27 май 2021 яңалыклары
-
Нәкыя Гыйләҗева: "Милләтләрне бутау – геннарның бозылуына китерә..."
Безнең гаиләнең хуҗасы Аяз Гыйләҗев тормышыбызның башында ук нинди таләпләр куйды, ул шулай аның законы буенча дәвам итте дә. Ул: ”Минем балалар чит телләрне белергә тиеш!” – диде. Бу аның 1957 елда ук миңа әйтеп куйган - беркетелгән закон булды. Мин моны һичкайчан онытмадым. Ләкин ул тел белү дигән нәрсә, ана телен оныту хисабына булырга тиеш түгел иде. Безнең балаларыбыз белән бервакытта да, бервакытта да урысчалап сөйләшкәнебез булмады.
-
"Татар моңы"нда Гран-при булырдай тавыш табылмады әле"
Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” XI Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы лауреатлары билгеле булды. Бу - Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Ульяновск төбәкләрендә яшәүче талантлар.
-
Татарстанның төбәк лидерлары «Яңа кешеләр» партиясенең таянычы булачак
«Яңа кешеләр» партиясе башлыгы Алексей Нечаев башкалада гына түгел, ә төбәкләрдә дә халыкның тормышын яхшырту өчен конкрет шартлар тудырырга кирәк, дип ышана.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #24/ "Т" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Медицина хезмәткәрләре депутат Айрат Фәрраховның «башын катырды»
Тормыш-көнкүрештә һәр кешедә нинди дә булса сорау яки фикер тумыйча калмый. Аны үз эчеңдә “кыбырсытып” йөртмә, “Бердәм Россия” партиясенә һәм тәгаен депутатка җиткер. “Бердәм Россия” партиясенең 2019 елдан башлап “Минем депутат” (“Мой депутат”) онлайн-платформасы эшли. Татарстандагы һәр сайлаучы үзенең сорауларын http://mydeputate.online/ сайтына җибәрергә, шулай ук 8-800-201-16-00 телефоны аша да тапшырырга мөмкин.
-
Путин йөкле хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы законны имзалады
1 сентябрьдән 8 яшькә кадәрге балаларны карау буенча больничный, ата-аналарның стажына карамастан, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнәчәк.