Казанда эшчеләр өчен «талаш»

Күз тимәсен, Татарстан башкаласының хезмәт базарында уңай халәт күзәтелә-эшсезләр саны кими башлаган. Казанның халыкның мәшгульлек үзәге директоры Тимур Муллин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хәзер мәшгульлек үзәкләрендә “эш урынсыз” сыйфатында 9 мең 921 кеше исәптә тора.
– Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, эшсезләр саны 2,5 мәртәбәгә кимеде. Ел ахырына эшсезләр саны 1,1 процентны тәшкил итәр дип фаразланыла. Эш сорап мөрәҗәгать иткән 12 меңнән артык кешенең 11 меңнән артыгы яңа эш урыны тапты. Шул исәптән, мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торган 8 мең эш урынсыз эшкә урнашты. Эшкә урнаштыру күрсәткече 90,6 процентка җитте, – диде Тимур Муллин.
Бу хәлгә Казан мэры Илсур Метшин уңай бәя бирде.
– Шәһәрдә хезмәт базары акрынлап элекке халәтенә кайта бара. Халык белән җитди эшләр башкарылды, Казанда 11 мең кеше эш тапты, икътисад тотрыклылана. Казанда хезмәт базары халәте Россия күләмендә караганда яхшырак, – диде Илсур Метшин.
Кешеләр транспорт, сәүдә, сәнәгать, сәламәтлек саклау, төзелеш тармакларына эшкә урнашкан. Тимур Муллин әйткәнчә, сәнәгатьнең кайбер өлкәләрендә кадрларга зур ихтияҗ сизелә. Шунлыктан, предприятиеләр һөнәре һәм тәҗрибәсе булмаган кешеләрне дә, өйрәтү максатында, эшкә алалар икән.
Мэр Илсур Метшин сөйләшүгә йомгак ясап: “Эшче кадрлар һәрвакыт кирәк. Казанда Вознесение тракты, Горький шоссесына янәшә юл төзелеше һәм башка әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла. Халыкара олы чаралар үткәрелмәсә дә, без җитди инфраструктура проектларын башкарабыз. Моның өчен эшче куллар санын арттыру зарур. Төзелеш мәйданнары күбрәк булган саен, эшчеләр һәм белгечләр дә күбрәк таләп ителә”, – диде.
Дамир Бәдриев
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 август 2022 - 08:00Рүзәл ЮСУПОВ: Нәфес һәм чама хисеТормыштагы күптөрле бәла-казаларның нигезендә адәм балаларының чама хисенә ия булмаулары һәм шушы төшенчәгә якын торган сыйфат – нәфесләрен тыя белмәүләре тора.37700
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.9500
-
8 август 2022 - 13:00Әтнәдә «Җиз самавыр» фестивале узды Әтнә районы Кышлау авылында «Җиз самавыр» фестивале узды. Милли традицияләрне торгызу һәм саклау максатыннан уздырылган чара «Маһитап» чишмәсе белән бәйле.7500
-
8 август 2022 - 12:00Чаллының Әдәби тарихны өйрәнү музеена бер экспонат өстәлде «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе китапханәсендәге китаплар арасыннан иске пластинка килеп чыкты. «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» дип язылган иде аңа.9400
-
8 август 2022 - 11:00Казан Иске Татар бистәсенең туристлык кодын үстерүгә Ростуризмнан субсидия алачак Тарихи үзәктә яңа эскәмияләр, фотозоналар, навигация, архитектура яктырткычлары һәм мультимедиа инсталляцияләре барлыкка киләчәк.8200
-
8 август 2022 - 10:00Әтнә музеенда күптән көтелгән ремонт эшләре башланды Олы Әтнә авылында урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда ремонт эшләре башланды.9500
-
8 август 2022 - 09:00Муса Җәлилнең кызы Татарстанның Бөгелмә районында имән агачлары утыртты Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә булды. Очрашуны туган якны өйрәнүче, Карабашта туган журналист Фазыл Вәлиәхмәтов һәм Казандагы Муса Җәлил музее вәкилләре оештырды. «Лениногорск хәбәрләре» шул турыда яза.12102
-
8 август 2022 - 08:00Хикәятләр Бервакыт мөселманнар казые янына Сәрия исемле бер хатын килә. Ул казыйга түбәндәге сүзләрне әйтә: – Ике ел элек миңа ирем белән сез никах укып өйләндергән идегез. Ә хәзер безне аер, аны күрәсем дә килми, аның белән яши алмыйм, – ди.19701
-
7 август 2022 - 06:06Үз илендә сандугач Җырчы башка артистны кабатларга тиеш түгел. Ә бездә нәкъ берәр җырчының сәхнәдә басып торуын, аның кул хәрәкәтләрен күчереп, хәтта аягын да аның кебек үк кәкрәйтеп җырлаучылар бар.24601
-
6 август 2022 - 06:54Рөстәм Мингалим: Аэродром иде безнең урам: Казлар күтәрелде каңгылдап... Мин дә күп уйлап уелдым, язып та карый идем. – Алыгыз, ал! – дип, татарга үрелеп арый идем.24900
-
6 август 2022 - 06:10Айга кырын карама (6-12 август) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!18302
-
5 август 2022 - 12:00«Мин күкне сайлыйм» бәйрәме уздырылган көнне Казанда Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары ябык булачак Чикләү 6 нчы август көнне 14:00 дән 21:00 гә кадәр гамәлдә булачак.26900
-
5 август 2022 - 11:00Бауман урамында казанлылар «Зәлидә» уйнаячак «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын хореографлар Сәидә Минубаева һәм Гөлсинә Галимуллина үткәрәчәк.27200
-
5 август 2022 - 10:00Татар язучылары Әмирхан Еники хикәяләре буенча фильм төшерүдә катнашты Әмирхан Еники хикәяләре буенча эшләнгән «823 километр» нәфис фильмының кайбер кадрлары Татарстан язучылар берлегендә төшерелде.22900
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.102701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика