Мәдәни җомга

Нәкыя Гыйләҗева: "Милләтләрне бутау – геннарның бозылуына китерә..."

Безнең гаиләнең хуҗасы Аяз Гыйләҗев тормышыбызның башында ук нинди таләпләр куйды, ул шулай аның законы буенча дәвам итте дә. Ул: ”Минем балалар чит телләрне белергә тиеш!” – диде. Бу аның 1957 елда ук миңа әйтеп куйган - беркетелгән закон булды. Мин моны һичкайчан онытмадым. Ләкин ул тел белү дигән нәрсә, ана телен оныту хисабына булырга тиеш түгел иде. Безнең балаларыбыз белән бервакытта да, бервакытта да урысчалап сөйләшкәнебез булмады.

Узган атна ахырында, татар дөньясын шаулатып, Татар конгрессы җәмәгатьчелеге Бөтендөньяга чәчелеп яшәүче татар хатын-кызларының милли фидакарьләрен җыеп, сөйләшү җыены уздырды. Бу конгресс тарафыннан ике елга бер мәртәбә гамәлгә ашырылып килә торган гадәти-законлы йолага әйләнеп бара торган чара – АК КАЛФАК БӘЙРӘМЕ дип кабул итәм мин аны. Сабантуй бәйрәмнәребез кебек ул да безнең милләт тарихыбызның бер мактанычы булып елъязмаларга теркәлер дип гоманлыйм. 

Миңа шул тарихи вакыйганың бер көнендә - 21 майда “Чулпан” мәдәният үзәгендә (Җиңү проспекты 48 А.) уздырылган пленар утырышта катнашырга насыйп булды. Алланың рәхмәте никадәрле җылы эмоция; тәэсирләр, җылы хис, никадәрле тирән мәгълүмат алып кайттым мин аннан. Чәчелеп яшәгән милләтемнең иманлы меңләгән хатын-кызлары җыелып уртак фикерләрен уртага салып сөйләштеләр анда. Иң беренче мине шаккаттырганы мәгърур бина - “Чулпан” мәдәни үзәге булды. Нинди матур, соклангыч, горурланырлык мәдәният сарае төзелгән икән БӨЕК КАЗАНЫМДА! Шул бина белән хозурланыр өчен генә сәяхәт кылырлык анда! Бинаның ишеген атлап керүгә үк милли киемнәрдәге хатын-кызларыбыз чын татарча кием-салым, аяк киемнәре, баш киемнәре, рухыбызга ятышлы китаплар җыелмасын тәкъдим итеп каршы алалар. Ул төрле төбәкләрдән татар конгрессы өчен атап бүләк ителгән “бүләкләр күргәзмәсе” һәм “шәҗәрәләр җыелмасы” һушыңны алырлык тәрбияви чара, рухи азык берәүне дә битараф калдырырлык түгел. Инде килеп, бинаның эчке зәвыклылык үрнәге тагын сокландырмый калмады! Болар барысы да минем сүрелә барган күңелемә; җылылык орлыклары сиптеләр. 

Ярый, хуш, җыелып сөйләшү үзе нинди тәэсир калдырды соң? Залны шыгырым тутырып утырган милләт вәкилләренә нинди мәгълүматлар бирелде соң? Сүзбашы хуҗасы ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев булды. Ул үзенең затлы сөйләү мәкаме белән тыңлаучысын җәлеп итсә, сөйләменең тирән мәгънәгә ия булуыннан тыңлаучысы мәмнүн булды. Аның сөйләвен мөкиббән китеп тыңладым. Өйдә телевизор экраннары аша карап, мәтбугат битләреннән укып, мин аның эшчәнлегенең киңкырлы икәнлегеннән хәбәрдар да кебек идем. Үзен тыңлап, тагын бер кат сокландым. Рәхмәтләрнең иң изгесе булсын аңа! Чәчелеп яшәгән татарларны барлап, кайларга гына барып чыкмый ул милләтебезнең фидакарь заты! Ул бит Татарстан җиренең вәкәләтле вәкиле булып, төбәкләрдә яшәүче милләт ул-кызларын УЯНЫРГА чакыручы! Ай-һай тирән мәгънәле вазыйфа башкаручысы бит ул! Аның алдында – татарлар зурлап башыбызны ияргә тиешледер без, дип саныйм мин үзем. Кар дими, яңгыр дими – ул юлда. Милләттәшләре белән уртага салып сөйләшерлек сүзе-фикере бар аның. Менә шул юлларда тапкан, туплаган фикерләрен форумга җыелган милләтпәрвәр хатын-кызлар белән уртаклашты да инде ул. 

Өч сәгатькә сузылган бу форумның хуҗасы-оештыручысы-остабикәсе - Кадрия ханым Рәис кызы Идрисова булды. Васил әфәндедән соң Кадрия ханым сүз алып, шулай ук үзенең “Ак Калфак” хуҗасы буларак нинди хезмәтләр башкарылуы турында мәгълүматлар бирде. Васил әфәнде гомуми күләмдәге татар милләте өлкәсендәге мәсьәләләрне чишү буенча борчылуларын әйтеп киткән булса, Кадрия ханым татар хатын-кызларына гына хас мөнәсәбәтле мәсьәләләр тирәсендә фикер йөртү юнәлешен барлады. Минем яза башларга тотынуым да Кадрия ханымның эшчәнлегенә чын-чын сокланудан булды. Каян табалар шундый да шәп оештыра белүче, фидакарь, үз эшенә ятышлы кешеләрне? – дип үз-үземә сорау куям. Менә МИЛЛӘТ АНАСЫ – КАДРИЯ ИДРИСОВА, дисәләр, мин: “Әйе, Мөхлисә Бубилар дәвамчысы, үткән тарихыбызны барлаучылар аны нәкъ шулай кабул итеп, гасырлар буена сыналган АНА образы рәвешендә язып беркетсеннәр иде”, - дип кенә телим. Аның кыяфәтендә, үзен тотышында бернинди ясалмалык юк. Кадрия ханым бары тик милләтебезнең телен аналар гына саклый ала икәненә чын-чынлап инана, ышана. Менә шушы форум кысаларында уздырылган чараларның һәрберсендә ул АНАларның колагына гел-гел тәрбияви алымнар гына сеңдерергә тырышкан. Игътибар итсәң, ана кеше баласын бары тик фольклор, җыр, дин,әдәби әсәрләр аша гына тәрбияли ала. 

Форумга җыелучыларны беренче итеп ул язучылар белән очраштырган. Аларның ничегрәк иҗат итүләре белән кызыксынып, аларга кагылышлы сорауларга җаваплар табу буенча уртага салып сөйләшкәннәр. Г.Тукай музеена сәяхәт кылганнар. Менә форумның икенче көнендә шулай ук Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага беренчеләрдән итеп сүз бирелде. Ркаил саллы, тирән фикерле нотык тотып, халкым аналарын актив рәвештә милли аңлы балалар үстерергә чакырды. Милли аңлы балалар үстерү эше мәгариф дөньясы аша нигездә хәл ителгәнен беләбез анысы. Ләкин мәсьәләнең икенче ягын да бик аңлыйбыз: Мәскәүләр кулында бит якалар!? Шул уңайдан безнең милли горурлыгыбыз булырлык, булган Камәрия Хәмидуллина трибунадан сүз алды. Аның чыгышын очраган бер кешегә аңлатып сөйләвемне дәвам итәм. Рәхмәт аңа! Саллы сүз әйтте! “ Ана кеше баласына үзенең телен тапшырып калдырганда гына АНА дип аталырга хаклы.” Телен югалткан баланы ана гафу итәргә тиеш түгел... Мин шулай аңладым аның нотыгыннан. Тагын бер кат рәхмәт аңа! Бу мәгълүматлар залдагы хатын-кызлар аша төбәкләргә тарала ич. Минем янәшәмдәге Әгерҗедән килгән ханым радио аша җиткерәчәге турында сөйләп утырды. (Радио дикторы икән.) Шулай дәвамлы фикер алышыр өчен җыелган халык чыгышларны тынсыз калып тыңладылар. Фикер уртаклашуда катнашучылар үз тәҗрибәләрен башкаларга да җиткерергә тырыштылар... 

22 май көнендә кунаклар ГАИЛӘ мәчетендә җыелырга тиешләр иде. Минем аңлавымча баланы тәрбияләүнең нигезен гаилә тәшкил итә. Бу чараның да дөрес планлаштырылган булуында шик юк. Гаилә тәрбиясе - балага бөтен юнәлештә дә чын юлны ачучы тәрбия. Бала гаиләдә тәрбияләнеп үсә дә, Дәүләт хезмәтенә тапшырыла. Мәктәп тәрбиясе – гаилә тәрбиясенең дәвамы ул.

Узган еллардагы “АК КАЛФАК” форумында Кадрия Рәис кызы безнең гаиләне көтүебез белән “Курчак театры” бинасына гаилә тәрбиясенә кагылышлы чарага чакырган иде. Без – өч улларыбыз, киленнәребез, сигез оныкларыбыз – әйткәнемчә, көтүебез белән бардык анда. Анда без үзебезнең гаиләдә ана телендә ничек сөйләшүебез турында кунаклар белән фикер уртаклашырга тиеш идек. Шулай булды да инде ул. Безнең гаилә һәркем өчен үрнәк була алмый билгеле. Ай-һай күп төрле бит инде ул гаиләләр. Шул ук вакытта кемнеңдер колагына фикер кереп ояларга да мөмкин бит. Кадрия ханым шуны күздә тотып та оештыра инде ул мондый чараларны.

Безнең гаиләнең хуҗасы Аяз Гыйләҗев тормышыбызның башында ук нинди таләпләр куйды, ул шулай аның законы буенча дәвам итте дә. Ул: ”Минем балалар чит телләрне белергә тиеш!” – диде. Бу аның 1957 елда ук миңа әйтеп куйган - беркетелгән закон булды. Мин моны һичкайчан онытмадым. Ләкин ул тел белү дигән нәрсә, ана телен оныту хисабына булырга тиеш түгел иде. Безнең балаларыбыз белән бервакытта да, бервакытта да урысчалап сөйләшкәнебез булмады. Аязым ГУЛАГ тоткынлыгында 5 ел дәвамында татарча сөйләшмәгән булса да, аның ана телен онытырга хакы юк иде. Ул шуны белде, Камәрия ханым әйткәнчә. Безгә балалар бакчаларында нишләп алар русча белмиләр, дип аптыратсалар да, бөтенләй алар “тәрбиясе”нә бирешмәдек. Урыс мәктәпләрендә укыдылар. Ул елларда татар мәктәпләре Казанда бетерелгән иде. Улларыбызны гомуми белем мәктәбе белән янәшә үк чит тел өйрәтүче укытучыларга йөрттек. Бик яратып чит телләрне өйрәнделәр улларыбыз. Рәхмәт аларга! Беркайчан да безнең теләкләребезгә каршы чыкмадылар. Искәндәр улым аптырый: ”Кешеләр урысча сөйләшкәндә татарча уйлыйбыз дип әйтәләр, мин русча сөйләшкәндә русча уйлыйм, алманча сөйләшкәндә алманча уйлыйм, татарча сөйләшкәндә татар телемдә уйлыйм”, - ди. Мансур улымның өч яшьлек оныгы (Зифасының улы) Расүл шушы көннәрдә Искәндәр улым белән аралашканда урысчалап кына сөйләшә башлаган да, Искәндәр аңа: “Нишләп әле син минем белән русча сөйләшәсең?” - дигән. Сорауга Расүл сорау белән җавап биргән:”Искәндәр абый, син русча белмисең мени?” – дип, татарча сорау биргән. Искәндәр улым, гадәтенчә, пешергән тегене. “Кара син аны, минем урысча белү-белмәвемне тикшерә,” – ди... Шулай итеп, Аллаһы Боерса, нәселем дәвамлы үз телендә сөйләшер, аралашыр әле дип ышанам.

Мин гел шул сүзне тәкърарлыйм: ”  һәр милләт үз теле, үз дине белән яшәсен, горурлансын!”. Милли буталышка юл куелмаслык булып ябылсын иде. Милләтләрне бутау – геннарның бозылуына китерә. Шуны онытмасак иде. Ул мәсьәлә ап-ачык ярылып ята бит инде. Чегән чегәнгә тартыла. Аларны һич бутап булмый. Чечен икәнсең, чечен бул. Аларның миллилеген мыскылламаска гына кирәк. Ә минем нәселемнең геннары милли рухта дәвам итүен генә телим мин. Геннарны күрми мөмкин түгел ич. Минем өч улым гына да өч төрле. Искәндәр улымда Аязымның әтисе Мирсәет әтиебез геннары дәвам итә. Мин аны адым саен күрәм аңлыйм, сөенәм. Ул аның тәрбиясендә үсте, ләкин монда тәрбия генә түгел; гадәт, холык дигән нәрсә дә бар. Әти кебек бакча турында фикер йөртә, галимлек тә әти ягыннан. Ә Мансурым - кайнанам Мөгаттәрә. Нәкъ әничә фикер йөртә. Нәкъ әничә тирән фикерле. Холык-фигыльдә әни каны ага. Ә төпчегебез Рәшатта минем холык өстенлек ала, Аяз кебек кайнарланып алу үзенчәлеге дә бар. Аларның һәммәсен дә бер сыйфат берләштерә – алар һәрберсе үзләре алдына куелган максатка ирешү теләге белән яшиләр, эшлиләр, гаилә йолаларын сакларга тырышалар. Гел шулай дәвам итсә иде балаларымның яшәве, башка милләт вәкилләре нәселебезне үзгәртмәсә иде дип кенә телим.

Кайберәүләр: ”Һи, минем киленем яисә киявем башка милләттән, татарга алыштыргысыз”, - дип мактарга тырыша. Шигем юк, һич шикләнмим. Шулайдыр. Башка милләт дусларыбыз бар. Минем аларны гел мактыйсым гына килеп тора. Алар намуслылар, гаделләр һ.б. , ләкин гаилә өчен түгел... Гаилә - үзе бер Дәүләт ич ул. Ничарадан бичара кушылучылар бар – нишләмәк кирәк, кызганырга гына кала. Ә инде барыбер түгелмени, диючеләргә, әйткәнемчә, фикерем башка...

 

НӘКЫЯ ГЫЙЛӘҖЕВА 

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: