Әнә, әле кичә генә шактый егәрле сәүдәгәр булып яшәгән Әхмәтҗан бай (артист Сәлим Мифтахов) белән аның хатыны Бибимәликәнең (Лилия Мәхмүтова) бердәнбер кызлары Гөләндәмгә (Резидә Сәлахова) дә 17 яшь тулган. Чәчәк кебек гүзәл булып җитешкән Гөләндәмне пианинода уйнарга өйрәтү өчен Әхмәтҗан бай мәркәзгә әле даны таралып кына килүче яшь музыкант Салихны (Зөлфәт Закиров) яллый. Ә 18 яше яңа гына тулган һәм йөрәгендә тәүге сөю хисенә сусау тамыр ярган, хыялый һәм хисчән егет ничек инде алма-чия төсле пешеп җиткән чибәр кызга гашыйк булмасын ди! Мәхәббәт туп тавышларына, яңа инкыйлаб алып килгән тыю-киртәләргә дә колак салмый, язгы дәрья сыман шашынып ага бит ул!

Салих белән Гөләндәм дә яшеренеп кенә кул тотыша һәм үбешә башлый. 18 яшьтә булуын, туган тиешле апасының фатирында кысан гына бүлмә биләп яшәвен, хәтта урамдагы туп атышлары турында уйлап та тормыйча, Салих тәүге мәхәббәтенә гыйшкы турында белдерә, хәтта кулын сорый. Ләкин Салихның йөрәгендә инде икенче төрле, яңа ут та кабынып өлгергән. Ул Кызыл Армиягә гашыйк, аның сафына язылып та өлгергән. Хәрби гимнастерка кигән музыкант егет Оренбург ягындагы сугышларга юл тотарга тиеш. Шуңа карамастан Гөләндәм дә, вак-төякләрен сыңар гына төенчеккә төйнәп һәм әти-әнисеннән качып, Оренбургка китеп баручы Салихка ябышып чыгарга да әзер. Әмма Әхмәтҗан байның да күз карасы кебек кадерләп үстергән кызын күзле-башлы итүдә шәхси исәбе бар. Гөләндәмне Сембердәге Касыйм байның (Харис Хөснетдинов) энекәше Газиз (Айдар Фәтхрахманов) шикелле сәүдәгәр егеткә кияүгә биреп куйсаң, бер ел буе “оекбаштагы” иске запас белән генә “җан асраган” Әхмәтҗанның да тормыш һәм сәүдәсе көйләнеп китәргә мөмкин. Үзе Сембер байлары нәселеннән булган һәм, мөгаен, яшьлегендә чын гыйшык та татып карамыйча, исәп-хисап буенча кияүгә чыккан Бибимәликә дә әүвәл сөю уты белән янган Гөләндәмгә теләктәшлек белән караса да, ахыр чиктә ире Әхмәтҗаннан йоккан сәүдәгәрлек чире үзенекен итә, ана кеше дә кызын байлар катламы вәкиле Газиз белән кавыштыру юлына баса. Бер кайнар мәхәббәт язмышы шулай җимерелә...

Премьераның икенче көнендә үк социаль челтәрләрдә тискәре һәм кайнар бәя бирүләр байтак булды инде. Кемдер “Салих Сәйдәшев образыннан шут ясаганнар”, дип шәрран ярырга ашыкты, икенчеләр “сюжеты гап-гади, Тинчурин коллективы авыл театры дәрәҗәсенә төшеп беткән”, дип тә тибеп алды. Ләкин ни өчендер “Еники ничек язган, шул калыптан чыга алмыйча сәхнәгә менгергәннәр”, дигән шикеллерәк мөһер күренмәде. Сценарийны күләгәдә калган Рәшит белән Шамил әфәнделәр төзесә дә, алар күрәләтә торып, ачыктан-ачык Әмирхан аганың әсәрен таптап уза алмый лабаса!

Ә шут яки кәмитче дигән бәягә килгәндә, спектакль барышында Салих-Зөлфәтнең кызылгвардияче киемендә чыккан эпизоды гына бераз кызгану һәм ачыну хисе уятты. Салих-Зөлфәткә бакча карачкысына охшатып, алагаем олы гимнастерка кидереп кую да, Сәйдәш кадәр Сәйдәшне башына хәрби фуражкасын адәм рәтле кия белмәгән пешмәс җан итеп сурәтләү дә гротеск рәвешендә, чамасыз күпертү булды. Иң нәфис бармакларга ия композитор белән кирза итек киеп алган солдат образларының – бер-берсенә бик үк ябышып бетмәвен без дә чамалыйбыз. Шулай да, режиссер Рәшит әфәндегә Салих Сәйдәшевнең үлемсез “Кызыл Армия маршы” тудырган бөек композитор икәнлеген онытырга һич ярамый иде. Аннары, без бүген күзне беркадәр акайтып карасак та, Салих Сәйдәш Кызыл Армия сафына да үзе теләп язылган. Һәм, гомумән, Сәйдәш йөрәгендә яңа армиягә карата чын мәхәббәт һәм соклану хисләре булмаса, үлемсез марш та туа алмас иде!..

Спектакльдә кытыршы җирләр шактый. Өлкән яшьтәге Гөләндәм хатирәсен автор булып укучы Әлфия Хәсәнованы да үз ролен югары кимәлдә башкарды, дип канәгатьлек белдереп булмый. Әхмәтҗан бай йортында асрау яки ялчы кыз Сабира ролен башкарган Диләрә Фәттахова уенын да чамасыз чытлыклану һәм шамакайлануы өчен күңел кабул итми. Бүгенге көн күзлегеннән карап күпертелгән образ килеп чыккан, ә ХХ гасыр башындагы тыйнак вә әдәпле татар туташларына һич тә тәңгәл түгел.

Күңелне сөендергән һәм театрлар сәхифәсендә урын алырга лаек булган вакыйга – татар сәхнәсенә тәүге мәртәбә бөек Сәйдәш кайтты! Режиссер Рәшит Заһидуллин белән артист Зөлфәт Закировның Сәйдәш ролен кат-кат камилләштерәсе, тиешле югарылыкка куясы булса да, татар сәхнәсендә бүген бөек композитор образы бар. Татар театры Сәйдәшебезгә мохтаҗ, ул безнең арабызга тере, гади һәм бөек булып кайтырга тиеш иде!..

Беренче мәртәбә премьера агышында сәхнә түрендә 7 кешелек оркестр уйнавын да күрдек. Зөлфәт-Сәйдәш шул оркестрның дирижеры булып та уйнагач, вакыйгалар дулкынына да бик сыешып тора, бер дә артык түгел. Ләкин күңелдә ут. Казан буйлап инде ничәнче атна буена “Тинчурин театрын ябып куялар да, аның урынына музыка театры ачмакчылар икән”, дигән имеш-мимеш йөри. Аны инде рәсмирәк кәнәфиләрдән “берәү дә Тинчурин театрын ябарга җыенмый, коллективка унлап музыкант кына өстәләчәк”, дигән юату алыштыра. Бу күзлектән карасаң, менә “Гөләндәм...” спектаклендә дә 7 кешелек оркестр өстәмә герой булды. 2-3 көй уйнап күрсәттеләр, Резидә-Гөләндәм дә 3 җыр башкарды. Моны шул булачак “катнаш”, “музыкаль” театрның тәүге чыгышы рәвешендә кабул итәр идең, әмма асыл музыка театры мондый булырга тиеш түгел сыман. Иртәгә берәр режиссер табылып, ул музыкаль водевиль куярга теләсә, Тинчурин театрының драма артистлары арасыннан һәркайсы да “умырып” җырлый йә “типтереп” бии, ачуым килмәгәе, канканнарны күрсәтә аламыни? Ахыр чиктә, кәлтә еланы белән керпе балакайны никахлаштырып-катнаш­тырып буламы соң? Һәм хәтта музыка театры ачып куйсалар да, водевильләрне сәхнәләргә мендерерлек хореографлар, режиссерлар бармы? Татар театрлары бүген драма режиссерларына да кытлык кичерә бит.

Күңелдә яңа шөбһәләр дә калка. Инде ничәмә-ничә ел элек иске автовокзал белән ике арадагы бакчага шәхес культы елларында бер гөнаһсыз көе атып үтерелгән Кәрим Тинчурин исемен бирделәр дә шуның уртасындагы бер аллея читенә “Монда Тинчурин истәлегенә һәйкәл куелачак” дип язылган таш та беркеттеләр. Ләкин Тинчуринга багышланган һәйкәл һич күренми. Милли музыканың, бүген төзергә ниятләнгән музыка театрының да остазбикәсе булып саналырга хаклы Сара Садыйкова хөрмәтенә койдырылган бакыр һәйкәл дә һаман үз урынын алмаган. Болай һаман күзгә төтен җибәреп, чикерткә шикелле гөлдән-гөлгә, вәгъдәдән-вәгъдәгә сикергәләп кенә яшәсәк, безнең берәр хыял чынга ашачакмы? Итәк кисеп, җиңне ямамыйлар. Бер җәмгыятьне нигезенә тикле җимереп, яңасын тергезү бик кыйммәткә төшә. Тарих андый тәҗрибә-уеннарны йөге-йөге белән күрде инде, “демократлар” төзеп куйган җәмгыять тә гади халыкны һич тә сөендерми. Җиде кат үлчә, бер кат кис, дигәннәр. Салкын акыл бизмәннәрен иң үзәккә кую отышлырак.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: