Дәүләт ярдәме: авыл ипотекасын ничек алырга?

Яңалыклар кертелсә дә, кызыксынучыларның саны кимеми. Узган ел республикада авыл ипотекасы дәүләт программасы старт алды һәм уңышлы гына эшләп тә китте. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр иткәнчә, үткән елны 3,6 млрд сумга 1,6 мең кешегә ташламалы ипотека бирелгән.
Быелның өч аенда гына да 466 гаилә кредит алырга өлгергән. Авыл ипотекасы ярдәмендә фатир һәм йорт, җир биләмәсен иң күбе Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Яшел Үзән кебек Казанга якын булган районнарда алулары билгеле.
Ипотеканы 25 елга кадәр алырга була, аны әлегә Россельхозбанк һәм Сбербанк бирә.
Ипотеканы 21дән 65 яшькәчә булган һәм соңгы эш урынында өч ай эшләгән кеше ала. Сайлап алынган торак даими рәвештә яшәү өчен яраклы һәм инженерлык системалары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Гаиләдәге бер кешегә кимендә 18 квадрат метр туры килүе шарт.
Гариза белән бергә паспорт яки аны алыштыра ала торган башка документ, 27 яшькә кадәрге ир-атларга хәрби билет, гаилә хәле һәм балалары турындагы документ, ИНН, СНИЛС, эше һәм финанс хәлен раслаган документ, кредит алына торган күчемсез милек документлары тапшырыла.
Гаризаны биш эш көне эчендә карыйлар.
Беренчел взнос өчен яки кредит түләгәндә ана капиталын да кулланырга ярый.
Кредитның уртача алганда чегы – 2,2 млн сум.
Россельхозбанкның Татарстандагы филиалы матбугат сәркатибе Светлана Фәттахова хәбәр иткәнчә, сатып алуларның иң күбе торак йортка туры килә (гаризаларның 45 проценты), сатып алу килешүе буенча фатирлар – 39 процент, өлешләп түләү шарты белән – 15 процент.
– Фатир һәм йортларны халкы биш меңгә кадәр булган кечкенә торак пунктлардан алуны өстен күрә. Бу сегментка кредит алырга рөхсәт бирелгән гаризаларның 37 проценты туры килә. 5-10 мең халкы булган район үзәкләрендә – 33 процент. 10-20 мең кеше яшәгән торак пунктларда – 20 процент. 20-30 мең кешесе булган җирлекләрдә – 11 процент, – дип сөйләде Светлана Фәттахова.
Элек ипотека рәсмиләштергәндә эш стажы соңгы эш урынында алты ай диелгән булса, быелдан өч айдан ким булмаска тиеш.
– Яңа таләпләр кертелсә дә, бу программа белән кызыксынучыларның саны кимеми, – дип белдерде Марсель Мәхмүтов матбугат очрашуында.
Дилбәр Гарифуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 август 2022 - 08:00Рүзәл ЮСУПОВ: Нәфес һәм чама хисеТормыштагы күптөрле бәла-казаларның нигезендә адәм балаларының чама хисенә ия булмаулары һәм шушы төшенчәгә якын торган сыйфат – нәфесләрен тыя белмәүләре тора.47500
-
9 август 2022 - 12:00Укытучы кыз бәхете (ХИКӘЯ) «Кил, кил, кил...» — җырның бу куплетын җитмешенче кат җырлады бугай инде ул. Ә иркәсе һаман юк әле. Тагын бер кат сузып җибәрүе булды, кинәт...14800
-
9 август 2022 - 11:00Р.Гафаров: «Аксенов-фест»ның төп миссиясе – әдәбиятта яңа исемнәр ачу» 19-21 нче августта Казанда лекцияләр, күргәзмәләр, «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру, иҗади очрашулар узачак.10700
-
9 август 2022 - 10:00Камал театрының яңа бинасын аның 120 еллыгына ачарга җыеналар Камал театрының яңа бинасын ачу аңа нигез салуның 120 еллыгына багышланырга мөмкин. Хәзер объект буенча проект-тикшерү эшләренә техник бирем әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Камал исемендәге Татар дәүләт театры директоры Илфир Якупов хәбәр итте.12201
-
9 август 2022 - 09:00Өч журналистка Әлмира Әдиятуллина исемендәге беренче премия тапшырылды Премия ияләре - Мөслимә Шәфыйк, Вәсилә Рәхимова һәм Рәшит Минһаҗ.13200
-
9 август 2022 - 06:25Бәбки авылы Хәлиулла берничә үлгән иптәшләре арасында, 2 атна яраланган килеш снаряд чокырында ята. Ике атнадан соң янә һөҗүм итеп, совет гаскәрләре 301 биеклекне алгач, Хәлиулланы медсанбатка алып китәләр. Шул ике атна арасында аның һәлак булды дигән хәбәре барлык инстанцияләргә таралып өлгерә, ул һәлак булганнар исемлегенә кереп кала.17400
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.30200
-
8 август 2022 - 13:00Әтнәдә «Җиз самавыр» фестивале узды Әтнә районы Кышлау авылында «Җиз самавыр» фестивале узды. Милли традицияләрне торгызу һәм саклау максатыннан уздырылган чара «Маһитап» чишмәсе белән бәйле.16900
-
8 август 2022 - 12:00Чаллының Әдәби тарихны өйрәнү музеена бер экспонат өстәлде «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе китапханәсендәге китаплар арасыннан иске пластинка килеп чыкты. «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» дип язылган иде аңа.16600
-
8 август 2022 - 11:00Казан Иске Татар бистәсенең туристлык кодын үстерүгә Ростуризмнан субсидия алачак Тарихи үзәктә яңа эскәмияләр, фотозоналар, навигация, архитектура яктырткычлары һәм мультимедиа инсталляцияләре барлыкка киләчәк.14300
-
8 август 2022 - 10:00Әтнә музеенда күптән көтелгән ремонт эшләре башланды Олы Әтнә авылында урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда ремонт эшләре башланды.16100
-
8 август 2022 - 09:00Муса Җәлилнең кызы Татарстанның Бөгелмә районында имән агачлары утыртты Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә булды. Очрашуны туган якны өйрәнүче, Карабашта туган журналист Фазыл Вәлиәхмәтов һәм Казандагы Муса Җәлил музее вәкилләре оештырды. «Лениногорск хәбәрләре» шул турыда яза.18402
-
8 август 2022 - 08:00Хикәятләр Бервакыт мөселманнар казые янына Сәрия исемле бер хатын килә. Ул казыйга түбәндәге сүзләрне әйтә: – Ике ел элек миңа ирем белән сез никах укып өйләндергән идегез. Ә хәзер безне аер, аны күрәсем дә килми, аның белән яши алмыйм, – ди.26501
-
7 август 2022 - 06:06Үз илендә сандугач Җырчы башка артистны кабатларга тиеш түгел. Ә бездә нәкъ берәр җырчының сәхнәдә басып торуын, аның кул хәрәкәтләрен күчереп, хәтта аягын да аның кебек үк кәкрәйтеп җырлаучылар бар.28701
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.103701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика