Мәдәни җомга

КАРГАЛЫДА АВЫЛ САБАН ТУЕ

Оренбург - татарлар күпләп яшәгән төбәкләрнең берсе. Биредә милләттәшләребез Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры, татар сәнгать коллективлары, татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүче мәктәп булуы белән горурлана. VI Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе быел шушы өлкәнең Сакмар районындагы Татар Каргалысының Сакмар елгасы буендагы...

Оренбург - татарлар күпләп яшәгән төбәкләрнең берсе. Биредә милләттәшләребез Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры, татар сәнгать коллективлары, татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүче мәктәп булуы белән горурлана. VI Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе быел шушы өлкәнең Сакмар районындагы Татар Каргалысының Сакмар елгасы буендагы Карамалы болынында үтте.

Сабан туе гомер-бакый кичтән үк җыр-бию, килгән кунакларга хөрмәт күрсәтү белән башланып киткән. Быелгы бәйрәмдарлар арасында исә язучы, тәрҗемәче Лирон ага Хәмидуллин, Россиянең 18 төбәгенең татар иҗтимагый үзәкләреннән 500 вәкил, галимнәр, эшмәкәрләр, Кытайдан килгән кунаклар - Өремче, Голҗа шәһәрләрендә, Чишмә авылында туып-үскән 60 лап татар, уйгур бар.

Татар Каргалысы Сабан туе да Оренбург өлкәсенең үзәк мәйданындагы затлы бинасында - филармониянең зур тамаша залында Татарстан сәнгать осталары концерты белән башланып китте. Биредә Сабан туе кунакларын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Оренбург өлкәсе мәдәният һәм тышкы элемтәләр министры Евгения Шевченко сәламләде. Кунаклар исә танылган артистларыбыз Гөлшат Имамиева, Рөстәм Асаев, Фердинанд Фәтхи, Ришат Төхвәтуллин, Динә Гарипова, Сиринә Зәйнетдинова, Мария театры солисты Дамир Закиров, Илһам Вәлиев, "Казан нуры" бию ансамбле, "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры, виртуоз баянчы Ренат Вәлиев һ.б. башкаруындагы һәр җыр-биюне, көйне озакка сузылган алкышлар белән бүләкләде. Концертны Илдар Кыямов белән Резидә Сәләхова алып барды.

Концерттан соң Кытайдан - Өремче шәһәреннән килгән кунагыбызның берсе - Камилә апа Кадыйрова белән гәпләшеп алдык. Ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, танылган рәссам Камил Муллашевның абзыйсы Салихның җәмәгате булып чыкты. Кайчандыр 3 бертуган Хәсән, Хөсәен, Гомәр Кытайга килеп урнашкан, соңгысы Чәвәчәк мәчетен салдырган. Камилә апа 6 бала тәрбияләп үстергән, тормышлары әйбәт икән. Әмма әти-әниләре әби-бабалары туфрагын күрергә гомер буе ашкынса да, кайта алмаган. Шуңа да Кытай кунакларын концерт аеруча тәэсирләндергән. Ә инде Казанның Кол Шәриф мәчетендә булу, намаз уку Кытай ватандашларының иң тирән хисләрен уяткан, керфекләренә яшьләр эленгән.

Әлбәттә, 1744 елда Европа һәм Азияне бәйләүче борынгы кәрван юлы чатында Россия патшабикәсе Елизавета Петровна чакыруы белән Байлар Сабасы кешеләре нигез салган авыл бүген килүчеләр өчен тарихы, анда бүгенге көндә дә сакланып калган сәүдә рәтләре, төрбәләре, борынгы Кушманаралы мәчете белән дә кызыклы. Каргалы тирә якта үзенең уңган-булган халкы, мәдәнияте белән дан тота. Биредә мәдәният сараенда 15 иҗат коллективы эшләве дә авылда җырга-моңга һәвәс кешеләрнең күп булуы турында сөйли. Авыл Советы башлыгы Тәлгать Хәсәнов искәрткәнчә, Каргалыда бүген 5000 гә якын кеше гомер кичерә. Каргалылар үзен рәнҗеттерми, тормышка ныклап ябышып яши, диләр бу якларда. Халыкның таза тормышта яшәвен аларның йорт хуҗалыкларына күз төшерү белән аңларга мөмкин. Күпчелек халык эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, мал, кош-корт тота, шәл бәйли, шуның белән сәүдә итеп гомер кичерә. Шулай ук фермерлыкны үз итүчеләр дә хәтсез.

Авыл Сабан туена быел аеруча ныклап әзерләнгән: зурдан кубып мәктәпне, мәдәният йортын, күперләрне төзекләндергәннәр, мәктәпкәчә балалар учреждениесе өчен (авылның төп уңайсызлыкларының берсе - балалар бакчаларында урыннар җитми икән) дә бер иске бинаны сипләгәннәр. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та Сабан туе мәйданына барыр алдыннан Оренбург өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Сергей Балыкин белән берлектә авылның шушы яңартылган биналарын карады, фермер Ягъфәровлар гаиләсе белән очрашты.

Татар халкы иң әүвәл үзенең кунакчыллыгы, матурлыкка омтылышы белән җәлеп итә. Милләтебезнең бу сыйфаты Бөтенроссия авыл Сабан туенда да бөтен тулылыгы белән чагыла иде. Биредә Каргалы, Алабайтал авыллары, Татарстаннан Кукмара районы, Оренбург өлкәсенең татарлар яшәгән Әсәкәй районы, Башкортстан Республикасы үз йортларын корып куйган, сый-хөрмәтен, көй-моңын тәкъдим итә. Кукмаралылар корган кечкенә авылга сокланып туймаслык: музей ядкәрләре аша тудырылган гасыр башындагы татар ихатасы күренеше дә, җете төсләрдәге җепләр белән чигеп бизәлгән өй дә, кунак табыны да һәр милләттәшебезнең күңелендә иң кадерле хисләрне уятырлык. Йортка керүчеләр Кукмара уңганнары алып килгән киез аяк киемнәрен, металл савыт-сабаны, җылы курткаларны, мамык шәлләрне дә күз уңыннан ычкындырмый.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округы буенча вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Башкортстан хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов белән бергәләп үткәннәребезгә кагылышлы сәхнәләштерелгән күренешне тамаша кылганнан соң, Сабан туе бәйрәмен рәсми ачу тантанасы булды. Рөстәм Миңнеханов Юрий Бергка бәйрәмне әйбәт оештырганы өчен рәхмәт белдерде, Оренбург өлкәсендә барлык милләт вәкилләренә, шул исәптән татарларга игътибар әйбәт булуын билгеләп үтте, Каргалы авылында төзекләндерелгән биналарның, анда яшәүчеләрнең тормышлары җитеш булуы да шуны күрсәтүен әйтте.

Сабан туе бәйгеләре берьюлы берничә мәйданда башланып китте. Шома багана башына менү, чүлмәк вату, кул көрәштерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү кебек бәйгеләр үз тирәсенә аеруча күп халыкны җыйган иде. Балаларның исә үз узыш-бәйгеләре. Ә бериш халык берничә урында оештырылган концертларны бик яратып тамаша кыла. Ат чабышлары узган мәйданда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 72 юртак узышка ярсып тора. Алар 9 төркемгә бүленеп ярышты, узышларда Башкортстан чабышкыларына тиңнәр булмады.

Мәйдан күрке - көрәш. Биредә кем батыр дигән мәсьәләне хәл итү өчен 60 лап пәһлеван язылган. Татарстаннан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин белдергәнчә, көч сынашулар бик әйбәт оештырылган. Бил алышучылар арасында Татарстаннан Радик Фәйзуллин, Илдар Мараков, Мари Иленнән Муса Галләмов, Олег Васегин, Башкортстаннан Илдар Муратов, Артур Зөлкарнаев, Илдар Галимов кебек исемнәре танылган батырлар күп. Әмма тәкә күтәреп мәйдан әйләнү бәхетен Теләчедән Раил Нургалиевкә татырга насыйп булды. Аңа төп бүләк - машина ачкычы тапшырылды. Батыр асты булып Мари Иленнән Муса Галләмов калды.

Алдагы елда Бөтенроссия Авыл Сабан туе кубогын Ульянов өлкәсенең Кулаткы авылы җитәкчеләре кабул итеп алды.

Сөембикә КАШАПОВА.

. Оренбург өлкәсе губернаторы Ю.Берг, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе округы буенча вәкаләтле вәкиле М.Бабич.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: