Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

КАЗАН БҮГЕН – БАР ДӨНЬЯГА ҮРНӘК

Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты башкалабызның "Татнефть-Арена" сараенда гаҗәеп матур су тамашасы белән ачылып китте. Тантанада Россия Президенты Владимир Путин, Бөтендөнья халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, Россия Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев...

Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты башкалабызның "Татнефть-Арена" сараенда гаҗәеп матур су тамашасы белән ачылып китте. Тантанада Россия Президенты Владимир Путин, Бөтендөнья халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, Россия Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Чемпионатны Владимир Путин ачып җибәрде, сәламләү сүзендә Татарстанда спортка игътибарлы караш булуын искәртте, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, спортчыларга уңышлар теләде. Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе тәбрикләү чыгышында искәрткәнчә, Россиядә бу төр ярышлар беренче тапкыр үткәрелә һәм аларда катнашу өчен төрле кыйтгалардан 190 ил үз спортчыларын җибәргән. Чемпионатта әлегәчә шулкадәр илнең беркайчан да катнашканы булмаган.

Хулио Маглионе Казандагы спорт корылмаларын "беренче класслы" дип бәяләде, Казанда FINA тарихының өр-яңадан языла башлавын белдерде.


Тантананың кереше үк - җете төстәге утлар уйнавы, көчле шарлавык, су эчендә бию, компьютер проекты ярдәмендә тудырылган әкияти дөнья, галәм, тирә якны уратып алган су, дәрвиш, барысы бергә кушылып, тамашачыны сихри бер манзарага тартып керткәндәй булды. Яшәү мәгънәсе, үткәннәр һәм киләчәк, тормыш кыйммәтләре, бу буталчык тормышта үзеңне табу, кешенең табигать белән бербөтен булуы турындагы фикерне белдергән күренештән соң, Россия флагы күтәрелде.

Төп тамаша үзе ике катлы бассейннан торган сәхнәдә бара. Юлга кузгалган ялгыз мосафирның сукмагы Кабан күле турындагы риваятьтән башланды. Сәхнәдә Казан тарихы, Кабан күле, ул саклаган зур сер - Ядегәр ханның күл төбенә батырып киткән байлыгы турында сөйләүче күренешләр пәйда булды. Ялгыз балыкчы күлгә кармак салган. Су төбеннән ыргакка алтын түгел, борынгы Болгар шәһәре эләгеп менә.

Айгөл Хәйри белән Филүс Каһиров башкаруындагы "Туган як" җыры кендек каны тамган җирләрнең кадере турындагы хисләрне кабызуга, галәмнән күк адәме пәйда булды. Кешелек, аңа ияреп, дөньяны танырга омтыла. Ул исә судан Җир кешесен тартып чыгара. Бу тормышның судан башка бара алмавын белдерә.

Шул вакыт төрле юнәлештәге бию көйләре яңгыравында мәйданда спортчылар парады башлана. Татар халкының "Әпипә" көе дә яңгырый. Испания, Австрия командалары...Россия спортчылары, хуҗа буларак, мәйданга иң соңыннан килеп керә. Флаг - синхрон йөзү буенча олимпия чемпионы Наталья Ищенко кулында.

Тормыш гел шатлыклардан тормый, теләсә кемгә бәла-каза килергә мөмкин. Шул вакытта бер-береңә ярдәм итү кирәк. Бу фикер ятьмәгә эләккән дельфинны коткарырга тырышкан 3 бала аша белдерелә. Хисләрне Динә Гарипова һәм Айгөл Галиева башкаруындагы "Дыхание жизни" җыры тагын да көчәйтә.

Су өстенә томан тарала, аның эченнән әллә ничә йөзле кешеләр килеп чыга. Сәхнә уртасындагы фонтанда да кемнәрдер шәйләнә. Шушы тәэсирле мизгелдә Эльмира Кәлимуллина томанның бушлыктан тормавы, ул иң якын кешебезне яшерүе турында җырлый. Томан тарала, 2 акробат йолдызлар арасыннан һавага күтәрелә, гашыйклар биюен башкара.

Халык төягән "Пилигрим" лайнеры килеп чыга, ул юлын дәвам итә алмый туктап кала. Сәбәбен ачыкларга суга керергә кирәк. Әмма дәрья төбенә төшкән кеше аннан күтәрелгән диңгез миналарын күрә, аларны зарарсызландыру мәслихәт. SOS! Бу күренеш кешеләргә эш-гамәлләренең ахырын алдан уйларга кирәклекне искәртә. Диңгез суы бай, ул күп серләрне саклый, шунда ук баткан корабль калдыклары да күренеп китә. Су өсте тынычланды. Үзәктә төрле төстәге яктырткычлар арасында синхрон йөзүчеләр күренде.

Диңгездә зәңгәр төстәге парлы китлар, кыз һәм егет пәйда булды, алар бер-берсенә тартыла. Су астыннан Төньяк балкышы күренеп китә. Дөньяга яңа кеше туа, тормыш дәвам итә. Китларга гарпун төзәгән аучы коралын төшерә. Мәхәббәт турындагы бу күренеш кешелекнең табигать белән бербөтен булуы турында бәян итә. Без - бер ыру, без судан чыкканбыз.

Сәхнәдәге чираттагы вакыйга гаҗәеп бер илдә бара. Анда кешеләр һәм су бер-берсен аңлый, ике арада ихтирам яши. Дөнья бер оркестр кебек. Һәр кешенең үз уен коралы, һәркайсының үз тавышы, холкы. Ә инде бу командада гармония бар икән, уен музыкага әверелә. Джаз башкаручы Алена Тойминцевага кушылып зал да җырлый, шул ук вакытта суда бию бара.

Кеше кыяның иң кырына килеп җиткән, ул алга атларга тиеш. Кешенең табигать белән бербөтен булып яшәве кирәк.

Дайвер суга сикерә. Ул һаман аска, упкынга төшә. Кеше шундый тирәнлеккә җитә ки, су асты галактикасын таба. Шулчак дайвер аска тагын бер сикереш ясый, дөнья кинәт үзгәрә, ул судан кулына шешә тотып килеп чыга. Ул бик хикмәтле, аның эчендә бик борынгы заманнарда бер акыл иясе язган хат бар. Залдагы тамашачыларның да һәркайсы үзенең хатын ала.

Куелышның төп фикере исә: йөрәкләре саф булганнар гына тирән чоңгылларда, бу буталчык тормышта да үзен таба ала.

Казан дөньяга менә шундый матур тамаша күрсәтте. Әлбәттә, куелышка һичьюгы бер татар халык җыры кертелмәве генә күңелдә төер калдырды.

Чемпионатны ачу тантанасында 600дән артык артист катнашты, куелышны залда утырып 8000 тамашачы карады. Тантана дөньяның 200 иленә трансляцияләнде, аны 4,5 миллиард тамашачы күрде. Тантананың авторы - Россиянең халык артисты Игорь Крутой җитәкчелегендәге иҗат төркеме һәм режиссер куючы Алексей Сеченов. Тамашаның спорт өлешен синхрон йөзү буенча өч тапкыр олимпия чемпионы Мария Киселева куйган.

Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков ТАСС журналистларына белдергәнчә, Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының ачык суда йөзү ярышларын оештыру олимпия стандартларын да узып киткән.

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында 75 комплект медаль уйнатылачак. Медальләр исә бик хикмәтле, аның һәркайсының эчендә чын су бар кебек. Аларны яулау һәм үз көчләрен сынау өчен Казанга 2500 йөзүче, ватерполист һәм хай-дайвер килде. Алар арасында Татарстаннан да 12 спортчы бар.

Инде беренче нәтиҗәләр билгеле. Иң беренче "алтын"ны хатын-кызлар арасында ачык суда 5 километрга йөзү буенча Америка спортчысы Хейли Андерсон алды. Россиялеләр арасында беренче медальләргә синхрон йөзү буенча олимпия чемпионнары Светлана Ромашина һәм Наталья Ищенко ия булды.

Сөембикә КАШАПОВА.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


. Синхрон йөзү буенча кызлар төркеме.

. Россиядән беренче булып дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешүче Светлана Ромашина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев